16+

Сыналганда, сынмагыз: 27 февраль - 7 мартка йолдызнамә

28 февраля 2025, 09:45
2739
0
0
Уку өчен 3 минут

Тормышыгызга үзгәрешләр кертәсегез киләме? Үзегез өчен гадәти булмаган карарлар кабул итеп карагыз.

Сыналганда, сынмагыз: 27 февраль - 7 мартка йолдызнамә

Тормышыгызга үзгәрешләр кертәсегез киләме? Үзегез өчен гадәти булмаган карарлар кабул итеп карагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада сездә үз максатларыгызга ирешү өчен көч-дәрт бик күп булачак. Яңа үрләр яулар өчен яхшы вакыт. Матди мәсьәләләрдә игътибарлы булыгыз, артык чыгымнардан сакланыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр көтелә.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез бу атнада тотрыклылыкка омтылачаксыз. Эштә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышыгыз. Якыннарыгыз белән вакыт үткәрү сезгә көч бирәчәк. Көтелмәгән бүләк алуыгыз бар.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу көннәр аралашу һәм яңа мәгълүмат алу өчен уңайлы булачак. Яңа дуслар табарга яки булган мөнәсәбәтләрне ныгытырга яхшы вакыт. Эштә яңа идеяләр белән уртаклашыгыз, аларны һичшиксез хуплаячаклар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Гаилә һәм өй мәсьәләләренә игътибар итегез. Якыннарыгыз белән аралашканда, күп яңалыклар белә алырсыз. Эштә сабыр булыгыз һәм вакыйгаларны ашыктырмагыз. Сәламәтлегегез игътибар сорый...

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бу атна иҗади башлангычлар өчен уңай вакыт. Күптән бөреләнеп килгән хыялыгыз чәчәк атар. Үз сәләтләрегезне күрсәтергә оялмагыз. Шәхси тормышыгызда да уңышлар көтелә.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бар вакытыгызны эшегезне тәртипкә китерүгә юнәлтегез. Вак-төяк детальләргә игътибар итегез, бу сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Кәефегез һәрвакыт күтәренке булсын өчен, дөрес тукланыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Гаилә мөнәсәбәтләреннән алып, эшлекле мөнәсәбәтләргә кадәр барлык эшләрегезне җайга салыгыз. Алтын урталыкка омтылыгыз һәм уртак тел табуга әзер торыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезне яңа маҗаралар һәм сәяхәтләр көтә. Нәтиҗәдә таныш булмаган, ләкин бик кызыклы җирләргә барып эләгүегез бар. Мондый яңарышларны уңай кабул итегез, артка чигенмәгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Һөнәри эшегездә үз максатларыгызга ирешү өчен күп тырышырга кирәк булачак. Йолдызлардан киңәш – күп мәсьәләләргә күз йомыгыз. Артык гадел булуыгызны хупламаслар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тормышыгызга үзгәрешләр кертәсегез киләме? Үзегез өчен гадәти булмаган карарлар кабул итеп карагыз. Беренче вакытта, бу бик сәер тоелыр, соңыннан үзегездә яңа сәләтләр ачарсыз.  Дусларыгыз белән аралашу сезгә рухи көч бирәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якын арада сезгә үзегез өчен генә түгел, башка кешеләр өчен дә җаваплылык алырга туры киләчәк. Тормыш сезне шулай сыный. Сыналганда, сынмагыз. Әлеге “тикшерүне” үтсәгез, яхшы гына бүләкләнерсез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сәнгать белән шөгыльләнеп карагыз, чөнки сездә йоклап яткан бик күп сәләтләр бар. Аларны эшкә җигәргә вакыт. Игътибарны туплау өчен, ялгыз калып карагыз, чит киңәшләрне тыңларга кирәкми.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading