16+

Йолдызнамә (14-21 декабрь)

Бу атна сезгә сөенеч өстенә сөенеч китерер. Ниһаять, “миннән булмый” дигән эшләрне “йөгәнләрсез”. Моңа үзегезнең дә исегез китәр.

Йолдызнамә (14-21 декабрь)

Бу атна сезгә сөенеч өстенә сөенеч китерер. Ниһаять, “миннән булмый” дигән эшләрне “йөгәнләрсез”. Моңа үзегезнең дә исегез китәр.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Әгәр дә сезне үпкәләтсәләр, ачуыгыз килгәнне күрсәтеп, бәхәскә керергә кирәкми, чөнки сездән нәкъ менә шуны көтәләр дә инде. Елмаегыз, үзләренең ачулары килсен!

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Гайбәт сөйләргә дә, тыңларга яратмасагыз да, үзегез дә сизмичә, гайбәткә кушылып китәргә мөмкинсез. Кеше сөйләгәнне генә колагыгызга киртләп куйсагыз, яхшырак булыр.   

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Ниндидер четерекле карар кабул итәргә туры килүе ихтимал. Бу сезнең үзегезгә ышап та бетмәскә мөмкин. Әмма моннан баш тартмавыгыз яхшырак.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Вак-төяк хата ясау аркасында, бераз уңайсызрак хәлгә калу куркынычы бар, шуңа күрә, эшкә дә, уку да җитдирәк, җаваплырак карагыз. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, бу көн белән яшәгез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бөтен нәрсәне дә ахмак адымнар кулланып хәл итәргә мөмкин анысы,  тик ахыр чиктә көлкегә кала күрмәгез. Югыйсә, ул турыда исегезгә төшереп бик озак вакыт сездән көләргә мөмкиннәр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Максат куйгансыз икән, бернигә карамый аны тормышка ашырырга тырышыгыз. Булдыра алмыйм, дип утырсагыз, чыннан да берни дә килеп чыкмаячак. Ә болай һич югы тәҗрибә туплыйсыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашырга, күрешергә тырышыгыз. Аларның  җылы сүзе һәм киңәше сезгә бик тә кирәк. Үзегезне кечкенә генә булса да яңа әйбер алып сөендерегез. Бу атнада яхшы хәбәр көтегез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
 Әгәр дә эшли алмыйсыз икән, беркемгә бер нәрсә ышандырмагыз, сүз бирмәгез. Ниндидер сәбәпләр аркасында сүзегездә тора алмасагыз, моны гел исегезгә төшереп торырлар, ә бу сезгә кирәкме? 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) 
Сезгә хәзер киңәш кирәк. Читенсенмәгез, танышларыгызның, якыннарыгызның һәрберсеннән сорагыз. Шул рәвешле, тәгаен бер фикергә килерсез. Ә ошамый икән, беркем дә сезгә аларны файдаланырга мәҗбүр итми.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) 
Бөтен кешегә дә ярап бетә алмассыз. Сездән ярдәм сорамаган кешегә булышырга ашыкмагыз. Болай да “муеныгызга менеп атланган” кайберәүләрне җилкәгездән селкеп төшерәсегез бар.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ялкаулыкка бирешмәсәгез, күп нәрсәгә ирешерсез. Ләкин буш хыялларга вакытыгызны әрәм итмәгез. Сезгә бераз кырысрак булырга, сүзегезне батырып әйтергә өйрәнергә кирәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атна сезгә сөенеч өстенә сөенеч китерер. Ниһаять, “миннән булмый” дигән эшләрне “йөгәнләрсез”. Моңа үзегезнең дә исегез китәр. Һәм бу сезнең өчен бик зур этәргеч булыр. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading