16+

29 ноябрь – 6 декабрьгә йолдызнамә

Хәзер сезнең өчен иң яхшы тактика – тыныч кына үз эшегезне башкару. Тырышлыгыгыз һичшиксез югары бәяләнәчәк.

29 ноябрь – 6 декабрьгә йолдызнамә

Хәзер сезнең өчен иң яхшы тактика – тыныч кына үз эшегезне башкару. Тырышлыгыгыз һичшиксез югары бәяләнәчәк.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Сезгә яңа отышлы эш яки кыска вакытлы өстәмә эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Моны мәҗбүри әйбер буларак кабул итмәгез. Тәкъдимнән баш тартырга кирәк дип саныйсыз икән, шулай эшләгез, чөнки сез артык арыгансыз. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Бу атнада сезнең фантазияләрегез, хыялларыгыз тормышка аша башлаячак. Хәзер артык ыгы-зыгы килмичә, ашыкмыйча гына да искитмәле нәтиҗәләргә ирешә алачаксыз. Сабыр итегез һәм яхшыга ышаныгыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Чиктән тыш тәэсирләнү һәм соңга калу күңелсез хәлләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Паникага бирелмәскә һәм конфликтларга кермәскә тырышыгыз. Сезгә әкрен эш режимына күчәргә кирәк. Атна ахырындагы эшлекле сәфәр сезнең алда яңа перспективалар ачарга вәгъдә итә.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Сезнең тәвәккәллегегез планнарыгызның күп өлешен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу атнада иң мөһим бурычларның берсе - эшлекле һәм шәхси элемтәләрне җайга салу. Эштә хезмәттәшләрегез белән үзара мөнәсәбәтләрегезне дөрес итеп төзү мөһим. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Аралашу даирәгезне киңәйтегез, ул вакытта эшлекле очрашулар яңа перспективаларга юл ачачак. Җитмеш эшегез җитмеш якта аунап ятса да, барысына да бер юлы тотынмагыз, иң мөһимен хәл итүдән башлагыз. Калганнарын вакыты җиткәч эшләрсез әле.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Сезнең барлык эчке комплексларыгыз тышка “бәреп” чыгарга мөмкин. Борчылмагыз, шул рәвешле алар белән көрәшү җиңелрәк булачак. Бөтен эшкә карата битарафлык - иллюзияләр дөньясына алып кереп китәргә мөмкин. Күңелегезгә якын кешеләр белән генә аралашыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Теләкләрегезне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килергә мөмкин. Сезгә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Җомга көнне күп эшләргә һәм нык арырга киңәш ителми. Шимбә көнне сезне күңелле күрешү көтә.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Үзегезнең яшерен хыялларыгызны тормышка ашырырга ашыгыгыз, чөнки нәкъ менә хәзер алдыгызда искиткеч мөмкинлекләр ачылырга тора. Шәхси тормышыгыз турында да онытмагыз. Яраткан кешегез белән вакытны күбрәк уздырыгыз.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сезгә эчке каршылыкларыгыз аяк чала. Хәзер вак-төяк, ялгышырга мөмкин булмаган эшләр белән шөгыльләнүегез яхшырак булыр. Гел эш белән мәшгуль булу аркасында шәхси тормышыгызда проблемалар туарга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Сезнең планнарыгыз тулысынча үзгәрергә мөмкин. Гаилә әгъзаларыгызга һәм дусларыгызга финанс проблемаларыгыз турында сөйләргә кирәкми. Алдаудан һәм алданудан сакланыгыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Төрле тәэсирләргә һәм вакыйгаларга, очрашуларга һәм танышуларга бай атна. Сезнең акыллы башыгызга төрле кызыклы идеяләр килер. Алай да ике куян артыннан кумаска тырышыгыз әле.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Хәзер сезнең өчен иң яхшы тактика – тыныч кына үз эшегезне башкару. Тырышлыгыгыз һичшиксез югары бәяләнәчәк. Сезне эшлекле һәм дусларча очрашулар көтә. Башкарып чыга алмам дип курыккан эшләрегезне бик җиңел хәл итәрсез.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading