16+

Эштән кыскарта алалармы?

Мин әлегә бала ялында, икенче балам белән декретта. Ирем эшли, ягъни тормыш аның җилкәсендә иде. “Иде” дим, чөнки эштән китте. Китүе дә үзе теләп түгел, эштәге штатын кыскарттылар. Безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды бу хәл.

Мин әлегә бала ялында, икенче балам белән декретта. Ирем эшли, ягъни тормыш аның җилкәсендә иде. “Иде” дим, чөнки эштән китте. Китүе дә үзе теләп түгел, эштәге штатын кыскарттылар. Безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды бу хәл.

Чөнки өйдә балигъ булмаган ике балабыз бар. Минем дә бала ялында чагым. Икебез дә утлы табага баскан сыман хис итәбез үзебезне. Безнең очракта минем иремне эштән кыскарта ала иделәрме? Соң без нинди акчага яшәргә тиеш соң?

Җавап. РФ Хезмәт Кодексының 179 нчы маддәсендә эш урынындагы штатларны иясә хезмәткәрләрне кыскартканда, эштә калдыру хокукы беренче чиратта югарырак хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган һәм югары квалификацияле хезмәткәрләргә бирелә.

Әгәр дә берничә югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия булган  һәм югары квалификацияле хезмәткәрләр бар икән, ул очракта эштә калдырылуга өстенлеге түбәндәгечә карала: гаилә – хезмәткәр тәрбиясендә ике яки аннан да күбрәк иждивенец булган очракта (гаиләдә хезмәткә яраксыз әгъзалары булып, аларның чыгымнары тулысынча хезмәткәр кулында булса, алар өчен ул даими һәм төп керем чыганагы булып торса); гаиләдә башка мөстәкыйль хезмәт хакы алучы әгъза булмаса. 

Аңлашыла ки, ирегезне эштән кыскарта алмыйлар, гәрчә югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ия берничә югары квалификацияле хезмәткәрләр булган очракта да матди як белән бәйле өстенлегегез бар. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading