16+

Кеше гел сайлау алдында тора: 13-20 ноябрьгә йолдызнамә

Эчтән матур булган кеше генә, тыштан балкый ала.

Кеше гел сайлау алдында тора: 13-20 ноябрьгә йолдызнамә

Эчтән матур булган кеше генә, тыштан балкый ала.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Тирә-юнегездә бөтен әйберләр кабатланганын сизәсезме? Чөнки бер урында таптанасыз. Сезгә хәрәкәт кирәк. Уңай тәҗрибәме, тискәреме, иң мөһиме - адым ясау.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең телгә сез генә хуҗа. Ләкин сезнең сүзләрне башкалар да ишеткәнен онытмагыз. Алар ярдәмендә сез кеше йөзендә елмаю, ышаныч уята аласыз. Бу могҗиза түгелмени?!

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнага сезнең максат - көзге яныннан узган саен, үзегезгә матур сүзләр әйтеп мактау. Үз-үзегезне яратмасагыз, башкалар сезне ничек яратсын?

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Тормышны тау белән чагыштырсак, аның да югары һәм түбән өлешләре бар. Хәзер түбәндә булсагыз, бик тиздән кире биеклеккә күтәрелерсез, бары ышаныч кирәк.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Шәхси тормышыгызда яңалыклар көтелә. Ялгыз булсагыз, тормыш иптәшегезне дә очратып куюыгыз бар. Парлы арысланнарга исә, мөнәсәбәтләрнең яңа баскычына күчәргә тәкъдим ителә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең кәеф нәкъ урамдагы һава торышын хәтерләтә: я яңгыр, я кар, я кояш. Әлеге үзгәрешләрне кулда тота белсәгез бик әйбәт. Юк икән, өйрәнергә вакыт. Үзегезнең җәмгыятьтә яшәгәнегезне онытмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кеше яңалыкны кабул итәргә өйрәнмәгән. Ләкин сезнең очракта, ул бары яхшы үзгәрешләр генә алып килер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ал күзлекләр күптән төшеп ватылды инде. Яңадан төзәтәм, ясыйм дип ник азапланасыз? Чынбарлык та бик матур, төсле бит.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Эчтән матур булган кеше генә, тыштан балкый ала. Бернинди кием, алкалар да сезгә хөрмәтне арттырмас. Ә сездә бит нихатле көч һәм дәрт бар, нигә кулланмаска...

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Рациональ булу әйбәт сыйфат, сүз юк. Ләкин, кызык өчен генә, нинди дә булса эшне планнаштырмыйча эшләп карагыз әле. “Шулай да була аламени” дип әйтерсез аннары.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Гади тел белән әйтсәк, утырып торырга да вакытыгыз булмас. Әйтерсең лә, бер эш тә сезсез эшләнми. Бу бит сезнең кирәклегезне аңлата. Моңа ачуланырга кирәкми.

Балык (19 февраль – 20 март)
Кеше гел сайлау алдында тора: һөнәр, гаилә, дуслар сайлау. Кайбер адымнар гомумән безнең тормышны кире якка борып җибәрә. Менә шундый сайлау алдында калырга мөмкинсез, яхшылап уйлагыз, киләчәккә йогынтысы зур. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading