16+

Кеше сүзен күңелегезгә алмагыз:18-25 октябрьгә йолдызнамә

Алдыгызга глобаль бурычлар куярга курыкмагыз. Максатчан һәм үҗәт булуыгыз аркасында үз хокукларыгызны исбатлый алырсыз.

Кеше сүзен күңелегезгә алмагыз:18-25 октябрьгә йолдызнамә

Алдыгызга глобаль бурычлар куярга курыкмагыз. Максатчан һәм үҗәт булуыгыз аркасында үз хокукларыгызны исбатлый алырсыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Эшегезгә күбрәк вакыт бирегез, мөһим эшләрдән арыныгыз. Әйләнә-тирәдәгеләр сездән көнләшүдән туктаячак, киресенчә, алар сезгә ихлас күңелдән сокланачаклар. Ялларны бары тик үзегезгә генә багышлагыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Барысы да тырышлыгыгызга һәм энергиягезгә генә бәйле. Ул кадәр әһәмиятле булмаган эшләрегезне калдырып торып, бар игътибарыгызны мөһим эшләргә юнәлтегез. Интуициягез күптәнге гаилә коефликтын хәл итәргә булышачак.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Эш эзләүчеләрнең морадлары тормышка ашар. Бу, үз чиратында, мул һәм рәхәт тормышка юл салачак. Яңа дус табарсыз. Якыннарыгызга карата мәрхәмәтлерәк булырга тырышыгыз, алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Яңа, уңайлырак тормыш циклына күчеш көтелә. Тоемлау хисегез артачак, сез хәтта тормышка аша торган төшләр күрергә дә мөмкин. Башкаларның фикеренә сукырларчы ышанырга ярамый. Хәтта алар абруйлы кешеләр булса да.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Эшләрегез гөрләп бара. Дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез сезнең белән шатлык һәм хаталары турында уртаклашачак. Җыелып яткан эшләрне кичектерергә кирәкми. Планнарыгызны башкалар белән дә килештерергә онытмагыз.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Сезнең тирәдә үзгәрешләр җиле исә. Ул сезнең кайбер начар гадәтләрегезне һәм сезгә кирәксез кешеләрне дә “очыртып” алып китәр төсле. Әгәр сезне хезмәттәшләрегез, дусларыгыз яки туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә нидер борчыса, аларга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирегез.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үз фикереңне артык гайрәтләнеп якларга кирәкми. Барыбер үзегезчә эшләячәксез бит. Гомумән кеше сүзен, кырын карашларны күңелегезгә алмагыз. Үзегез уйлаганча, тыныч кына эшләвегезне дәвам итегез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Эшкә һәм шәхси тормышка кагылышлы мәсьәләләрне бик җиңел хәл итәрсез. Иң мөһиме, беренче карашка абсурд булып тоелган фикерләргә дә игътибарлырак булыгыз. Шулай ук сөйгәнегезнең дә фикеренә колак салырга кирәк. Шимбә көнне көтелмәгән, әмма бик күңелле очрашу булырга мөмкин. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Планнарыгызны мөмкин булганча конкретлаштырыгыз. Яңа танышлыклар яңа офыклар ачарга вәгъдә итә. Вакыйгалар сезнең сайлауга бәйле булачак. Шимбә көнне якыннарыгыз белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Ниһаять эшләрегез үз җаена төшәчәк. Алдыгызга глобаль бурычлар куярга курыкмагыз. Максатчан һәм үҗәт булуыгыз аркасында үз хокукларыгызны исбатлый алырсыз. Яшерен дошманнарыгызга гайбәткә сәбәп бирмәгез.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Бу атнада нәрсә телисез, шуны төгәл формалаштырыгыз һәм агым буенча тыныч кына йөзегез, барысы да акрынлап, нәкъ менә сезгә ничек кирәк булса, шулай булачак. Кискен хәрәкәтләр ясарга һәм кискен сүзләр әйтергә кирәкми. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Кулдан ычкындырган мөмкинлекләрегез буенча үкенмәгез, мөгаен, сез вәзгыятьне дөрес бәяләмисез генәдер. Эчке тавышыгызга колак салыгыз. Гаиләгә һәм балаларга күбрәк игътибар итегез. Шәхси тормышыгызда зур үзгәрешләр булачак.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading