16+

Бәхәскә кермәскә тырышыгыз: 8-15 ноябрьгә йолдызнамә

Авызыгызны чамалабрак ачыгыз: кемнеңдер сезгә сер итеп кенә сөйләгән эч серен бүтәннәргә ычкындыруыгыз ихтимал.

Бәхәскә кермәскә тырышыгыз: 8-15 ноябрьгә йолдызнамә

Авызыгызны чамалабрак ачыгыз: кемнеңдер сезгә сер итеп кенә сөйләгән эч серен бүтәннәргә ычкындыруыгыз ихтимал.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк, шулай эшләсәгез, күптәнге бер хыялыгызны тормышка ашырырсыз. Хисләрегезне җиде кат йозак астында бикләп тотарга кирәкми, яратуыгызны күрсәтергә курыкмагыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Вакытыгызны дөрес итеп бүлсәгез, дәрт-дәрманыгыз җир җимертеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә җитәр. Акча мәсьәләсенә яки карьерага кагылышлы хәбәр килеп ирешсә, күккә сикерергә ашыкмагыз, минус һәм плюсларын уйлагыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Тормышыгызга ниндидер үзгәрешләр кертәсегез килсә, беренче эш итеп өегездәге кирәкмәгән әйберләрне чүплеккә чыгарып атыгыз. Сезне гел үз мәнфәгатьләрендә генә файдалана торган кешеләр белән аралашуны юк дәрәҗәсенә калдырсагыз да була. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Азрак сөйләшегез, күбрәк күзәтегез һәм шул күзәтүләрегездән чыгып нәтиҗәләр ясагыз. Шул рәвешле үзегез өчен бик кирәкле мәгълүмат алырсыз. Һич уйламаганда уку белән эшне бергә алып бара торган форсат килеп чыгарга мөмкин. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Акча белән бәйле мәсьәләләрегезнене җиңел хәл итәрсез, бурычларыгыздан котылырсыз. Сезгә кемнеңдер мактау сүзләре көч биреп тора. Тормышыгыздагы бик кызыклы вакыйгалар өермәсенә әзер булыгыз. Яңа дуслар өстәләлер, аралашу даирәгез киңәер. 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Кызларның эчен «борып” торган бер мәсьәлә бик җиңел хәл ителеп куячак. Хыялларыгызны тормышка ашыру өчен сезгә иренмәскә генә кирәк: барысы да үзегезнең кулыгызда. Үпкәли торган гадәтегездән арынырга тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Авызыгызны чамалабрак ачыгыз: кемнеңдер сезгә сер итеп кенә сөйләгән эч серен бүтәннәргә ычкындыруыгыз ихтимал. Авызыгызда сүз тормау аркасында ул кешенең үзегезгә карата хөрмәтен һәм ышанычын югалта күрмәгез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Ниһаять, Чаяннар да тынычлап ял итә алачак. Күңелегезне борчып торган четерекле мәсьәләләр чишелеш табар, тормышыгыз дөрес юнәлеш алыр. Шуны истә тотыгыз: кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез сүзегезне үлчәп сөйләвегезгә бәйле. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Эчке тоемлавыгызга таяну, фантазиягезне эшкә җигү зыян итмәс иде. Бу бигрәк тә иҗат белән шөгыльләнүче Укчыларга кагыла. Хәзер иҗади башлангычлар өчен уңышлы чор. Яңа көч белән яңа проектларга алына аласыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Зурдан кубып зур эшләргә тотынырга җыенган Кәҗәмөгезләр башта акча ягыгызны чамалагыз. Кисәр, бөгәр өлешләрен исәпләп бетермәү аркасында көймәгез комга терәлмәсен. Бөтен нечкәлекләрен уйлап бетергәндә генә уңышка ирешерсез. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Йорт, фатир сатып алу белән бәйле планнарыгызны тормышка ашыра башлау өчен әйбәт вакыт. Бурычка акча бирмәгез. Хәзер сезнең үзегезгә саллы гына акча кирәк булып куюы ихтимал. Бераз гына экономрежимгә күчү дә комачауламас.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Вакытыгызның күп өлешен яраткан шөгылегезгә багышласагыз яхшырак булыр. Белемегезне күтәрү өчен әйбәт атна. Бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Тормышка ашырырга көчегез җитмәс кебек тоелган эшне башкарып чыгарга ярдәм итәргә теләүче кеше килеп чыгар

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading