Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Кемдер дөньяны коткарырга тырышканда, син тын гына үз эшеңне эшлә. Бел: синең “тыныч” адымнарың шактый ерак юлларга алып бара. Бер генә кисәтү: татлы сүзле кешеләрдән шиклән, баллы кәнфит аркасында тешләр еш авырта.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Бу атнада синең баш шундый тиз эшли, хәтта ут тизлеге дә аны куып тота алмас. Идеяләр ташып тора, тотып кына өлгер! Тик һәр адымны уйлап эшлә. Кичен “мин нишләдем икән?” дип утырырлык булмасын.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Еш йөрәк белән эш итәсең, әмма бу атнада акылны да кабызып җибәр. Кайбер нәрсәләргә игътибарны артык күп бирү зыянга китерергә мөмкин. Бер адым артка чигенеп, вакыйгага тулы караш белән кара.
Арыслан (23 июль – 23 август) Син бөтен дөньяны нурың белән яктыртасың, әмма үзеңә дә ял кирәк. Башкалар өчен кояш булырга теләсәң, батарейкаңны вакытында зарядка алдыр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Атна дәвамында кыю адымнарга барудан курыкма. Сиңа син ияләшмәгән шөгыль белән эшләргә туры килергә мөмкин. Ләкин нәтиҗәсе уңышлы булыр. Башкалар да синең арттан иярү ихтималы бар.
Комментарийлар