16+

Бар яктан да уңыш елмаячак: 26 апрель – 3 майга йолдызнамә

Көчегезне ала торган кешеләр белән аралашудан качыгыз.

Бар яктан да уңыш елмаячак: 26 апрель – 3 майга йолдызнамә

Көчегезне ала торган кешеләр белән аралашудан качыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна вакыйгаларга һәм мәшәкатьләргә бай булачак. Йолдызлар эш урынындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә бик игътибарлы булырга киңәш итә. Ял көннәре сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.     

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Шәхси һәм эш белән бәйле проблемалардан аерылып торып, төп игътибарны сәламәтлекне кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Кирәкмәгән чүп-чар  сатып алудан туктагыз: акчаның зур әйберләр сатып алырга кирәге чыгачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнада дусларыгыз, танышларыгыз тәкъдим иткән эш, киңәш һәм башка нәрсәләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Үзегез өчен файдалы яңа мөмкинлекләр ачылуы бик ихтимал.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булырга охшап тора. Ә менә кесә ягы бераз такыраерга мөмкин, кирәкмәгәнгә акчагызны әрәм-шәрәм итмәгез. Эчке тоемлавыгызны тыңласагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.   

Арыслан (23 июль – 23 август)
Атна Арысланнарга көтелмәгән шатлыклар яудыра. Шатлыктан исереп көндәлек мәшәкатьләрне онытып җибәрмәгез. Өйдәгеләр белән аралашу сездән зур сабырлык таләп итәчәк, ачуыгыз кайнаса да сиздермәскә тырышыгыз. Тынычлык кадерлерәк. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Аеруча кызу, тыгыз атна көтелсә дә, Кызларга барлык яктан да уңыш елмаячак. Әгәр үзләрен тыныч тотсалар һәм төрле авантюраларда катнашмасалар, аларны эштә уңышлар, мәхәббәт өлкәсендә бәхет һәм финанс иминлеге көтә.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттыру комачауламас. Күбрәк сәламәт ризык, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз, спорт белән шөгыльләнегез. Үзегезгә кызык эш-шөгыль табыгыз, ул сезгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәр.   

Чаян (24 октябрь – 22 нобярь)
Якыннарыгызны аңларга тырышыгыз. Дорфа дәшеп, күңелләрен яралаудан сак булыгыз. Уйламыйча әйткән сүзегез якын кешеләрегезнең күңелендә тирән эз калдырмасын.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын дисәгез, юл куярга һәм сүзегезне әйтәсе килгәндә дә телегезне тешләргә өйрәнергә туры киләчәк. Бу атнада ялгыз Укчыларны яңа танышулар көтә.   

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Әйләнә-тирәдәгеләргә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Эшләгән ярдәмегез киләчәктә үзегезгә әйләнеп кайтачак. Атна җыелып килгән проблемаларны хәл итәр өчен уңай.  

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ялгыз Сукоярларның очраклы танышуы мәхәббәткә яки чын дуслыкка әверелергә мөмкин. Бу атнада бик күп эшләргә туры киләчәк, әмма Сукояр зарланмый, чөнки ул эшнең уңыш китерәсен белә.

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар үзләренә артык югары таләпләр куялар. Үзеңне аямау атна ахырына суы сыгылган лимон кебек булуга китерергә мөмкин. Көчегезне ала торган кешеләр белән аралашудан качыгыз. 

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading