16+

Аккан су кебек салмак, тыныч булыгыз: 22-29 майга йолдызнамә

Төптән уйлап башкарылган эш кенә уңышлы булачак.

Аккан су кебек салмак, тыныч булыгыз: 22-29 майга йолдызнамә

Төптән уйлап башкарылган эш кенә уңышлы булачак.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Эшли алуыгызга ышанган проектларга гына алыныгыз. Вак-төяккә көчегезне әрәм итмәгез. Аңлашылмаучанлыклардан качарга тырышыгыз. Башкаларга нинди тәэсир калдыруыгыз сезне борчымасын.  

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Яңа кешеләр белән уртак тел тиз табарсыз. Ә менә күптәнге танышлар белән аралашу көннән-көн авыраерга мөмкин. Атнаның икенче өлешен шәхси тормышыгызга багышлагыз. Эш белән гаилә арасында баланс саклагыз.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Йолдызлар сезнең һәр кылган эшегездә ярдәм кулы сузарга әзер. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Үз хаталарыгыздан түгел, башкаларныкыннан да сабак ала башларга вакыт.  

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Бу атнада акчагызны кысыбрак тотыгыз. Бик мөһим дип тоелмаган әйберләрне соңрак та сатып алып була. Акча белән эш итә белү киләчәктә дә ярдәм итәчәк.   

Арыслан (23 июль-23 август) 
Тормышның вак-төяк мизгелләреннән дә тәм таба белергә өйрәнегез. Артык хискә бирелеп китү куркынычы бар. Сезгә ярдәм кулы сузарга ашыгучы кешеләргә саак карагыз, бөтен кешегә дә ышанмагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Якын киләчәктә сезгә үз проблемаларагыздан тыш башкаларныкын да чишәргә туры килмәгәе. Ләкин төшенкелеккә бирелмәгез. Бу сезгә яныгыздагы кешеләрегезне яхшырак белү мөмкинлеге.  

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Бик авыр тоелган эшкә алынсагыз да җиңел башкарып чыга алырсыз. Мәшәкатьләр сезне куркытмаячак, киресенчә, кызыксыну гына уятачак.  Атна ахырында бер дә уйламаган эшләргә алынырга туры килер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Үз-үзеңне тыныч тоту эштә дә, гаиләдә дә мөһим сыйфат. Артык хискә бирелү сезнең йомшак якларыгызны ачарга, ә дошманнар шуннан файдаланырга мөмкин. Хәзер сезгә проблемаларны аек акыл белән хәл итү иң кулай ысул.    

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Җиде кат үлчә, бер кат кис! Бу атнаның шигаре әнә шундый булырга тиеш. Нинди дә булса мәсьәлә чишелешен таба алмыйсыз икән, аны читкәрәк куеп торыгыз, вакыт үзе күрсәтер. Позитив фикер йөртергә тырышыгыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Үзегез турында да онытмагыз. Тормышта бераз гына булса да эгоист булырга да кирәк. Алайса җилкәгезгә менеп атланганнарын сизми дә калырсыз. Болай да кеше йөген тартасыз бит. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Тормышыгызда каршылыкларга очрарга мөмкинсез. Тыныч булырга, салкын акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Иң мөһиме үз көчегезгә ышанырга кирәк. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Ашыкмагыз! Бу көннәрдә аккан су кебек салмак, тыныч булыгыз. Артык кабаланып ерак китеп булмый. Төптән уйлап башкарылган эш кенә уңышлы булачак. 

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading