16+

Каш ясыйм дип күз чыгара күрмәгез: 10-17 ноябрьгә йолдызнамә

Үзегезне иртә ятып, иртә тора торган режимга күнектерергә тырышыгыз.

Каш ясыйм дип күз чыгара күрмәгез: 10-17 ноябрьгә йолдызнамә

Үзегезне иртә ятып, иртә тора торган режимга күнектерергә тырышыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Йорт-җирегез, хәләл җефетегез, бала-чагагыз белән горурланырсыз, алардан чын мәгнәсендә канәгатьлек хисләре кичерерсез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Рухи мөмкинлекләрегезне өйрәнегез, акыл һәм хыял офыкларыгызны киңәйтегез, дип киңәш итә йолдызлар. Башыгызда бик шәп кенә саллы фикер туарга тора.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Йортыгызның төзеклеге, гаиләгезнең иминлеге белән куануга сәбәп килеп чыгачак. Вак-төяк нәрсәләргә дә сөенә белүнең кирәклегенә төшенерсез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Алдыгызга ачыграк, аңлаешлырак максат куеп, үз көчегезгә күбрәк ышансагыз, әйбәт нәтиҗәләргә ирешерсез. Психология фәнен өйрәнү ярдәмгә килер.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Тирә-юнегездәгеләр, бигрәк тә җитәкчегез акыл сәләтегезгә шаккатыр. Ләкин каш ясыйм дип күз чыгара күрмәгез, чама дигән нәрсәне белегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сәфәргә чыгу өчен бик уңай вакыт. Килеп туган хәлләр хезмәттәшләрегез белән узара мөнәсәбәтләрнең җылынуына ярдәм итәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Игътибарлы булыгыз! Көндәлек эшләрегездә бик яхшы бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Әрсезлек – ярты бәхет, дигән гыйбарәне колагызга киртләп куегыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Максатыгызга ирешү, бурычларыгызны хәл итү өчен физик активлыкны көчәйтергә кирәк – бүрене аяклары ашата, диләрме әле?!

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Белеп торыгыз: ялкаулыгыгыз аркасында килеп туган мөмкинлекләрдән файдаланмый калуыгыз ихтимал. Үзегезне иртә ятып, иртә тора торган режимга күнектерергә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Тормышыгызда бәхеткә, уңышка ирешүегездән тәүге тапкыр канәгатьлек хисләре алырсыз. Дөнья кумагыз, вакытның һәр мизгеленнән рәхәтлек алырга өйрәнегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Үткәндәге тәҗрибәгезне бик уңышлы кулланырсыз. Бу кемгәдер мәхәббәт өлкәсенә, кемгәдер – эшкә,  кемгәдер туганнары белән мөнәсәбәткә, ә кемгәдер акча мәсьәләсенә кагыла.

Балык (19 февраль – 20 март)

Аң-белемнәрегезне киңәйтергә, бүтән төрле юнәлештә белем алырга әзер торыгыз. Шулай гына уңышка ирешеп була, дип киңәш итә йолдызлар. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading