16+

Йолдызнамә (19-26 август) 

Сезнең каршыда яңа мөмкинлекләр ачыла. Тормышларында кардиналь үзгәрешләр барлыкка килә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр.

Йолдызнамә (19-26 август) 

Сезнең каршыда яңа мөмкинлекләр ачыла. Тормышларында кардиналь үзгәрешләр барлыкка килә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр.

Кучкар (21 март - 20 апрель)  
Атна уңай кичерешләр йогынтысында узар. Аек акыл белән эш итсәгез, эшләрегезне бик җайлы гына башкарып чыгарсыз. Озак еллар күрешмәгән дусларыгызның кунакка килеп чыгу ихтималы бар. Кайбер Кучкарларны көтелмәгән күңелле сәяхәт көтә.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Бөтен нәрсә дә сез дигәнчә генә бармаганга хафаланмагыз. Борчылмыйча гына, хәлләр җайланганны тыныч кына көтегез. Ахыр чиктә барыбер сез дигәнчә булачак. Эшлекле даирәләрдә сүзегезне уйлап сөйләргә, интригалардан ераграк булырга тырышыгыз, таякның авыр башы сезгә төшмәсен.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Эштә игътибарлырак булыгыз. Вак-төяк аңлашылмаучанлыклар аркасында эшегездән колак какмагыз. Сезгә кушкан эшне кеше җилкәсенә аудармагыз, үзегез эшләгез. Атна ахырында якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы зур, телегезне тыегыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кәефегез алышынып кына тора. Ләкин ни генә булмасын, сез максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Күптән күңелегезне тырнап торган мәсьәләне ниһаять хәл итәрсез. Кайбер Кыслаларда тормышларын үзгәртәсе килү теләге зур. Дуслар исемлегеннән кемнедер сызып атканчы, яхшылап уйлагыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Бер максат куйгансыз икән, шуңа ирешер өчен бөтен көчегезне куегыз. Бер эшне башлап, икенчесен ташлап, вакытыгызны гына кирәкмәгәнгә сарыф итәсез. Ихтыяр көчегезне туплагыз, ул сезгә хәзер бик кирәк. Атна ахыры романтик очрашулар вәгъдә итә.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Кызларның тын алырга да вакытлары да булмас кебек: алар башлары белән эшкә чумачак. Күңелләренә ятышлы эш булгач, ничек ахырына җиткергәннәрен үзләре дә сизми калырлар. Акча керү аларның эшләү теләген тагын да арттырыр. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)  
Бу атнада Үлчәүләр бик күп нәрсәгә өйрәнерләр. Бу күп өлкәгә: һөнәргә дә, эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Кайсы җирдә хата җибәргәнегезне, нәрсәне дөрес эшләмәгәнегезне аңлагач, нәтиҗәләр ясавы җиңелрәк булыр. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның кәефе юк. Бөтен дөнья сезгә каршы сыман булып тоела. Ләкин, чынлыкта ул сезнең эчке халәтегез генә. Сезгә тынычланырга һәм хис-кичерешләрегезне йөгәндә тотарга тырышырга кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык аласыз. Беренче чиратта үзегез турында уйлагыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчылар каршында яңа мөмкинлекләр ачыла. Тормышларында кардиналь үзгәрешләр барлыкка килә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр. Узара ярдәмгә һәм хөрмәткә корылган мөнәсәбәтләр күңелегезгә җылы бирер. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең бәхеттән исергән мәле. Аларга гадәтләнгән эш бертөрле һәм кызыксыз булып тоела башлый. Үзләрен бүтән бер өлкәдә сынап карыйсылары, яңа һөнәр үзләштерәселәре килә. Атна ахырында күңелле хәбәр килеп ирешер. Кызыклы тәкъдимнән баш тарта алмассыздыр, мөгаен.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларның дәрт-дәрманы ташып тора. Эшләре дә җырлап бара. Бу халәт аларның үзләренә дә ошый: канәгатьлелек йөзләренә чыккан. Берсен үзләренә бер күрүдә гашыйк итәләр. Һәм... үзләре дә башларын югалтып гашыйк булалар. Кыскасы, күңелле атна.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бар, курыкмаска гына кирәк. Нинди генә эшкә тотынсаң да, уңыш белән төгәлләнә торган атна. Максатларыгыз бер төрле булган кешеләр белән берләшшеп, уртак эш башлап җибәрер өчен шәп вакыт.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading