16+

“Дәшмәү – алтын” гыйбарәсе сезнең өчен: 25 октябрь – 1 ноябрьгә йолдызнамә

Язмыш сезгә сынаулар җибәрер, ләкин ышанычыгызны югалтмагыз. Эштә сезнең акылыгызны, тәҗрибәгезне, хезмәт сөючәнлегегезне югары бәялиләр.

“Дәшмәү – алтын” гыйбарәсе сезнең өчен: 25 октябрь – 1 ноябрьгә йолдызнамә

Язмыш сезгә сынаулар җибәрер, ләкин ышанычыгызны югалтмагыз. Эштә сезнең акылыгызны, тәҗрибәгезне, хезмәт сөючәнлегегезне югары бәялиләр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атна эшкуарлык, фәнни һәм укыту эшчәнлеге өчен уңышлы. Сезнең эштәге гадәти бурычларыгыз белән бәйле булмаган килешүләр төзү яки эшләр башкару ихтималы арта. Үзен кулда тота белмәүче хезмәттәшләрегездән ераграк йөрегез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада сезнең барлык проектларыгыз да уңышлы булачак. Карьера юнәлешен үзгәртү буенча тәкъдим килеп ирешергә мөмкин – тик үз вазифагыздан түбәнрәккә риза булмагыз. Үз-үзегезгә ышаныч шәхси тормышыгызны үзгәртергә булышачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Яхшыга ышанырга һәм ниятегезне тормышка ашырырга тырышырга кирәк. Авырлыклардан куркырга кирәкми, озакламый сезнең тормышыгыз кардиналь рәвештә үзгәрәчәк. Зур хезмәт хакы түләнә торган яңа эш барлыкка киләчәк, кайберәүләрнең гаиләсендә бәби туу шатлыгы да өстәлергә мөмкин.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Атна күңелле сюрпризларга юмарт. Яраткан кешегезнең игътибарын тоярсыз. Чәршәмбе барысын да үзегезчә эшләү теләге якыннарыгыз белән ачуланышуга китерергә мөмкин. Шәхси максатларда дуслык элемтәләрен кулланырга оялмагыз, бу уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Атнаның кәгазь эшләре, шалтыратулар, вак-төяк эшләрне җайга салу белән выжылдап үтеп киткәнен сизми дә калырсыз. Пәнҗешәмбедән башлап эш йөкләнешен минимумга кадәр киметсәгез яхшырак булыр, сезгә хәзер сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бөтен дөньяны үзегезгә буйсындырасыгыз килә, янәшәдәгеләрнең күзегезгә генә карап торуын телисез. Артыгын кыланмагыз, әйләнә-тирәдәгеләрнең сезне кадерләве, ихтирам итүе генә җитми мени сезгә?! Үзегезнең гаилә вазифаларын онытмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Интуициягезгә колак салыгыз, бу катлаулы ситуациядә кирәкле чишелешне табарга ярдәм итәчәк. Сездән фикерләү һәм сабырлык кебек сыйфатлар таләп ителә. Мөһим мәгълүмат килеп ирешергә мөмкин, аны тикшерегез. Шикле партнерлар белән элемтәдән качыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 нобярь)
Карьера үсешенә һәм керемнең шактый артуына әзерләнегез. Бигрәк тә үзсүзле һәм хезмәт сөючән шәхесләрнең матди ягын сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бар. Ләкин эш белән генә яшәргә кирәкми, хисләрегезне яшермәгез, ачыктан-ачык сөйләшүләрдән курыкмагыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Хезмәт баскычы буенча үсеш көтелә. Тик вәгъдәләр бирүдән тоелып торыгыз, чөнки аларны үтәү хайран гына чыгымнар соравы ихтимал. Баш белән эшкә дә чуммагыз, хәзер ашыкмыйча, әмма сыйфатлы итеп эшләү яхшырак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Үтәп булмаслык бурычларга көч сарыф итмәскә тырышыгыз. Гәрчә бу сезнең планнарыгызга каршы килсә дә, өметегезне өзмәгез. Акылыгыз хисләрегездән өстен булсын. Сөйләшүләргә вакыт әрәм итмәгез. “Дәшмәү – алтын” гыйбарәсе сезнең өчен.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Язмыш сезгә сынаулар җибәрер, ләкин ышанычыгызны югалтмагыз. Эштә сезнең акылыгызны, тәҗрибәгезне, хезмәт сөючәнлегегезне югары бәялиләр. Киләчәгегезгә кагылышлы мөһим карарларны мөстәкыйль кабул итегез. Өстәмә керем чыганаклары да барлыкка килергә мөмкин. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Тирә-юньдәгеләр сезнең фикерегезгә колак салырлар.  Вәзгыятькә  йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, ләкин үзегезнең казанышларыгыз турында артыгын сөйләмәгез, янәшәгездәге көнче кешеләр аяк чалмасын.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading