16+

Йолдызнамә (17-24 июнь)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Йолдызнамә (17-24 июнь)

Бары бездә генә иң шәп, төгәл йолдызнамә!

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарларга җитди карарга кабул итәргә туры киләчәк. Йолдызлар сезгә игътибарлырак булырга куша. Акча белән бәйле мәсьәләләрдә бигрәк тә. Юлыгызда икейөзле кешеләр очрарга мөмкин. Хатын-кыз Кучкарлар ир-атларда хөрмәт казанырга мөмкиннәр. Ә ир-атларның гаилә корып җибәрүләре ихтимал.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозаулар тормышка позитив күзлектән карый. Һәм аларга бар яктан да уңыш елмая. Бу атнада сез, ниһаять, эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәсен күрәчәксез һәм ул сезгә бик зур канәгатьлек бирәчәк. Атна уртасында кулыгызга зур күләмдә акча керергә мөмкин. Ялларда исә дусларыгыз белән күңел ачу көтә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләр дусларының үзенә телефоннан сирәгрәк шалтыратуларына игътибар итәр. Бәлки соңгы вакытларда сез үзегез аралашудан читләшә башлагансыздыр? Бәлки эшегез муеннан ашкандыр? Үпкәләгәнче, сәбәпне үзегездән эзләгез. Вакытыгызны аралашуларга күбрәк сарыф итәргә тырышыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслалар өчен бу атна мәшәкатьлерәк булачак. Сез тәгәрмәчтәге тиен сыман: бар эшкә дә өлгерергә тырышасыз, әмма берсен дә ахырына җиткереп бетерә алмыйсыз. Эшегез бөтен вакытыгызны алса да, уңай якка бернинди дә үзгәреш юк. Бәлки сезгә яңа эш эзли башларга вакыт җиткәндер ә?

Арыслан (23 июль – 23 август)
Хатын-кыз Арысланнар өметсезлеккә бирелергә мөмкин, чөнки күптән ышандырган эш урынын бүтән кешегә тәкъдим итүләре бар. Хыяллар чәлпәрәмә килде дип, күңелегезне төшермәгез, моны ничек бар, шулай кабул итәргә тырышыгыз. Атна ахырында икенче бер эш турында сөйләшергә, очрашуга чакырырга мөмкинәр. Ашыгыч карарлар кабул итүдән сак булыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сак һәм уйлап эш итә торган Кызларның күңелендә давыл. Максатына ирешер өчен ул тәвәккәл адымнар ясарга да риза. Пәнҗешәмбе аралашу өчен авыр көн, шуңа күрә ирегез яки хатыныгыз белән араларыгызны суытырга, үпкәләшергә тырышмагыз. Киресенчә, араларны җылыту юлын эзләгез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үз дигәнегезгә ирешү өчен менә дигән вакыт. Барысы да сез теләгәнчә бара. Үзегезнең кирәклегезне сизәсез һәм шуңа күрә үз-үзегезгә ышанычыгыз да арта. Җитәкчегезнең дә сезгә карата мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә. Өйдәге мөнәсәбәтләр дә яхшы якка үзгәрәчәк. Атна ахырында күптән хыялланган әйберегезне сатып алырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннар кыю проектларга алына. Бу атна акча мәсьәләсендә дә уңышлы булачак. Сатып алырга фатир эзләгән булсагыз, белдерүләргә игътибарлырак булыгыз, берсе сезгә туры киләчәк. Бу атна романтик танышу һәм очрашуларга бай. Табигатьтә ял итү өчен бик матур вакыт.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларның күңел төшенкелегенә бирелгән мәле. Алар буш вәгъдәләрдән арып, күңелләренә тынычлык эзлиләр. Җитәкчегез белән уртак тел табарга тырышыгыз. Эшегезне күрсәтә алсагыз, хәлегез күпкә яхшырачак. Укчылар шәхси тормышларындагы аңлашылмаучанлыклар өчен дә борчыла. Җитди сөйләшүләрдән курыкмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләр бу атнада үзләрен дорфа һәм әдәпсез тота. Кешеләр белән каршылыкка кермәскә тырышыгыз, бу якын дустыгыз белән ачуланышу белән тәмамланырга мөмкин. Иң авыр көннәр – чәршәмбе һәм җомга. Шуңа күрә тынычланыр өчен чраткан шөгылегез белән булса да шөгыльләнегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларга ял кирәк. Сез бик күп эшлисез, сәламәтлегезгә игътибарлырак булсагыз, комачауламас иде. Эшегезне бераз киметкән очракта да, акча ягыннан әллә ни үзгәреш сизмәссез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыкларның күңеле күтәренке. Планлаштырган эшләрнең тормышка аша баруы аларны сөендерә. Ниһаять, Балыклар күптән борчыган матди мәсьәләләрне дә уңай хәл итәчәк. Ялларыгызны да алдан планлаштырып куйсагыз, яхшырак булыр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading