16+

Сезгә инициатива күрсәтергә кирәк: 27 октябрь - 3 ноябрьгә йолдызнамә

Бар көчегезгә фикерегезне якларга тырышмагыз, хәзерге вазгыятьтә сезгә чигенү кулайрак булыр.

Сезгә инициатива күрсәтергә кирәк: 27 октябрь - 3 ноябрьгә йолдызнамә

Бар көчегезгә фикерегезне якларга тырышмагыз, хәзерге вазгыятьтә сезгә чигенү кулайрак булыр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Кызыклы перспектив тәкъдимнәр, абруйлы кешеләрнең ярдәме күңелегезне үстереп җибәрер. Тик хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегезне кискенләштермәгез – сез бит бер командада. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  

Хыялларыгызны тормышка ашыруга кырыс чынбарлык бераз аяк чалыр сыман. Һәрнәрсәдә компромисс табарга тырышыгыз, шул чакта күңел тынычлыгы һәм үз-үзегезгә ышаныч тоярсыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сезгә инициатива күрсәтергә кирәк. Әгәр шуңа тырышлыгыгызны да кушсагыз, сезне якын киләчәктә зур файда һәм керем көтә. Хәзер иң кыю идеяләрегезне дә тормышка ашыра аласыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Имиджларын үзгәртергә теләүчеләр өчен яхшы вакыт. Сезнең белән дуслашырга теләүчеләр кубәеп китәргә мөмкин. Ихтирамлы мөгаләмәдә булыгыз, әмма үзегезгә бик үк якын да китереп бетермәгез. 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Күптөрле сорауларның асылына төшенергә һәм төрле өлкәләрдә җаваплы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Бәлки кайбер карарларыгызны ниндидер сәбәпләр аркасында үзгәртергә дә туры килер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Бу атнада башланган эшләр сезнең үз гаебегез аркасында чәлпәрәмә килергә мөмкин. Мөмкинлегегез булса, ял итәргә һәм көч тупларга тырышыгыз. Ял алсагыз тагын да яхшырак булыр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Эш һәм очрашуларның планын алдан ук төзергә һәм аның эзлеклелеген үзгәртмәскә тырышыгыз. Эштә дә, шәхси тормышта да, принципиаль мәсьәләләрне хәл иткәндә, үз карашгызны һәм фикерегезне яклагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициативалар күрсәтегез. Ялкаулыкның һәм арыганлыкның нәрсә икәнен онытып торыгыз, булдыра алганча эшләгез. Нәтиҗәдә зур керем алырсыз һәм үзегезнең абруегызны үстерерсез. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Хәзер каршылык күрсәтү түгел, ә катлаулы хәлләргә җайлашырга тырышу сезнең өчен файдалырак булыр. Атна башындагы сәфәрләрегез уңышлы булыр, кирәкле кешеләр белән танышырсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Яңа эшләр башлау өчен яхшы чор, ләкин игътибарыгызны бер иң мөһим эшкә генә юнәлтегез. Югыйсә, кулыгызга үзе килеп кергән уңышны ычкындыруыгыз бар. Ялларны тулысынча үзегезгә багышларга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Бар көчегезгә фикерегезне якларга тырышмагыз,  хәзерге вазгыятьтә сезгә чигенү кулайрак булыр. Җомга көнне документларны дөрес һәм вакытында рәсмиләштерүгә игътибар итегез. Ялларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турындагы фикергә килерсез.

Балык (19 февраль – 20 март)

Эшегезгә карата таләпләр артыр сыман. Йөкләнешне киметергә тырышыгыз, югыйсә, эшнең сыйфатын күтәрүе авыр булыр. Дусларыгызның киңәшләрен тыңлагыз – җитешсезлекләр читтән яхшырак күренә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading