16+

Йолдызнамә 2-9 февраль

Вакыйгаларны ашыктырырмагыз, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Кичәге үпкәләшкән кешеләрегез белән бу атнада дуслашырга мөмкинсез. Йолдызлар сезгә ни вәгьдә итә икән?

Йолдызнамә 2-9 февраль

Вакыйгаларны ашыктырырмагыз, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Кичәге үпкәләшкән кешеләрегез белән бу атнада дуслашырга мөмкинсез. Йолдызлар сезгә ни вәгьдә итә икән?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Үзегезнең нәрсә теләгәнегезне белмәсәгез, интуициягезне тыңлагыз. Максатларыгызга ирешү җиңел булмаячак. Курыкмыйча, алга атлагыз. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз, бар да яхшы булачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Уңышлы атна. Әгәр сезгә эшегезгә аяк чалып, кәефегезне төшерергә тырышсалар, игътибар итмәгез, киң итеп елмаегыз гына, чөнки барысы да сезнең файдага хәл ителәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кызыклы вакыйгалар көтелә. Һөнәри өлкәдә уңышлар,  эштә тотрыклылык, шәхси тормышыгызда сөенечләр мулдан булыр. Сезне мәхәббәт, романтика, көтә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яңа танышкан кешеләргә игътибарлырак булыгыз, артык ачылып китмәгез. Әмма караңгы чырай да күрсәтмәгез. Бу атнада ашыгыч карарлар кабул итәргә кирәкми.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Эшегездә уңышларга ирешәсегез килсә, башкалар алдында борыныгызны күтәрмәгез, акыл сатмагыз, ә гадирәк булыгыз. Гадилек сезгә зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Һөнәри тәҗрибәгез белән уртаклашудан курыкмагыз. Бу сезнең хезмәттәшләрегез алдында абруегызны күтәрер. Ялгыш адымнар ясаудан сак булыгыз, ул күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада ниһаять, дусларыгыз белән күптән көтелгән сәяхәткә чыгарга ният кылырсыз кебек. Әмма юлга чыгар алдыннан эшлисе эшләрегезне эшләп бетереп калдырыгыз. Ничек булса да барысына да өлгерергә һәм беркая да соңга калмаска тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туачак, мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Карьера үсеше көтелә. Тормышыгыздагы үзгәрешләргә каршы тормагыз,  мондый мөмкинлек бүтән булмаска мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Гаиләдәгеләрне артык контрольдә тотарга омтылып, үзегезгә кирәкмәгән проблемалар тудырасыз. Эштә дә, өйдә дә өстегезгә артык җаваплылык өясез – кирәкми! Сезне бик сөендерерәчәк мәгълүмат килеп ирешер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Карьерада көтелмәгән үсеш көтелә. Эшегезнең югары бәяләнүен күрү күңелле. Бу сезнең эшкә сәләтегезне тагын да арттырачак. Әмма һәрвакыт эш турында гына уйламагыз, бераз ял итәргә дә кирәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Вакыйгаларны ашыктырырмагыз, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Кичәге үпкәләшкән кешеләрегез белән бу атнада дуслашырга мөмкинсез. Ялларда табигатькә чыгарга, дусларыгыз белән аралашырга тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Тормышыгызның берьюлы берничә өлкәсендә күңелле үзгәрешләр көтелә. Тик юрганны үзегезгә тартырга тырышмагыз, бүтәннәрнең ихтыяҗлары турында да уйлагыз. Ялларда озак тотылмый яткан нәрсәләрне чыгарып ташлагыз.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading