16+

Шаяртканда саграк булыгыз: йолдызнамә (9-16 июнь)

Дусларыгыз сезнең җилкәгезне кулъяулык сыйфатында файдаланыр. Ярдәм итү, кешене кызгана белү – яхшы сыйфат. Әмма күпме була?! Мондый мәсьәләләрдә артык йомшак булмагыз.

Шаяртканда саграк булыгыз: йолдызнамә (9-16 июнь)

Дусларыгыз сезнең җилкәгезне кулъяулык сыйфатында файдаланыр. Ярдәм итү, кешене кызгана белү – яхшы сыйфат. Әмма күпме була?! Мондый мәсьәләләрдә артык йомшак булмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Соңгы көннәрдә сез бик нык йончыдыгыз, сезгә ял итәргә вакыт. Тынычланыгыз, матур уйлар уйлагыз. Бу көннәрдә вакытыгызны саф һавада үткәрү хәерлерәк булыр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Үзегезне шелтәләргә урын калмаслык итеп тотарга тырышыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләрнең сезгә карата булган тискәре мөнәсәбәтен күрмәмешкә салышыгыз. Гали дә – үз эшендә, Вәли дә үз эшендә булсын.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Уңыш серләре эшне һәм вазифаларны узара дөрес бүлүдә яшеренгән. Сезгә, координатор ролен үз өстегезгә алырга туры килер, күрәсең. Бу сезгә алга таба үсүгә бер адым да булачак.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Шаяртканда саграк булыгыз. Сезне аңламаска мөмкиннәр, эш әңгәмәдәшегезнең юмор хисе булмауда түгел, ә сезнең кисәтүләрегезнең ике мәгънәле булуында.

Арыслан (23 июль – 23 август) Сез җәмгыятьтә гадәттәгечә өстенлек итүче шәхес булачаксыз. Сату белән шөгыльләнүче кешеләр өчен бу атна шактый табыш китерергә тиеш. Уйланылмаган гамәлләр кылмау яхшырак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сезгә әйләнә-тирәдәгеләрнең киңәшләренә колак салырга кирәк. Алар арасында шактый көтелмәгән идея булырга мөмкин. Аны мыегыгызга чорнап куегыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Башкаларның фикерләренә һәм әйткән сүзләренә ышаныгыз, хәтта бу сезнең горурлыгыгызга кагылса да. Үзегезне рекламалау белән шөгыльләнсәгез, фантазиягезне әдәп кысаларында тотарга тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Дусларыгыз сезнең җилкәгезне кулъяулык сыйфатында файдаланыр. Ярдәм итү, кешене кызгана белү – яхшы сыйфат. Әмма күпме була?! Мондый мәсьәләләрдә артык йомшак булмагыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сез монда катнашыгыз бармы-юкмы, әмма вакыйгалар эшләү темпыгызны да, юнәлешегезне дә кискен үзгәртәчәк. Үзегез теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен бик уйлап эшләргә туры киләчәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Нәтиҗәләр белән ашыкмагыз. Сезгә авторитетыгызны төшермәс өчен тырышырга туры килер. Дүшәмбе көнне сезне көндәшләрегез аптырашта калдырырга мөмкин, тик атна ахырына барысы да үз урыннарына басачак. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Матур тавышыгыз да, мәгънәле ишарәләрегез дә сезгә беркемне бернәрсәгә дә ышандырырга ярдәм итмәячәк. Тырышмагыз да, чөнки аннары сезгә шул ук сорау белән мөрәҗәгать итүе уңайсыз булачак.

Балык (19 февраль – 20 март) Шәхси тормышыгыз башка барлык проблемаларны да оныттырып торачак. Бәлки хәзер сезгә үзегез һәм якыннарыгыз өчен ниндидер мөһим карар кабул итәргә туры килер.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading