16+

Иске-москыдан котылырга вакыт: 13-20 сентябрьгә йолдызнамә

Мөмкинлек булганда, ял итегез. Мондый мөмкинлек юкмы?

Иске-москыдан котылырга вакыт: 13-20 сентябрьгә йолдызнамә

Мөмкинлек булганда, ял итегез. Мондый мөмкинлек юкмы?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күп кенә планнарыгызны тамырдан үзгәртергә туры киләчәк. Шәхси һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә дөрес стратегия һәм тактика сайларга кирәк. Эштәге киеренкелек үсә, ул хезмәт хакы үзгәрмичә, йөкләнешне арттыру белән бәйле булачак. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна башы планнарны һәм ниятләрне тормышка ашыру өчен уңышлы вакыт. Эштә сез уңышка ирешә аласыз. Ә менә шәхси тормышта килеп туган проблеманы төптән аңларга кирәк. Хисләрегез эшчәнлегегезгә комачауламасын иде.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Яраткан эшегезгә һәм хыялыгызга ышанычыгызны югалтмагыз. Сез максатыгызга якынлашасыз. Хәтта сезгә бу алай  түгел һәм киртәләр артык күп кебек булып тоелса да. Бик тиз үз дигәнегезгә ирешерсез. Сезне уңай үзгәрешләр көтә. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылачак. Үткенлегегез һәм үҗәтлегегез һөнәри уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Шимбә - атнаның иң яхшы көннәренең берсе, ял итү өчен уңайлы мизгелдән файдаланып калыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атна карьера ягыннан шактый уңышлы. Кызыктыргыч эшлекле тәкъдимнәр булыр. Шулай ук файдалы кешеләр белән танышу ихтималы да бар. Сез хыялланырга да курыккан уңышка ирешә аласыз. Иң мөһиме, күңел тынычлыгы табарга тырышыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сак булыгыз, вәсвәсәгә бирелмәгез. Хезмәттәшләрегезгә авыр сүз әйтү, үзегез өчен зарарлы булачак, дусларыгыз да сезгә рәхмәт әйтмәс. Үзегезне ниндидер яңа, таныш булмаган нәрсәдә сынап карагыз, ләкин бу хакта әлегә башкаларга берни дә сөйләмәгез.

Үлчәү (24 ментябрь – 23 октябрь)
Бу атна очрашуларга бай булырга мөмкин. Аларның барысы да диярлек сезгә күңел рәхәтлеге бирәчәк. Хәзер сәфәрләр һәм сәяхәтләр өчен бик уңайлы вакыт. Ял белән эшне чиратлаштырырга онытмагыз. Ялларда үзегезгә һәм яраткан кешеләрегезгә игътибар бирегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Хәзер сез теләсә нинди идеягезне тормышка ашыра аласыз. Йолдызлар сезгә эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңыш вәгъдә итә. Карьерада үз урыныгызны табу өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Вакытыгызның төп өлешен эш “йотачак”. Үз алдыгызда төгәл максат куярга, көч һәм энергиягезне дөрес бүләргә кирәк. Атна уртасы - карьера баскычы буйлап күтәрелергә теләүчеләр өчен кулай. Ялларда үзгәрешләр булырга мөмкин. Иске-москыдан котылырга вакыт.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Мөмкинлек булганда, ял итегез. Мондый мөмкинлек юкмы? Ул чагында сезгә агымдагы эшләргә игътибарыгызны юнәлтү бик кыен булачак, ә яңа проектлар турында сөйләп тә торасы юк. Сезгә ял алу яхшырак булыр, соңрак барысы да ничек тә булса үзеннән-үзе хәл ителер. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якын көннәрдә күп мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, әмма вазыйфалар саны да артачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла. Бөтен нәрсәдә диярлек тәвәккәллек һәм активлык күрсәтсәгез, эшләрегез җырлап барыр. Атна ахырында ял итәргә тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Яңа идеяләр һәм кыю проектлар туу атнасы. Планлаштырылмаган очрашу файдалы эшлекле килешү төзүгә яки мәхәббәт тарихы башлануга китерергә мөмкин. Хезмәттәшләрегез һәм дусларыгызның кисәтүләренә һәм киңәшләренә колак салыгыз.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading