16+

«Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә вакыт җиткәнлеген үзегез дә сизәсез»: йолдызнамә (3-10 ноябрь)

Планнарыгыз турында әлегә җитәкчелеккә дә, хезмәттәшләрегезгә дә сөйләмәгез, фикер алышмагыз.

«Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә вакыт җиткәнлеген үзегез дә сизәсез»: йолдызнамә (3-10 ноябрь)

Планнарыгыз турында әлегә җитәкчелеккә дә, хезмәттәшләрегезгә дә сөйләмәгез, фикер алышмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эштә дә, өйдә дә көннәрегез салмак һәм тыныч үтәр. Зур булмаган аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, тиз арада үртак тел табарсыз. Карьерагызга йогынты ясый алучы кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне бозарга кирәкми.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Планнарыгыз турында әлегә җитәкчелеккә дә, хезмәттәшләрегезгә дә сөйләмәгез, фикер алышмагыз. Әгәр берәр мәсьәлә күп көч куюга карамастан хәл ителмәсә, бераз вакытка кичектереп торыгыз. Озакламый ул җайлы гына хәл ителер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Һөнәри күтәрелеш ихтималы зур. Шәхси тормышыгыз сез хыяллана да алмаганча матур борылыш алыр. Сезгә һич уйламаган кеше мәхәббәтен аңлатса, югалып калмагыз, бәлки сез күптән көткән бәхет шулдыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Атна вакыйгаларга, очрашуларга, сөйләшүләргә бай булачак. Үзегезнең көчегезгә генә исәп тотыгыз, башкаларның “ярдәмен” соңыннан төзәтергә авыр булуы бар. Шәхси тормышта сөенечле үзгәрешләр булыр.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезне ялдан ашыгыч рәвештә эшкә чакыртып алулары ихтимал. Кеше проблемаларын хәл итәргә тырышмагыз, ялыгызны дәвам итү ягын карагыз. Сезгә хәзер көч тупларга, ыгы-зыгылардан ял итәргә кирәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Өстегезгә өстәмә эш ассалар да, борчылмагыз, һәр адымыгызны бар нечкәлекләренә кадәр уйлагыз, планнарыгызны тормышка ашыру шулай җиңелрәк булачак. Күбрәк елмаерга, аралашырга, һәр уңайлы форсаттан файдаланып калырга тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Табигый зирәклегегез, сорауларга җиңел җавап таба белүегез четерекле мәсьәләдән коры чыгарга ярдәм итәр. Күбрәк үз тәҗрибәгезгә таяныгыз, ә менә импровизацияләрдән ераграк торыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Һөнәри өлкәдә бик уңайлы чор җитте. Бик югары хезмәт хакы түләнә торган хыялыгыздагы эш кош кебек очып кулыгызга үзе очып керергә мөмкин. Сезгә бер киңәш: хисләрегезне йөгәндә тотыгыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Уңышлы атна. Әмма сезгә бар игътибарыгызны эшкә юнәлтергә, бар ихтыяр көчегезне тупларга һәм үз-үзегезне аямаска туры киләчәк. Аның каравы сез барысын да көнләштерерлек эш нәтиҗәсенә ирешә аласыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кулыгыздан эш төшсә дә, өметләрегез акланмаса да, туктап калмагыз. Бар үҗәтлегегезне кушып янә эшләп карагыз. Нәтиҗәдә, бик күп эшләр башкарганыгызны, хыяллана да алмаган нәрсәләргә ирешкәнегезне аңларсыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңелле очрашулар һәм иҗади күтәрелеш сөендерер, бертөрле соры көннәргә якты төсләр өстәр. Авыр булып тоелган эшләрне дә күз ачып йомганчы эшләп ташлаганыгызны үзегез дә сизми калырсыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә вакыт җиткәнлеген үзегез дә сизәсез. Ямьсез уйларыгызны куып таратыгыз, сезгә камиллеккә ирешергә берничә баскычка кына гына күтәрелергә кирәклеген күрмисез мени?!

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading