16+

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез: 13-20 октябрьгә йолдызнамә

Атнаны фәкать үзегезгә генә багышлагыз. Бу эгоизм түгел, ә тирә-юньдәгеләр турында кайгырту.

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез: 13-20 октябрьгә йолдызнамә

Атнаны фәкать үзегезгә генә багышлагыз. Бу эгоизм түгел, ә тирә-юньдәгеләр турында кайгырту.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Бу атнада мөһим проблеманы тиз хәл итү өчен җыелырга туры киләчәк. Сездән тотрыклылык һәм сабырлык таләп ителә.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Үз-үзеңне, хис-кичерешләреңне кулда тоту мөһим, ә бу җиңел булмаячак. Беркатлы иллюзияләр әсирлегенә эләгү куркынычы бар. Аек акыл белән эш итегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Күптән борчыган проблема үзе хәл ителәчәк, өстәвенә, сез хыялланганча. Мөмкинлекләрегезне реаль бәяләргә һәм юк-бар өчен борчылмаска тырышыгыз. Чынлыкта сезне яраталар һәм югары бәялиләр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Күп эшләрдә уңышларга ирешү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ләкин бик сак булыгыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Хайран гына керем алырсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Атна шактый актив һәм киеренке булырга вәгъдә итә. Теләгән очракта күп нәрсәгә ирешү мөмкинлеге булачак. Үзегезнең мәнфәгатьләрегезне яклаганда үҗәтлек күрсәтегез 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Дүшәмбе һәм шимбә көннәрен гаилә проблемаларын хәл итүгә багышларга кирәк, балаларга күбрәк игътибар бирегез. Атна уртасында теләсә нинди сәфәрләрдән баш тарту хәерлерәк булыр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Атна күңелле сюрпризлар, күрешүләр, бүләкләр һәм башка шатлыклар вәгъдә итә. Җомга – үзлегеңнән белем алу өчен яхшы көн. Шимбә көнне файдасыз бәхәсләргә көчегезне сарыф итмәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Абруйлы кеше белән танышу күп кенә мәсьәләләрне җиңел хәл итәргә булышыр. Финанс өлкәсе шатлындырыр, өстәмә керем алырсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Яңа эшләр башлап җибәрү, эшлекле партнерлар һәм фикердәшләр эзләү өчен уңайлы вакыт. Шау-шулы компанияләрдән качыгыз, үзегезне алдатмагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Атнаны фәкать үзегезгә генә багышлагыз. Бу эгоизм түгел, ә тирә-юньдәгеләр турында кайгырту. Сез нинди кәефтә һәм халәттә булсагыз, башкаларның да кәефе шуңа бәйле булыр. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Кызыклы идея һәм яңа планнарыгыз аз түгел, әмма игътибарыгызны иң перспективалыларына юнәлтергә кирәк, чөнки барысын да тормышка ашырып булмаячак. Яңа керем чыганагы турында уйлагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Эштә азрак активлык күрсәтегез, көнкүреш мәсьәләләре, көндәлек йорт эшләре белән шөгыльләнүегез яхшырак булыр. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading