16+

Онытылган совет танкистының дөнья рекорды һәм Берлиндагы ике Әстерхан дөясе

1418 көн буена барган сугыш.

Онытылган совет танкистының дөнья рекорды һәм Берлиндагы ике Әстерхан дөясе

1418 көн буена барган сугыш.

Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башлана. Ул 3 ел, 10 ай, 18 көн яки 1418 көн һәм төн дәвам итә. Ә Бөек Ватан сугышының иң озакка сузылган

Ленинград өчен сугыш – 1126 көн дәвам итә. 

Мәскәү өчен сугышта 7 миллионнан артык кеше катнаша. Чагыштыру өчен: Гиннесс рекордлар китабына иң зур сугыш буларак кертелгән Берлин операциясендә

4 миллион кеше катнашкан.

26,6 миллион кеше һәлак була

Сугыш тәмамланганнан соң, Сталин хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булганнарның "рәсми" санын атый – 7 миллион кеше. Әмма үлгән кешеләрне реаль исәпләүләр 80 нче еллар ахырында гына башлана. Һәм әлегә кадәр аларның төгәл саны билгеле түгел. Россия Оборона министрлыгының хәзерге мәгълүматларына караганда, Бөек Ватан сугышы вакытында СССРның 26,6 миллионга якын кешесен югалткан, шуларның 12 миллионы – хәрбиләр. Рәсми булмаган чыганакларда сугыш елларында һәлак булучылар саны 43 миллионга җитә дигән фикер дә бар.

Матди зыян – 2,5 триллионнан артык 
Рәсми мәгълүматлар буенча, сугыштан килгән зыян 2,5 триллион сумнан артык тәшкил иткән. Бу СССРның илкүләм байлыгының 30 процентка якыны, ә оккупациягә дучар булган районнарда – якынча 65 процент. Бөек Ватан сугышы елларында 1710 шәһәр һәм 70 меңгә якын авыл тулысынча җимерелгән.

30 минут эчендә 22 танк 
1 нче танк дивизиясенең өлкән лейтенанты Зиновия Колобанов экипажы Бөек Ватан сугышында уникаль рекорд куя. Лейтенант Колобановның 5 танктан торган ротасы Луга, Волосово һәм Кингисепп ягыннан барган өч юлны ябарга тиеш була. Сугыш башланып 30 минут үткәч үк, немецлар 43 танкын югалта, һәм аларның 22сен Колобанов танкистлары юк итә. Аның батырлыгы, сугыш тарихында иң уңышлы һәм нәтиҗәле танк сугышы буларак, Гиннесс рекордлар китабына кергән.

Офицерларның 80 меңе – хатын-кызлар 
Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның роле бик зур була. Сугыш елларында фронтта 600 меңнән 1 миллионга кадәр хатын-кыз корал тотып көрәшкән, аларның 80 меңе офицерлар булган. Үз теләкләре белән сугышка кергән хатын-кызлардан авиация полклары, ату һәм разведка бригадалары, диңгезче хатын-кызлар ротасы формалашкан. 87 хатын-кыз "Советлар Союзы Герое" бүләгенә лаек булган.

Герой-балалар 
Ватан өчен балалар да сугышкан. Сугышчан хезмәтләре өчен дистәләгән мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнә, аларның бишесе “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек була: 14 яшьлек Леня Голиков һәм Саша Чекалин, шулай ук 15 яшьлек Марат Казей, Валя Котик һәм Зина Портнова. Балалар нигездә партизан-разведчиклар булганлыктан, аларның язмышы фаҗигале тәмамлана: алар йә һәлак булганнар, яки немецлар тарафыннан җәзалап үтерелгәннәр, шуңа күрә үлгәннән соң бүләкләнгәннәр.

Армиядә 60 мең эт хезмәт иткән 
60 меңнән артык эт сугыш узган. Сапер-этләр 300дән артык торак пунктны миналардан чистартырга ярдәм итә. Шулай ук яралыларны сугыш кырыннан госпитальгә алып килергә булышалар. Джульбарс кушаматлы эт «Хәрби хезмәтләре өчен» медаленә лаек булган бердәнбер эт була (ул 7468 мина һәм 150 снаряд таба). Яраланган Джульбарс хәтта 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү Парадында да катнашкан.

350 хәрби дөя 
Сталинград янындагы сугышлар вакытында Әстерханда оештырылган 28 нче резерв совет армиясе дөяләр белән бергә сугышкан. Алар тупларны һәм азык-төлекне ташырга ярдәм иткән. Совет сугышчыларына автомобиль һәм атлар җитмәү сәбәпле, кыргый хайваннарны кулга ияләштереп, өйрәтергә туры килгән. Иң танылган дөяләр Мишка һәм Машка солдатлар белән Берлинга кадәр барып җиткәннәр һәм шунда җирле зоопаркта калганнар.

Ленинградка дүрт вагон мәче китергәннәр 
Мәчеләр исә окопларда күселәр һәм тычканнар белән көрәшкән. Әмма алар блокадаланган Ленинград тарихында аерым роль уйнаганнар. Блокаданы өзгәннән соң, 1943 елда, азык-төлек һәм кирәкле әйберләр белән беррәттән, шәһәргә Ярославльдән дүрт вагон мәче китергәннәр. Ачлыктан соң Ленинградны күселәр баса һәм шәһәр халкы аларны үз көче белән җиңә алмый. 1945 елда шәһәргә тагын биш меңгә якын мәче китерелә, тик бу юлы инде Себердән. Санкт-Петербургта аларга һәйкәлләр дә куелган, ә 2008 елда Төмәндә Ленинградны күселәрдән коткарган мәчеләр истәлегенә сквер ачылган.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading