16+

Йолдызнамә (16-23 ноябрь)

Әгәр теләсәгез, теләсә нинди кеше белән теләсә нинди мөнәсәбәтләрне җиңел генә җайга сала алачаксыз. Әмма ялкаулыкка бирелмәскә тырышыгыз. Бу атнада күп акча сарыф итмәскә киңәш ителә.

Йолдызнамә (16-23 ноябрь)

Әгәр теләсәгез, теләсә нинди кеше белән теләсә нинди мөнәсәбәтләрне җиңел генә җайга сала алачаксыз. Әмма ялкаулыкка бирелмәскә тырышыгыз. Бу атнада күп акча сарыф итмәскә киңәш ителә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарларны эш алмаштыру яки күчемсез милек сатып алу кебек күңелле мәшәкатьләр көтә. Әгәр бераз хәйләкәрлегегезне эшкә җиксәгез, үзегез өчен күп кенә файдалы нәрсәләргә ирешерсез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Әгәр теләсәгез, теләсә нинди кеше белән теләсә нинди мөнәсәбәтләрне җиңел генә җайга сала алачаксыз. Әмма ялкаулыкка бирелмәскә тырышыгыз. Бу атнада күп акча сарыф итмәскә киңәш ителә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Тәвәккәллек һәм тырышлык кебек сыйфатларыгызны эшкә җиксәгез һәм җиң сызганып эшкә керешсәгез, берничә айга куелган планнарыгызны бер-ике атнада башкарып чыгарсыз. Өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Уку, эш мәсьәләләрен хәл итү өчен кулай вакыт. Тормышыгызда уңай үзгәрешләр, күңелле очрашулар, күрешүләр көтелә. Хыялыгызны тормышка ашыру өчен каяндыр акча керү ихтималы зур. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Сәер булып күренүдән курыкмагыз, фикерегезне кычкырып әйтергә оялмагыз. Максатыгызга ирешергә ярдәм итә торган форсатларны кулдан ычкындырмагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атнада сезгә йоклап ятарга ирек куймаслар кебек. Әле бу яктан, әле икенче яктан төрткәләүчеләр күп булырга охшап тора. Борыныгызны төшермәгез, башыгызда гел матур уйлар булсын. Яраткан кешегезнең ярдәменә өметләнә аласыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән әйтемне бу атнада шигарь итеп алыгыз. Чакырган җиргә барыгыз, вакыт юк, дип баш тартмагыз. Бу сезнең өчен яңа эшлекле һәм шәхси элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннар өчен бу шактый киеренке атна. Башланган эшләрегезне төгәлләп бетерегез. Өстегездән тау төшкәндәй җиңеллек тоярсыз. Юлга чыкканда калын итеп киенегез, салкын тидерә күрмәгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Агым уңаена йөзмәгез, үз сүзегезне әйтергә, үзегез теләгәнчә эшләргә өйрәнегез. Кешене тыңлагыз, үзегезчә эшләгез. Атна азагы ремонт эшләрен башлап җибәрү өчен уңайлы. Башланган эш – беткән эш, курыкмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бурычлары булган Кәҗәмөгезләр, әҗәтләреннән котылыр. Тыныч булыгыз: барысы да сез теләгәнчә килеп чыгарга тиеш. Балаларыгызны уңышлары өчен мактагыз, ул аларга алдагы уңышларга этәргеч бирәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Көтелмәгән күңелле вакыйгалардан сез бик канәгать калырсыз. Хәтта алдагы көннәргә куйган планнырыгыз чәлпәрәмә килгәнгә дә ачуыгыз килмәс. Киресенчә, алар сезне эшкә илһамландырачак.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күп кенә проблемаларыгыз үзеннән-үзе хәл ителер. Сез моңа үзегез дә аптырашта калырсыз. Ләкин бу кул кушырып утырырга кирәк дигән сүз түгел. Яткан таш астыннан су акмый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading