16+

Йолдызнамә (19-26 февраль)

19 февральдән 26 февральгә кадәр йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

19 февральдән 26 февральгә кадәр йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Сезгә сынауларны җиңәргә туры киләчәк. Элек алынган тәҗрибә сезгә ярдәмгә киләчәк. Эшлекле мөнәсәбәтләрдә төптән уйлап эш итәргә кирәк. Ышанычыгызны яуларга омтылучыларның барысына да ышанырга кирәк түгел. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бу атнада сезгә күп нәрсә эшләргә туры киләчәк. Куелган максатларга һәрвакытта да җиңел генә ирешеп булмасын үзегез дә аңлыйсыз. Бирешмәсәгез, көткәннән дә күбрәк уңышка ирешерсез. Элек тыныч кына аралаша алмаган кешеләр белән уртак тел табу өчен кулай вакыт бу. Финанс мәсьәләләрен хәл иткәндә игътибарлы булыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атнада уңай тенденцияләр йогынтысы өстенлек итә. Моннан оста файдаланганда, уңыш елмаю ихтималы зур. Күпчелек Игезәкләр катлаулы эшләрдә уңышка ирешә, үз позицияләрен ныгыта. Проблемалар булырга мөмкин булган бердәнбер өлкә - финанслар. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Атна башында сак булырга кирәк. Бигрәк тә мөһим эшләрне планлаштырганда. Күп нәрсә план буенча бармый, ә Кыслалар көтелмәгән хәлләргә кайчак әзер түгел. Киңәшләр бирүчеләрне тыңла, интуицияң кушканча эшлә. Атна ахыры романтик сюрпризларга юмарт булачак.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Тынычсыз, ләкин бик кызыклы атна. Эш күплектән бишкә ярылырдай булырсыз. Ләкин эш нәтиҗәсе елмаерга мәҗбүр итәчәк. Командировкаларга гадәттәгедән ешрак чыгарга кирәк булуы Арысланнарны ялыктыра. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу да җиңел түгел. Вак-төяккә җиңелрәк карагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Атна башы киеренке башланды. Эштә аңлашылмаучанлыклар, җитәкчелек белән конфликтлар булырга мөмкин. Элек дус дип санаган кешеләрнең хәзер дәгъва белдерүе сезне үпкәләтә. Соңгы вакытта сезне дә, якыннарыгызны да борчыган проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туа. Атна азагы уңай булачак. Кайбер Кызларның күптәнге хыяллары тормышка ашачак.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Кайбер кыенлыкларга карамастан, сез максатыгызга таба барасыз, атна ахырына эшегезнең әҗерен дә күрерсез. Атна кызыклы танышуларга юмарт. Гадәти булмаган очрашулар озак вакытка исегездә калыр, тормышыгызга йогынты ясар. Хәзер якыннарыгызга сезнең ярдәм һәм кайгыртуыгыз аеруча кирәк. Ярдәм сораганнарга булышудан баш тартмаска тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Атна яңа мөмкинлекләргә юл ача. Күпчелек Чаяннарга күптән хыялланган эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге туачак. Кайберәүләргә хезмәттәшлек турында кызыклы тәкъдимнәр килеп ирешәчәк. Бу атна – каядыр барып “җилләнеп” кайту өчен кулай. Хәтта кечкенә сәяхәт тә бик күп якты тәэсирләр бүләк итәчәк. 

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь) 
Аралашу өчен катлаулы атна. Яңа танышлар сезне дөрес бәяләмәскә мөмкин: аларда яхшы тәэсир калдырыр өчен, тырышырга туры киләчәк. Башлаган эшне ташламагыз, хәтта килеп чыкмаса да. Уңышсызлык - уйлаганнан баш тарту өчен сәбәп түгел. Ә тагын бер омтылыш ясап карарга этәргеч.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Яхшы атна. Интуициягезгә игътибарлы булыгыз: беренче чиратта нинди эшкә алынырга кирәклеген әйтеп бирер. Сезнең хәтта иң кыю идеяләрегез дә тирә-юньдәгеләргә ошар һәм үзенә эшкә чакыручылар да булыр. Шәхси мөнәсәбәтләр гармония хөкем сөрә. Гаилә белән ял итү, иске элемтәләрне торгызу, ниндидер буталчык хәлләрне ачыклау өчен кулай атна.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Ашыкмагыз. Бу гади булмаган, ялыктыргыч, әмма бик мөһим атна. Кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен, күп эшләргә туры киләчәк. Иң гади бурычларны хәл итү өчен дә күп көч куярга кирәк булуы бераз ачуыгызны китерә. Рухыгыз төшермәгез, алга таба хәрәкәт итегез. Башта кызыклы булып күренгән, ләкин бик үк файдалы булмаган мәгълүматның соңрак сезгә кирәге чыгачак. 

Балык (19 февраль- 20 март) 
Катлаулы атна: бер яктан, сездән төрле кешеләр белән аралашу таләп ителә, икенче яктан, сезнең ялгызлыкта калып фикерләрегезне тәртипкә саласыгыз килә. Аңлаешсыз, киеренке хәлләр сезнең көчегезне ала,  дөрес карар кабул итә алмый аптырыйсыз. Гадәти булмаган һәм кыю планнарны тормышка ашыра башлаячаксыз.  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Да,понравилось,потому-что я верю

    Мөһим

    loading