16+

Йолдызнамә (10-17 июнь)

Җиң сызганып эшкә керешергә туры киләчәк. Күз курка, кул эшли, дигән халык мәкален исегезгә төшерегез дә, алга!

Йолдызнамә (10-17 июнь)

Җиң сызганып эшкә керешергә туры киләчәк. Күз курка, кул эшли, дигән халык мәкален исегезгә төшерегез дә, алга!

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларга бераз мин-минлекләрен йөгәнләсәләр комачауламас иде. Дисциплинаны бүтәннәрдән түгел, беренче чиратта үзеңнән таләп итәргә кирәклеген мыегыгызга чолгап куегыз. Шунсыз планнарыгызны тормышка ашыру авыр булачак. Бу атнада иң төп игътибарны гаиләгә бирсәгез яхшырак булыр.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Сәламәтлек – байлык. Аңа җитдиерәк карагыз. Җәй айларында организмыгызны витаминнарга тулыландырып калырга тырышыгыз. Файдалы ризыклар белән тукланыгыз. Йолдызлар Үгезбозауларга вакытында ятып йокларга тырышырга киңәш итә.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләргә тормыш өчен җаваплылыкны үз кулларына алып, җиң сызганып эшкә керешергә туры киләчәк. Күз курка, кул эшли, дигән халык мәкален исегезгә төшерегез дә, алга! Кайсы эш мөһимрәк булса, иң беренче шунысыннан башлагыз. Сәяхәткә бару, дуслар белән аралашу өчен уңышлы атна.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Тормышында бер-бер артлы күңелле үзгәрешләр барлыкка килүгә аптырап калган Кыслаларның бәхеттән башлары әйләнгән мәле. Бу билге вәкилләренең ниһаять, йолдыз сәгате сукты, дисәк тә һич кенә дә арттыру булмас. Нинди эшкә тотынсалар да, йолдызлар аларга уңыш вәгъдә итә.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Мәшәкать өстенә мәшәкать өелеп кенә торса да, бу атна Арысланнарга уңыш китерә. Акчалы эш тәкъдим итү ихтималы зур, форсаттан файдаланып калыгыз. Шулай ук һич уйламаган җирдән акча кереп сөендерер. Тормышыгыздагы вак-төяк күңелсезлекләргә игътибар итмәскә тырышыгыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Кызларга гел үз эчеңдә “казыну”, үз-үзеннән гаеп эзләү белән шөгыльләнүдән туктарга вакыт. Шуны истә тотыгыз: кеше сүзе белән ерак китә алмассыз, үз фикерегез булырга тиеш. Бөтен шик-шөбһәләргә нокта куеп, күңелегез кушканны эшләгез, йолдызлар үзләре сезгә ярдәм итә.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз, тормыш үз җаена аксын. Атларны куаламагыз. Бу, бигрәк тә, гаиләгә кагыла. Интуициягезне тыңласагыз, бөтен эшегез дә уң булыр. Эш буенча яңа тәкъдим булырга тора, юк, дип әйтергә ашыкмагыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарның кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән таныша, уртак тел таба белә торган матур гадәте аларга күп вакытта ярдәм итә. Бу атнада йолдыз сәгатегез сукмагае әле. Карьера үсеше көтелә.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларның ялгызы гына калып, уй-фикерләрен тәртипкә саласы килә торган мәле. Үз кабыгыгызга бикләнмәгез, активрак булыгыз. Төшенкелеккә бирелмәгез: эштә дә, шәхси тормышыгызда да барысы да ал да гөл булачак. Ялгыз Укчылар бу атнада мәхәббәтен очратыр кебек.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Эшкә батыр Кәҗәмөгезләр эштән бәхете бар. Атна уртасында кызык тәкъдим булыр. Тәвәккәлләп, яңа эшкә тотынырга курыкмагыз. Ул бөтенләй сез эшләп карамаган, тотынырга курка торган яңа өлкә булырга да мөмкин. Курыкмагыз, сез – булдырасыз.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Сукоярларның егәре ташып тора. Үзләренә тагын нинди кызыклы эш-шөгыль табыйм икән, дип эзләнү кайчак көлке хәлләргә дә калдырырга мөмкин. Яңа кешеләр белән танышырга тырышыгыз, аралашу көтелмәгән уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март)
Балыклар муеннан эшкә чумган. Алны-ялны белми эшләгән хезмәтнең уңышы да озак көттермәячәк. Атнаны үзегез өчен файдалы итеп уздырырга тырышыгыз. Яңа тәкъдимнәргә ризалашырга ашыкмагыз, күктәге торнага караганда кулдагы песнәк күпкә яхшырак була кайчак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading