16+

Йолдызнамә (13-20 июль)

Тормышыгызда ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла: сез эшләгән оешманы үзгәртеп кору яки җитәкчелекне алыштыру, эштән кыскартулар, һ.б. Әмма сезнең өчен бу үзгәрешләр уңай булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.

Тормышыгызда ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла: сез эшләгән оешманы үзгәртеп кору яки җитәкчелекне алыштыру, эштән кыскартулар, һ.б. Әмма сезнең өчен бу үзгәрешләр уңай булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Шәхси һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә - гармония һәм канәгатьлек хисе хөкем сөрә. Атна ахырында тырышлыкларыгызның нәтиҗәләрен күреп сөенерсез. Эш урынын алыштыру, шулай ук тормышны кардиналь үзгәртү өчен кулай вакыт. Карьерагызда яңа этап башлана.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегезне бераз җанландырып җибәрү өчен бик яхшы вакыт. Эштә, эшлекле өлкәдә, гомумән алганда, барысы да яхшы, ә бу исә, якыннарыгыз өчен вакыт табарга мөмкинлек бирә. Күңел күтәренкелеге һәм илһам, эчке тынычлык һәм рәхәтлек чоры.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Коллективтагы уңай психологик атмосфера яхшы матди нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итәчәк. Сезне  җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә хуплаячак. Әгәр өстәмә керем чыганакларын эзләсәгез - сезгә уңыш елмая. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Физик һәм матди ресурсларыгыздан сак файдаланырга тырышыгыз. Юкка көчегезне һәм акчагызны бетермәгез. Шәхси мөнәсәбәтләрдә игътибарлырак булыгыз. Үзара дәгъвалар нигезсез, җитди гаилә кризисын китереп чыгарырга мөмкин. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Тормышыгызда кискен үзгәрешләр булачак. Ләкин аның кайсы якка булуы - сезнең гамәлләрегезгә бәйле. Һәрхәлдә, сезнең өчен яңа офыклар ачылачак. Сезгә социаль өлкәгә күбрәк вакыт бирергә туры киләчәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Үзегезгә генә таяныгыз, сезгә карата эштә дә, өйдә дә билгеле бер таләпләр куярга мөмкиннәр. Үз позициягезне, карьерагызны, статусыгызны сакларга теләсәгез, үз-үзегезгә бикләнергә түгел, ә фикерегезне дөрес итеп җиткерергә тырышырга туры килер. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әйләнә-тирәдәгеләр, бәлки, сезнең планнарыгыз һәм үз-үзегезне тотышыгызга бераз гаҗәпләнер һәм сезне башкача кабул итәр. Чынлыкта, сезнең тормышыгызда уңай үзгәрешләр бара, дөньяны кабул итүегез үзгәрә, яңа максатлар барлыкка килә. Башка кешеләрнең киңәшләренә һәм тәнкыйтенә азрак колак салыгыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тормышны яңача бәяләү, кайбер карашлардан баш тарту, киләчәккә планнар төзү чоры. Партнерлар белән җитди сөйләшүләр өчен уңай вакыт - барлык мәсьәләләрне дә үз файдагызга хәл итәрсез. Яңа әйбәт проектларга тотынырга туры килер.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Катлаулы атна, эшләрдә ачыктан-ачык алга китеш күзәтелми, сезгә тәгәрмәчтәге тиен сыман йөгерергә туры килер. Әйләнә-тирәдәгеләрне азрак тәнкыйтьләргә тырышыгыз, инициативаны үз кулларыгызга алыгыз да, эшләгез! Әгәр эшнең сыйфатлы башкарылуын теләсәгез - аны мөстәкыйль эшләгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тормышыгызда ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла: сез эшләгән оешманы үзгәртеп кору яки җитәкчелекне алыштыру, эштән кыскартулар, һ.б. Әмма сезнең өчен бу үзгәрешләр уңай булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Һәр мәгълүматны игътибар белән анализлагыз, кеше арасында булырга тырышыгыз – шул рәвешле сезгә эштәге вәзгыятькә җайлашу җиңелрәк булачак. Финанс эшләре активлаша - сезгә бурычларын кайтарырга, премия түләргә яки узган хезмәтләрегез өчен бүләк яки мактау грамотасы бирергә мөмкиннәр. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Кешеләргә артык тәнкыйть күзе аша каравыгыз аркасында, үз адресыгызга, сезнең белән аралашу авыр, дигән сүзләр ишетүегез ихтимал. Бераз салкын акылны эшкә җиксәгез, мәхәббәт өлкәсендә гармониягә ирешә алырсыз. Эшлекле өлкәдә файдалы тәкъдим килеп ирешер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading