16+

Йолдызнамә (2-9 март)

Атна җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай түгел. Шуңа күрә аларны икенче атнага кичектереп торсагыз яхшырак булыр. Сезгә авыр сүз әйтеп күңелегезне яралаган кеше гафу үтенер.

Йолдызнамә (2-9 март)

Атна җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай түгел. Шуңа күрә аларны икенче атнага кичектереп торсагыз яхшырак булыр. Сезгә авыр сүз әйтеп күңелегезне яралаган кеше гафу үтенер.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Яз ялгыз Кучкарларга мәхәббәт алып килә. Уйнап кына башланган мөнәсәбәтләрнең никах белән тәмамлануы ихтимал. Кучкарларның дәрте ташып тора. Ләкин сәламәтлегегезгә салкын карамагыз, үзегезне саклагыз.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар планлаштырылмаган эш сәфәренә чыгып китәргә мөмкин. Атна җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай түгел. Шуңа күрә аларны икенче атнага кичектереп торсагыз яхшырак булыр. Сезгә авыр сүз әйтеп күңелегезне яралаган кеше гафу үтенер.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Эш урынын, һөнәрен алыштыру турында хыялланган Игезәкләр ниһаять, бер карарга килә!  Аларга күңелләренә охшаган эшкә урнашу мөмкинлеге елмая. Гомумән, атна күңелле вакыйгаларга бай булырга охшаган.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Кыслалаларга бәхәсләрдән читтәрәк йөрү яхшырак булыр. Дөреслекне бәреп әйтәсегез килсә дә, дәшми калуыгыз яхшырак. Гаиләдә тавыш чыкмасын дисәгез, сабыр булырга тырышыгыз. Бу атнага сезнең девиз: күп күрмәскә һәм ишетмәскә.  

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Арысланнар һәрвакыт алдынгылар сафында булырга омтыла. Баш күтәрми  эшләп, шәхси тормышларындагы вак-төяк аңлашылмаучанлыкларны хәл итүне гел кичектереп килә. Сезгә гаиләгез турында уйларга, эштән өйгә иртәрәк кайтырга кирәк.

Кыз  24 август - 23 сентябрь
Гайбәтчеләрдән читтәрәк йөрегез. Һәр мәгълүматны җиде иләк аша үткәреп тыңлагыз. Серләрегезне сөйләмәгез. Киләчәккә планнарыгызны да теләсә кемгә сөйләмәвегез яхшырак.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Үлчәүләр, тырнак эченнән кер эзләмәгез. Якыннарыгыз белән ачуланышмагыз. Күңелегезгә ошый торган эшләр белән генә шөгыльләнегез. Күңелегез ятмаган эшкә тотынмагыз. Һәм, күңелегезне аңлый торган  кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Өйдә дә, эштә дә киеренке мөнәсәбәтләр булдырмаска тырышыгыз. Үҗәтлелегезне читкә куеп торыгыз, бәхәсләшмәгез. Эшне җайлы гына эшлим дисәгез, катлауландырмагыз. Шул чагында нәтиҗәсеннән үзегез дә, эштәгеләр дә, өйдәгеләр дә канәгать калачак.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларны күңелле яңалыклар көтә. Хезмәт хакыгызны күтәрсәләр, гаҗәпләнмәгез.  Моны  җитәкчегезнең баш күтәрми эшләвегезне бәяләве дип кабул итегез. Сезне мәхәббәт өлкәсендә дә күңелле үзгәрешләр көтә.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Акча турында хыялланып кына күктән акча яумаганын үзегез дә беләсез. Бераз күбрәк селкенергә тырышыгыз, күптәнге хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Гаиләгезгә игътибарыгызны кызганмагыз.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Катлаулы атна. Юлларда саграк булыгыз. Ашыгып карарлар кабул итмәгез. Кирәкмәгәнгә тузынмагыз, чебеннән фил ясамагыз. Каты бәрелеп, якыннарыгызны үпкәләтә күрмәгез.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Хыялларыгыз тормышка аша башлый. Сезнең күңелегезгә тынычлык иңә һәм ниндидер шатлык, сөенеч көтелә. Гаиләдә дә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә.  Ялгыз Балыкларга яз мәхәббәт алып килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading