16+

Йолдызнамә (2-9 сентябрь)

Вак-төяк күңелсезлекләр көтелә. Гайбәтчеләргә исегез китмәсен. Ялгызларның йөрәгендә сөю уты дөрләр сыман, ләкин күңелегезгә бик үк кертмәскә тырышыгыз, йөрәгегезне яраламасыннар.

Вак-төяк күңелсезлекләр көтелә. Гайбәтчеләргә исегез китмәсен. Ялгызларның йөрәгендә сөю уты дөрләр сыман, ләкин күңелегезгә бик үк кертмәскә тырышыгыз, йөрәгегезне яраламасыннар.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Гаиләдә җылы атмосфера урнашсын өчен бик нык тырышырга туры киләчәк. Акча мәсьәләсендә туган бәхәсне зурга җибәрмәскә тырышыгыз. Эштә җыелыбрак йөрсәгез әйбәтрәк булыр – кемдер сезнең урынга кызыга сыман. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Эш урынын алмаштырырга яки үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә бу эшләрне бераз кичектереп торырга киңәш ителә. Сөйгәнегезнең ачуын кабартмаска тырышыгыз, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Үпкәләшкән парларга  бер-берләренә таба адым ясамый торулары хәерлерәктер.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Могҗизаларга бай атна. Дус булып йөргән яки бергә эшләгән кешенең һич көтмәгәндә мәхәббәтен аңлатуы бар.  Үзегезне дә, башкаларны да алдамагыз, дип киңәш итә йолдызлар. Үч итеп сөйгәнегез белән арагызны өзмәгез, чит-ятларга күз атмагыз. Уйламаган җирдән акча кереп куандырыр.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Күңелле сюрпризлар көтә. Күптән аралашмаган, юлларыгыз  аерылган кешене очратырга мөмкинсез. Ябыгам дип, махсус чәйләр эчмәгез, җиде кат тирегезне чыгарып спорт белән шөгыльләнү киңәш ителми. Югыйсә, каш ясыйм дип, күз чыгаруыгыз да бик ихтимал. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Бу атнада уңыш елмаеп кына тора. Хәтта, лотерея билеты сатып алсагыз, оту ихтималыгыз да бик зур. Мәхәббәт өлкәсендә җитди адымнар ясарга ашыкмагыз, күңелегезне тыңлагыз: минеке дигән ярыгыз сезнеке микән? Сәламәтлегегезгә игътибар итегез. 

Кыз  24 август – 23 сентябрь 
Туганнар белән сүзгә килү ихтималы зур. Бәхәстән ераграк булыйм дип, фикерегезне аяк астына салып таптатмагыз. Сезнең күңелдәген үзегездән башка беркем дә белми. Эшләгән җирегездә дә артыгын сөйләшмәвегез хәерлерәк. Кыйммәт әйберләр сатып алуны кичектереп торыгыз. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үлчәүләргә нервыларын сакларга, кирәкмәгәнне уйламаска, борчылмаска киңәш ителә. Вакытында йокларга ятарга тырышыгыз, күбрәк саф һавада йөрегез, китап укыгыз, күңелегезгә рәхәтлек бирә торган фильмнар карагыз. 

Чаян  (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Йомшаклыгыгыздан, кешегә ышанучанлыгыгыздан файдаланып, сезнең кул белән кайнар мичтән бәлеш алырга яратучыларга “юк” дип әйтә белергә өйрәнсәгез, үзегезнең эшләрегезне эшләргә вакытыгыз күбрәк калыр. Бөтен буш вакытыгызны гаиләгезгәгә, якыннарыгызга багышлагыз. Эштәге проблемаларны өйгә алып кайтмагыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Вак-төяк күңелсезлекләр көтелә. Гайбәтчеләргә исегез китмәсен. Ялгыз Укчыларның йөрәгендә сөю уты дөрләр сыман, ләкин күңелегезгә бик үк кертмәскә тырышыгыз, йөрәгегезне яраламасыннар. Ә менә эшлекле даирәдә Укчыларны уңышлар көтә. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь – 20 январь) 
Атнагыз командировкада үтәр. Гаиләдә аларның дөрес карар кабул итүен көтәләр. Кәҗәмөгезләрнең тиз арада эшлисе эшләрнең күплегеннән башлары әйләнгән. Хәтта аларның ерак утрауга качасылары килә. Качудан файда юк, аларны барыбер эшләргә кирәк! Иң яхшысы –эшне тигезләп гаиләдәгеләргә бүлеп бирү. 

Сукояр  (21 январь – 18 февраль) 
Керемнәр арту ихтималы зур, карьера үсеше дә көтелә. Коры-сары ашап йөрүдән туктагыз, дөрес туклануга күчегез. Тирә-юнегездәгеләргә бераз гына кырысрак булсагыз да, комачауламас. Алайса муеныгызга менеп атланырга да күп сорамаслар. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларның эше бетмәс кебек күп тоелса да, ерып чыгасыларына аз гына да шикләнмиләр. Аларның кәефләре күтәренке, шуңа күрә, барлык эшләрен дә җайлы гына эшләп куялар. Көтелмәгәәрелерн шатлыктан кәефләре тагын да күтәрелер.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading