16+

Якыннарыгызны ничек бар, шундый итеп кабул итәргә өйрәнегез: 20-27 октябрьгә йолдызнамә

Матур үзгәрешләр көтелә. Түземсезлек һәм кирелек дигән нәрсәне онытып торырга туры килер, югыйсә, бөтен эшләрегез кирегә китәргә мөмкин.

Якыннарыгызны ничек бар, шундый итеп кабул итәргә өйрәнегез: 20-27 октябрьгә йолдызнамә

Матур үзгәрешләр көтелә. Түземсезлек һәм кирелек дигән нәрсәне онытып торырга туры килер, югыйсә, бөтен эшләрегез кирегә китәргә мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Провокацияләргә бирешмәгез. Тәнкыйтьне җиңел кабул итегез. Зур күләмле эшне башкарып чыга алуыгызга ышанмасагыз, башкалардан ярдәм сорарга курыкмагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Әгәр карьера үсешен үзмаксат итеп куйган булсагыз, тимерне вакытында сугыгыз, уңайлы вакытны кулдан ычкындырмагыз. Әмма хис-кичерешләрегезне бүтәннәр белән уртаклашырга кирәкми. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Кеше белән дөрес һәм үтемле итеп сөйләшә белүегез кирәкле мәгълүмат алырга һәм кирәкле кешеләр белән уртак фикергә килергә килергә, нәтиҗәдә исә максатыгызга ирешергә ярдәм итәр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Аралашу даирәсен киңәйтегез, кызыклы перспективаларга юл ача торган очрашулар ихтималы зур. Эштә пунктуальлек кебек сыйфат кирәк булачак. Атна ахыры сәфәрләр өчен уңышлы.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Атнаның ашыгыч эшләр, ыгы-зыгы белән узып киткәнен сизми дә калырсыз. Бер кеше сезнең тормышыгызга уңай үзгәрешләр кертер. Киләчәктә аның тормыш иптәшегез булып куюы да ихтимал әле.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрдә ихлас булырга тырышыгыз, нәрсәнедер яшерү яки әйтеп бетермәү араларыгыз суынуга китермәсен. Бу атнаның төп принципларының берсе – кул кушырып утырмау.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Аек акыл белән эш итсәгез, вакытны тартып-сузып йөрмәсәгез, максатыгызга тиз һәм җиңел ирешерсез. Вак-төяк детальләргә дә игътибар бирегез һәм барасы җирләрегезгә соңга калмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Бу атнаны күтәренке кәефтә уздырырсыз. Карьера мәсьәләсен дә, башкаларын да үз файдагызга хәл итәрсез. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә курыкмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Шикле, күңелегез тартмаган эшләргә алынмагыз. Сезнең болай да ахырына җиткерелмәгән, башлап ташланган эшләрегез бихисап. Бар көчегезне һәм игътибарыгызны иң төп мәсьәләгә юнәлтегез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Җитәкчегез һәм хезмәттәшләрегез сезгә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә әзер. Ялкауланмагыз, белем һәм тәҗрибәгезне эшкә җигегез, мөмкин булган бар мөмкинлектән файдаланырга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Реаль максатлар куегыз. Якыннарыгызга ышанырга, аларны ничек бар, шундый итеп кабул итәргә өйрәнегез. Эшләп тапкан акчагызны читкә туздырганчы, шәхси ихтыяҗларыгызга тотсагыз, яхшырак булыр.

Балык (19 февраль – 20 март)

Матур үзгәрешләр көтелә. Түземсезлек һәм кирелек дигән нәрсәне онытып торырга туры килер, югыйсә, бөтен эшләрегез кирегә китәргә мөмкин. Үз көчегезгә ышанычыгыз артыр, катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading