16+

Ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый: йолдызнамә (24-31 май)

Эшегезгә һәм карата мөнәсәбәтегез үзгәрергә мөмкин. Тормыштан сабак алыгыз да, күңел күтәренкелеген байрак итеп алып, алга атлагыз.

Ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый: йолдызнамә (24-31 май)

Эшегезгә һәм карата мөнәсәбәтегез үзгәрергә мөмкин. Тормыштан сабак алыгыз да, күңел күтәренкелеген байрак итеп алып, алга атлагыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Тиз арада хәл итәргә кирәк була торган мәсьәләләр күп булыр. Сездән җитезлек таләп ителер. Үзегезгә ышанырга, артык дулкынланмаска тырышыгыз. Энергиягез ташып тора, шуңа күрә барысына да өлгерерсез. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Куйган максатыгыздан кире кайтмагыз, эшегезгә кул селтәмәгез. Бүтән һөнәр ияләренең фикерен тыңлагыз. Сезнең очракта читтән караш комачауламас иде. Ярдәм көтелмәгән җирдән килер. Акча мәсьәләсендә сак булыгыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Тынгысыз вакыт. Үзегезнең асылыгызны аңларга, мөһим юнәлешләрне ачыкларга кирәк. Әгәр дә көчегезне күңелегезгә рәхәтлек бирми торган эшләргә әрәм итмәсәгез, күп нәрсәгә ирешә алыр идегез. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Ниһаять, үз дигәнегезгә ирешер. Тормышлары келтер-келтер үз җаена агар. Тирә-ягыгыздагы кешеләрнең гамьсезлеге, пошмаслыгы күңелегезне кайнатырга мөмкин. Тик беркемгә дә киңәшләрегезне бирергә ашыкмагыз. Һәр кешенең үз тормышы.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Уңайлы форсат һәм мөмкинлекләрне кулдан ычкындырасыз. Төптән уйлап эш итәргә кирәк булганда, ашыгасыз. Тиз хәл итәргә кирәкле вакытта, киресенчә, әкрен уйлыйсыз. Бу гадәтегез сезгә аяк чала. Интуициягезгә таянып карагыз әле. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Башкаларның тормышы үзегезнекеннән кызыграк кебек тоела, кулыгыз эшкә ятмый. Кешеләрнең нинди уйлар белән яшәгәнен, эчке дөньясын белмисез бит. Тормышыгыздан зарланмагыз, киресенчә, тәмен табып яшәргә омтылыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Дусларыгыз бик четерекле мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр. Үз эчегезгә бикләнмәгез: ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый. Эшкә керешкәнче, уңай һәм тискәре якларын кат-кат уйлагыз. Салкын акылга, эчке тоемлауга таяныгыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Сату-алу эшләрендә уңышка ирешерсез. Кеше белән тиз уртак тел таба белүегез, акча китерә торган эш килеп чыгуына сәбәпче булыр. Өстәмә белем алу турында да уйлап карагыз әле, бу сезгә алга таба үсү мөмкинлеге бирәчәк. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Үзенчәлекле, кызыклы идеяләр туып кына торыр. Ул идеяләрне күтәреп алучы, тормышка ашырырга ярдәм итүче кешеләр табылыр. Максатларыгызга ирешү өчен тырышып эшләргә туры киләчәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Яныгызда сезне җил-давылдан саклаучы ышанычлы кешеләрегез булганга сөенеп яшәгез, авырлыклардан курыкмагыз. Лидерлык сыйфатларыгызны күрсәтергә читенсенмәгез. Атна сезгә кызыклы очрашулар вәгъдә итә. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Амбицияләрегезне тормышка ашырыйм дисәгез, үзегезгә таләпчән булыгыз, эшегезгә җаваплы карагыз. Кимчелекләрегезне бетерү өстендә эшләгез. Сезгә авыр вакытта ярдәм кулы сузардай дусларыгыз булуын онытмагыз. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Эшегезгә һәм карата мөнәсәбәтегез үзгәрергә мөмкин. Тормыштан сабак алыгыз да, күңел күтәренкелеген байрак итеп алып, алга атлагыз. Тормышыгыз җайланыр, акча мәсьәләсе дә рәткә килер. Иң мөһиме – позитивлыгыгызны югалтмагыз.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading