16+

Йолдызнамә: 1-8 июль

Курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да ерып чыгачаксыз. Берәр бизнес-проектка акча кертү дә уңыш китерәчәк. Йортыгызга яңа җиһазлар алып куясыгыз, стилегезне үзгәртәсегез килер. Үзгәрәсе килүнең сәбәбе – мәхәббәт.

Йолдызнамә: 1-8 июль

Курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да ерып чыгачаксыз. Берәр бизнес-проектка акча кертү дә уңыш китерәчәк. Йортыгызга яңа җиһазлар алып куясыгыз, стилегезне үзгәртәсегез килер. Үзгәрәсе килүнең сәбәбе – мәхәббәт.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарларның гаиләдә барысы да ал да гөл! Мөнәсәбәтләргә күз тимәсен дип карарлык. Гомумән, бу атнада Кучкарларга һәр өлкәдә уңыш елмая. Форсаттан файдаланып калыгыз! Сезгә зур хезмәт хакы алып эшли торган яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Ләкин белеп торыгыз, ул акчалар җиңел генә килмәячәк.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Командировкага, ерак юлга чыгудан тыелып торсагыз, яхшырак булыр. Үзләре бер урында тик кенә утырып тора алмаган Үгезбозаулар башкаларны да куалый. Кайчагында арттырып та җибәрә. Шуңа күрә, үзегезгә кырын карауларын сизсәгез, аптырамагыз. Романтик мөнәсәбәтләрнең башлануы сезнең үзегездән тора, куркак куян булмагыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Атна сезне сөенечле хәбәрләр белән куандырачак. Күңелле яңалыклар, көтелмәгән бүләкләр, очрашуларга әзер булыгыз. Ялгыз Игезәкләр мәхәббәтен очратырга да мөмкин. Иске мөнәсәбәтләрне яңартырга уйласагыз, аны атна ахырында эшләү яхшырак.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Алдан планлаштырылмаган чыгымнардан тыелып торыгыз, кирәкмәгән нәрсәләр сатып алырга тырышмагыз. Бу атнада акчаны туздыруга караганда, җыю яхшырак. Бу киңәшне тотсалар, якын киләчәктә Кыслалар үзләре өчен файда китерә торган эш башлап җибәрерләр.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салыгыз. Горурлыгыгызны читкә куеп, беренче адымны үзегез ясамасагыз, үпкәләшү озакка сузылырга мөмкин. Кайбер Арысланнар отышлы килешүләр төзерләр. Финансларга кагылышлы дөрес карарлар да кабул итәрсез.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Атна шактый катлаулы булачак. Сез һичшиксез башкарып чыгам дигән эшләрдә дә кыенлыклар чыгып кына торачак. Күңелегезне төшермәгез, көчегез җиткәнчә эшләгез. Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк. Кире какмаска тырышыгыз. Сез башкалар өчен эшләгән бөтен нәрсә үзегезнең дә файдага. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Ялгыз Үлчәүләрнең күңеленә гаилә кору турында уйлар керер. Тимерне кызыуында сугыгыз, гаилә коруны сузып-тартып йөрүдән ни мәгънә? Эштә карьера баскычында күтәрелү көтелә. Башыгыз белән эшкә чумып, якыннарыгызны онытып җибәрмәгез, алар сезнең игътибарга мохтаҗ.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннар башларын югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булырга мөмкин. Алдагы мөнәсәбәтләрдәге хаталарыгызны исегезгә төшерегез дә, аларны кабатламаска тырышыгыз. Сез үзегезгә кисәтү ясаганны, тәнкыйть сүзләре әйткәнне яратмыйсыз. Ә бу атнада аларны күп ишетергә туры килер. Кәефегезне төшермим дисәгез, андый кешеләрдән читтәрәк йөрегез.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Борчылулар да, уйланулар да җитәрлек булган киеренке атна. Нәрсә генә булмасын, сез зарланмыйсыз, кешегә сөйләмисез һәм... дөрес эшлисез. Тиздән күптәнге хыялыгызны тормышка ашырырсыз, ләкин әлегә бу турыда беркемгә дә ачылмый торыгыз, күз тидермәсеннәр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләргә батыррак булырга киңәш ителә. Курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да ерып чыгачаксыз. Берәр бизнес-проектка акча кертү дә уңыш китерәчәк. Йортыгызга яңа җиһазлар алып куясыгыз, стилегезне үзгәртәсегез килер. Үзгәрәсе килүнең сәбәбе – мәхәббәт.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Барлыкка килгән проблемалар башта тоелганча, җиңеп булмастай түгел. Атна Америка таулары сыман: күңелле вакыйгалар, күңелсезләре белән алмашынып тора. Бу атна сезгә ниндидер мөһим карарлар кабул итәргә, чын максатларыгызның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Каршылыклар һәм бәхәсләр булуы ихтимал. Сез фикерегезне кискен һәм төгәл итеп әйтәсез. Сезнең йомшаклыкка өйрәнгән кешеләр аптырап калырга мөмкиннәр. Ләкин алар сезнең фикерегез белән килешми булдыра алмаслар. Үзсүзле булуыгыз сезнең файдага. Шәп эш тәкъдим итү ихтималы зур.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading