16+

Йолдызнамә (12-19 гыйнвар)

Игътибарыгызны иң мөһим эшләргә һәм мөнәсәбәтләргә юнәлтергә кирәк. Тегендә дә, монда да булырга тырышмагыз. Сезгә икесенең берсен сайларга туры киләчәк.

Йолдызнамә (12-19 гыйнвар)

Игътибарыгызны иң мөһим эшләргә һәм мөнәсәбәтләргә юнәлтергә кирәк. Тегендә дә, монда да булырга тырышмагыз. Сезгә икесенең берсен сайларга туры киләчәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Яңа планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыру өчен уңай вакыт җитә. Тәкъдимнәрне һәм мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Кирәкмәгән уйлар  уйлап башыгызны катырмагыз, барысы да әйбәт булачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада карьерага кагылышлы көтелмәгән үзгәрешләр булуы ихтимал. Җиңел килгән җиңүдән башыгыз әйләнмәсен, аны кабатлау мөмкинлеге һәм тагын да күбрәк уңышларга ирешү турында уйлагыз.  

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Әгәр тирә-юньдәгеләргә артыгын сөйләмичә, сиздермичә хәрәкәт итсәгез, сезнең планнарыгыз һәм ниятләрегез бик тиз тормышка ашырырылыр. Бигрәк тә, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрендә. Ялларда гаиләгә һәм йортка күбрәк вакыт һәм игътибар бирегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада сез идеяләрегезне хуплый торган фикердәшләр табарсыз. Сездә иҗади күтәрелеш вакыты, шуңа күрә моннан файдаланырга тырышыгыз. Җомга - яңа компаниядә игътибар үзәгендә булырсыз һәм яңа дуслар яки эшлекле партнерлар табарсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Әгәр дә сез күптәннән нәрсәнедер тормышка ашырырга җыенасыз икән, бу атна моның өчен иң яхшысы. Шик-шөбһәләрне читкә куеп, җиң сызганып эшкә тотына торган вакыт. Якшәмбе көнне балаларыгыз сезнең өчен ниндидер мөһим нәрсә әйтергә мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Күп вакытта дәшми калуыгыз яхшырак, бу сезне кирәкмәгән кычкырыш-талаштан коткарачак. Атна уртасында төрле бюрократик проблемалар белән очрашырга туры киләчәк, ләкин моны җиңелү дип кабул итмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сабыр булырга тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әгәр теләсәгез, бу атнада сез күп нәрсәгә ирешә аласыз. Моның өчен үз-үзең белән гармониядә булырга, күзәтүчәнлекне арттырырга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең мәнфәгатьләрен эчке тоемлау белән аңларга кирәк булачак. Ял көннәрендә балаларыгыз сездән игътибар һәм теләктәшлек көтә.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сез югарыга таба хәрәкәт итәсез, ләкин, бик тиз. Ял итәргә һәм кайчакта тизлекне киметергә онытмагыз. Җитәкчелектән кызыклы тәкъдим ирешергә мөмкин, шуның бәрабәренә сезнең керемнәрегез артачак. Шәхси тормышыгызда, ниһаять, үзегез теләгәнгә ирешерсез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Тәвәккәл таш яра, ди. Тәвәккәл булудан курыкмагыз. Әмма хезмәттәшләрегезгә һәм җитәкчегезгә түземсезлегегезне күрсәтмәгез, югыйсә бөтен эшегез кирегә китәчәк. Сез таулар күчерергә һәм үзегезне бөтен яктан күрсәтергә сәләтле. Сезнең абруегыз һәм тирә-юньдәгеләргә йогынтыгыз арта.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Шактый актив атна. Карьера, дуслар һәм тормыштагы башка өлкәләр дә беркайчан да булмаганча әйбәт булачак. Җилкәгездән тау төшкән кебек тоелыр. Үзгәрергә, яраклашырга тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Игътибарыгызны иң мөһим эшләргә һәм мөнәсәбәтләргә юнәлтергә кирәк. Тегендә дә, монда да булырга тырышмагыз. Сезгә икесенең берсен сайларга туры киләчәк. Сезгә партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә үз мәнфәгатьләрегезне якларга туры килер. Эштә турыдан-туры сезгә мөнәсәбәтле мәсьәләләрне генә гына хәл итәргә тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмас өчен, сезгә инициатива күрсәтергә кирәк. Алдану ихтималы бар, бигрәк тә күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрдә. Иске дусларыгызны исегезгә төшерегез, бәлки, аларга сезнең ярдәмегез кирәк булыр. Ял көннәрен гаиләгез һәм балаларыгыз белән үткәрегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading