Бу атнада эшегез күп булыр, бөтен җиргә өлгерер өчен, сезгә тырышырга туры килер. Пәнҗешәмбе көнне үзегезне файдасыз очрашулардан һәм буш сөйләшүләрдән саклагыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эштәге вакыйгаларны җентекләп анализларга һәм уйланылмаган гамәлләр кылмаска тырышыгыз, югыйсә проблемалар булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне сәфәрләр уңышлы булачак.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез, ниһаять, бу атнада планнарыгызны һәм ниятләрегезне тормышка ашыра башлаячаксыз. Ләкин игътибарлы булыгыз: эшләп бетермәү дә, артык эшләү дә сезнең файдага түгел.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Азрак эшләргә, ешрак табигатьтә йөрергә, дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырга тырышыгыз. Сез барлык эшләрегезне дә диярлек аеруча көч куймыйча гына башкарып чыга аласыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атна вакыйгалары сезгә үткәннәрнең кабатлануы булып тоелырга мөмкин, ләкин проблемаларны хәл итү өчен сыналган алымнарны кулланырга кирәкми. Яңа вариантларны эзләгез.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Эшләрегезне кичектермәгез. Калган эшкә кар ява. Җомгага кадәр барлык мөһим эшләрегезне төгәлләсәгез яхшырак булыр. Җомга көнне бәхәсләрдән ераграк йөрергә тырышыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Киләчәккә планнар төзү өчен яхшы вакыт, алар алга таба һичшиксез тормышка ашачак. Тормышка карашларыгызны үзгәртергә һәм иске стереотиплардан котылырга вакыт.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнададагы вакыйгалар һөнәри эшчәнлек һәм иҗади эзләнүләр өлкәсендә активлыгыгыз артуына китерәчәк. Барысы да әйбәт булачак, мөмкинлекне ычкындырмагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бөтен дөнья көтеп торсын, ә сез кеше кушканны түгел, күңелегез кушканны эшләгез. Атна дәвамында бик күп мөһим эшләр башкарырга һәм күп акча эшләргә өлгерерсез.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бар нәрсәдә үзегез өчен файда эзләгез һәм һәр нәрсәдән дәрес алырга тырышыгыз. Үзегезнең позициягезне яклагыз, әмма дөрес түгел икәнлегегезне аңласагыз, карашларыгызны үзгәртүдән курыкмагыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Киләчәктән куркуыгызны җиңәрсез, һәм сез үз көчегезгә ышаныч тоярсыз. Барысы да яхшы булачак! Әмма үз алдыгызга дөрес бурычлар һәм максатлар куярга кирәк.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада эшегез күп булыр, бөтен җиргә өлгерер өчен, сезгә тырышырга туры килер. Пәнҗешәмбе көнне үзегезне файдасыз очрашулардан һәм буш сөйләшүләрдән саклагыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Пәнҗешәмбе көнгә кадәр барлык җитди һәм кичектергесез эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз. Кыска гына ял алырга вакыт. Сәяхәтләр уңышлы булачак.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар