16+

Йолдызнамә (10-17 март)

Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне чынлыкта ничек бар, шулай кабул итегез, гадиерәк булырга тырышыгыз.

Йолдызнамә (10-17 март)

Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне чынлыкта ничек бар, шулай кабул итегез, гадиерәк булырга тырышыгыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне чынлыкта ничек бар, шулай кабул итегез, гадиерәк булырга тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көнне башланган эшләр уңышлы булачак, мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз.  

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Планнарыгыз әкренләп тормышка аша башлый. Эш шактый күп вакытыгызны алса да, сез аңа әллә ни әһәмият бирмәячәксез. Бар игътибарыгыз тормышыгызга кинәт ургылып кергән мәхәббәт тирәсендә “бөтереләчәк”.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Үзегезнең яшерен хыялларыгызны тормышка ашырырга ашыгыгыз, чөнки бу көннәрдә сезнең алда бик яхшы перспективалар ачылачак. Пәнҗешәмбе эмоцияләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Эшләрегезнең уңышлы булуы күп очракта сезнең оештыру сәләтегезгә бәйле. Эшегезне югары бәяләячәкләр. Саллы гына керем дә көтелә. Ә күңел күтәренкелеге сезгә эшләргә, иҗат итәргә тагын да күбрәк дәрт, дәрман бирәчәк.

Арыслан (23 июль-23 август)
Атнаның икенче яртысы күп кенә мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү өчен яхшы. Мәнфәгатьләрегезгә зыян китермичә генә компромисска килү мөмкинлеге туачак. Сәламәтлегегез турында кайгыртырга онытмагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Сезне кызыклы кешеләр белән аралашу көтә. Балаларыгыз һәм күршеләрегез белән мөнәсәбәтләрегезне яхшырту өчен уңай вакыт. Җомга көнкүреш техникасы бик үк күңелле булмаган сюрпризлар китереп чыгарырга мөмкин.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Узган казанышларыгыз белән хозурланып утырудан туктагыз, яңа үрләр яулар чак җитте. Сезнең өчен карьера үсеше белән бәйле җаваплы чор башлана. Бар игътибарыгызны эшкә юнәлтсәгез, уңыш озак көттермәс.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Мөһим эшләрнең планнарын никадәр төгәлрәк язсагыз, тормышка ашыру шулкадәр ансатрак булыр. Кемгәдер планнарыгызны үзгәртергә рөхсәт итмәгез. Катлаулы тормыш вазгыяте сезнең файдага хәл ителәчәк.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Сезгә гадәти әйберләр һәм хәтта таныш кешеләрегез дә бөтенләй яңа яктан ачылыр. Үзегез дә сизмәстән тормышыгыздагы моңарчы аңлашылмаган күп кенә нәрсәләрне ачыкларсыз. Сездәге үзгәрешләр күпләрне гаҗәпләндерер.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнаның төп вакыйгалары гаилә һәм йорт белән бәйле булырга мөмкин. Өйдәге әйберләрне урыныннан күчергәнче, башта гаиләдәгеләрнең фикере белән дә кызыксыныгыз, барысын да үзегез генә хәл итмәгез.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Пәнҗешәмбе күп нәрсәгә сәләтле булуыгызны җитәкчегезгә исбатларга туры килүе ихтимал. Тыйнаклык күрсәтегез, бу сезгә аңлашылмаучылыклардан котылу мөмкинлеге бирәчәк.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Эшчәнлекнең яңа төренә күчү, карьерада үзгәрешләр көтелә. Бу – матди хәлегез күпкә яхшыра дигән сүз. Җомга көнне теләсә нинди эш сезгә җиңел биреләчәк. Бу атнада сезне мәхәббәт, романтика һәм онытылмас күрешүләр көтә.

Фото: /pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading