16+

Балыклар өстәмә акча эшләргә мөмкин. Кучкарларны да сөенеч көтә... Йолдызнамә (8-15 февраль)

Бер эшне ташлап, икенчесенә барып ябышмагыз. Кабаланмыйча гына, акыл белән эш итсәгез, максатыгызга җайлырак ирешерсез. Өстегезгә эш өймәгез. Югыйсә,  күбесен ахырына җиткерә алмавыгыз бар. 

Балыклар өстәмә акча эшләргә мөмкин. Кучкарларны да сөенеч көтә... Йолдызнамә (8-15 февраль)

Бер эшне ташлап, икенчесенә барып ябышмагыз. Кабаланмыйча гына, акыл белән эш итсәгез, максатыгызга җайлырак ирешерсез. Өстегезгә эш өймәгез. Югыйсә,  күбесен ахырына җиткерә алмавыгыз бар. 

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Өйдә дә, эштә дә мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар барлыкка килергә мөмкин. Тормышта күп нәрсәнең сездән генә тормаганын аңларсыз. Җомга сезне сөенеч көтә. Тормышка яңача карый башларсыз.    

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бер эшне ташлап, икенчесенә барып ябышмагыз. Кабаланмыйча гына, акыл белән эш итсәгез, максатыгызга җайлырак ирешерсез. Өстегезгә эш өймәгез. Югыйсә,  күбесен ахырына җиткерә алмавыгыз бар. 

Игезәкләр (21май-21 июнь) 
Сездә кызыклы яңа идеяләр туар, яңа планнар барлыкка килер. Үзегез белән бер “дулкындагы” яңа танышларыгыз барлыкка килер. Сез үзегезгә гадәти булмаган, кызыклы шәхесләрне җәлеп итәрсез.   

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Эштә сездән күп нәрсә өмет итәләр. Сезгә өстәмә белем алырга, бүтәннәрнең тәҗрибәсенә таянып эш итәргә өйрәнергә кирәк. Сез курыкмыйча киләчәккә зур планнар төзи аласыз, аларның тормышка ашачагына аз гына да шик кертмәгез.  

Арыслан (23 июль-23 август) 
Эштә дә, мәхәббәттә дә бәхет елмаерга тора. Кесә ягыгыз калынаерга, эштә яңа вазифа тәкъдим итүләре ихтимал. Ял көннәрендә вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Бергәләшеп күңелле итеп үткәрелгән ялны бик озак искә алып сөйләрсез әле.    

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Атна кызыклы очрашулар, яңа тәҗрибәләргә бай булыр сыман. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, аңа иҗади яктан карарга тырышыгыз. Бу - уңышка кыска юл. Гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен аяк астына салмагыз, ярдәм итүдән баш тартмагыз.   

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Күп сөйләшмәгез, чөнки бик яшерен серегезне дә сөйләп ташлавыгыз ихтимал. Бу исә кайбер кешеләр белән мөнәсәбәтләрне кискенләштереп җибәрергә мөмкин. Башыгызда туган матур идеяләрегезне тормышка ашырырга курыкмагыз, кыюрак булыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Катлаулы һәм җитди мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер. Сезгә үз көчегезгә генә ышанырга туры киләчәк. Әйләнә-тирәгездәге кешеләрнең үз мәшәкатьләре булырга мөмкин, аларга үпкәләмәгез. Сез үзегез дә җиңел генә башкарып чыгарсыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Сезгә сабыр буырга кирәк. Нинди генә хәлләргә очрасагыз да, түзем булырга тырышыгыз. Кыенлыкларны җиңеп чыгарга үз тырышлыгыгыз ярдәм итәр. Бик күп эшләргә туры килсә дә, нәтиҗәсен күреп куанырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Уңышка ирешүе җайлы булып тоелса да, төптән уйламыйча эш башламагыз. Бары тик сыналган кешеләргә генә ышаныгыз. Барысы да сезнең эчке тоемлавыгыз һәм тырышлыгыгздан тора. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Үз-үзеңә ышану - ярты уңыш. Үзегезгә ышанып, эчке тоемлавыгызга колак салып эш итсәгез, таулар күчерә алачаксыз! Төшенкелеккә бирелмәгез, якын кешегезгә ачу сакламагыз, иң яхшысы  - утырып ачыктан-ачык сөйләшү.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Максатыгызга ирешү өчен кирелегегезне эшкә җигегез. Тормыш авырлыкларына үз юлыгыздан тайпылырга ирек бирмәгез. Шушы көннәрдә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге килеп чыгарга мөмкин, баш тартмагыз.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading