16+

Хисләргә бирелмәгез: 11-18 октябрьгә йолдызнамә

Чит фикерләргә колак салмасагыз, отарсыз гына. Сез бик хисчән кеше. Хисләргә бирелмәгез.

Хисләргә бирелмәгез: 11-18 октябрьгә йолдызнамә

Чит фикерләргә колак салмасагыз, отарсыз гына. Сез бик хисчән кеше. Хисләргә бирелмәгез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Атна тоташ сюрпризлардан гына торырга мөмкин. Һәр сүзегезне уйлап әйтергә, һәр адымыгызны үлчәргә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттыру да комачау итмәс. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Йөрәгегезне мәхәббәт хисләре яулар. Хисләрегезне куып таратырга, акыл белән эш итәргә омтылмагыз да хәтта. Мәхәббәтне ишектән кусагыз, тәрәзәдән булса да керәчәк. Ешрак елмаегыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Акчаны уңга-сулга туздырмасагыз яхшырак булыр. Бу көннәрдә җиң сызганып эшләргә туры килер. Эленке-салынкы йөреп кенә эш бармавын аңлагансыздыр шәт. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Ниндидер кызыклы уртак эш тәкъдим итәрләр. Йолдызлар моны яхшыга юрый: курыкмыйча алыныгыз. Яңа үрләр яулар көн килеп җитте. Ләкин карарларны салкын акыл белән кабул итегез.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
 Ниһаять, хыялыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Энергия ташып тора, ару-йончу дигән нәрсәне бар дип тә белмисез. Сәламәтлеккә дә күз тимәсен. Ләкин артыгын масаймагыз, көчегезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Күп эшлисез. Тырышлык күңел тынычлыгы, финанс тотрыклылыгы алып киләчәк. Гайбәт сүзләр күңелегезне төшермәсен. Эт эрә - караван юлын дәвам итә, дигән гыйбарәне шигарь итеп «коралланыгыз”. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бераз ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Борчылмагыз, нәтиҗә сезнең вазгыятькә нинди яссылыктан каравыгызга бәйле булачак. Табигатьтә булырга тырышыгыз, матур уйлар гына уйлагыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Яшәү урынын алыштырырга теләүчеләр өчен яхшы вакыт. Ялгызлар үз тиңен очратырга мөмкин. Юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле, бәлки ул сезнең гомерлек ярыгыздыр?! Кешедән кимчелек эзләмәгез, уңай якларын күрергә тырышыгыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Үзегезгә ышаныч туар. Бар нәрсәдә күңел тынычлыгы, рәхәтлек табарсыз. Мондый халәт эшкә чумарга, эштән дә рәхәтлек алырга ярдәм итәр. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Вак-төяк проблемаларны озакка сузмыйча, тиз арада хәл итәргә тырышырга кирәк. Бүген эшлисе эшне тартып-сузып, бүтән көнгә калдырмагыз. Бурычка акча алмагыз да, бирмәгез дә. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Чит фикерләргә колак салмасагыз, отарсыз гына. Сез бик хисчән кеше. Хисләргә бирелмәгез. Гаиләдә яки эштә аңлашылмаучанлыклар туса, кабынып китмәскә тырышыгыз. Аңлашып-сөйләшү күп сорауларга нокта куячак. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Иң мөһиме - гаилә. Вакытыгызны күбрәк гаилә белән үткәрү, рәхәтләнеп сөйләшү сезгә бер кочак көч-дәрман бирер. Тик сәламәтлегегезгә бармак аша карамагыз, битаминнар эчегез, күбрәк ял итәргә тырышыгыз.

Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading