Шәһри Казан

Йолдызнамә (11-18 август)

Теләкләрегез үзгәреп кенә тора, нәрсә теләгәнегезне үзегез дә белмисез бугай. Эшләрегез таудай өелгән, ә кулыгыз берсенә дә бармый. Ә сезгә йолдызлар ни вәгьдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Уңышлы атна. Киләчәктә саллы гына керем китерә торган кызыклы эшләр барлыкка киләчәк. Яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге туачак, баш тартмагыз, алдагы көндә кирәге чыгачак.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Курыкмыйча берюлы берничә төрле эшкә тотына аласыз. Тик көчегезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез: башта иң мөһим эшләрегезне башкарыгыз. Карьера  өлкәсендә уңыш елмаерга охшап тора.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Аралашу даирәгездәге ялагай кешеләрдән сак булыгыз. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз, югыйсә, тигез урында бәхәсләсләшеп китүегез ихтимал. Конфликтларны вакытында чишәргә өйрәнегез.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Ашыкмагыз, кабаланмагыз. Җиде кат уйлап, бер кат кисегез. Курыкмагыз: сезнең проблемаларыгызның күпчелеге чүп кенә. Атна ахырында күп сорауларыгызга ачыклык керер.  

Арыслан (23 июль-23 август)
Теләкләрегез үзгәреп кенә тора, нәрсә теләгәнегезне үзегез дә белмисез бугай. Эшләрегез таудай өелгән, ә кулыгыз берсенә дә бармый. Ялкаулыкка бирешмәгез, калган эшкә кар ява.   

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Бары тик үзегезгә генә ышаныгыз, интуициягезгә таяныгыз. Чит кешеләрдән киңәш сорарга ашыкмагыз. Ул барыбер проблемагызны чишәргә ярдәм итмәс. Күптән аралашмаган дусларыгыз белән очрашу өчен яхшы вакыт.  

Реклама

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Баштанаяк эшкә чумачаксыз һәм... шуннан бик зур рәхәтлек кичерәчәксез. Әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрдән тиз котылу сезгә тагын да күбрәк көч-куәт өстәячәк.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тынгысызрак атна булырга охшап тора. Бер эшләгән эшегезне яңадан эшләргә, туры килүе мөмкин. Бу сезнең ачуны китерәчәк. Тынычланыгыз, барысы да яхшы булыр. Үзегезгә яңа шөгыль уйлап табыгыз.  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Атнаны файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Акча белән бәйле мәсьәләләрге уңышлы хәл итәчәксез. Ялларыгызны гаиләгезгә багышлагыз, алар сезнең игътибарыгызга сусаган.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Эш урынында күп нәрсәнең сез дигәнчә килеп чыкмавы ачуыгызны китерә. Артык борчылмагыз, сәламәтлегегез турында уйлагыз. Өйдәге эшләрегезне озакка сузмый гына, вакытында хәл итегез.   

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Булмый инде бу, дип, кул селтәгән эшегездә уңышка ирешерсез. Чөнки башкалар күрмәгәнне дә күрә беләсез. Хезмәттәшләрегез сезне кайбер мәсьәләләргә җитди карамый, дип уйларга мөмкин. Алар фикерләрен үзгәртәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март)
Ял кирәк. Сез бик нык арыйсыз, сәламәтлегегез турында уйлагыз. Вакытыгызны күбрәк якын кешеләрегезгә багышлагыз. Алар белән аралашу сезнең кәефегезне күтәрер. Атна азагында зур сөенеч килеп ирешер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: