16+

Йолдызнамә (21-28 декабрь)

22 декабря 2022, 08:26
6635
0
1
Уку өчен 2 минут

Якыннарыгыз өчен мактау сүзләрен кызганмагыз. Алар сезнең җылы сүзегезгә, игътибарыгызга мохтаҗ. Кайчак гаилә белән бергәләшеп берәр фильм карау да берләштерә. Атна ахырында озын сәфәр көтелә.

Йолдызнамә (21-28 декабрь)

Якыннарыгыз өчен мактау сүзләрен кызганмагыз. Алар сезнең җылы сүзегезгә, игътибарыгызга мохтаҗ. Кайчак гаилә белән бергәләшеп берәр фильм карау да берләштерә. Атна ахырында озын сәфәр көтелә.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Сезнең ни дәрәҗәдә үз кыйблагызга тугъры икәнегезне сынар вакыт. Күңелегезнең иң тирән почмагына яшеренгән хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Кайвакыт тормышта бер генә шанс бирелә – файдаланып калыгыз!

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Шәхси мөнәсәбәтләрдә ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Тынычланыгыз һәм барысы да үз-үзеннән җайланыр. Соңгы тапкыр кайчан китап укыдыгыз яки бер сәбәпсез урам әйләндегез? Күңелегезгә ошаган нәрсәләр белән генә шөгыльләнеп карагыз әле.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Килеп туган вәзгыятьне анализлагыз һәм нәрсәне дөрес эшләмәгәнегезне ачыклагыз. Барысын да төзәтергә вакытыгыз бар әле. Юлларда сак йөрергә тырышыгыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Шау-шулы урыннарда, компанияләрдә булырга тырышмагыз. Тынычлыкта калу сезнең иҗади потенциалыгызны ачарга ярдәм итәр. Ышанычлы кеше белән идеяләрегезне уртаклашуның уртак бизнеска китерү ихтималы зур.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Якыннарыгыз өчен мактау сүзләрен кызганмагыз. Алар сезнең җылы сүзегезгә, игътибарыгызга мохтаҗ. Кайчак гаилә белән бергәләшеп берәр фильм карау да берләштерә. Атна ахырында озын сәфәр көтелә.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Документлар белән эшләгәндә, хата җибәрә күрмәгез - бу сезне аңлашылмаучылыктан коткарачак. Гомумән, бу атнада Кызларга игътибарлырак булырга киңәш ителә. Бигрәк тә акча белән бәйле мәсьәләләрдә.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Чыгымнарыгызны планлаштырырга өйрәнегез. Кирәкмәгән әйберләр сатып алу гадәтегезне берәр айга онытып торсагыз да була. Акчагызны җыеп бара башлагыз әле, шунда ук кесәгез калыная башлаганны сизәрсез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Йолдызлар бүгенге көн белән генә яшәмәскә киңәш итә. Максатыгызга ирешү өчен актив гамәлләргә күчегез. Уңышсызлыкларга борыныгызны төшермәгез, киресенчә, максатыгызга ирешүнең башка юлларын эзләгез.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Тулысынча эчке тоемлавыгызга таяныгыз, ул сезне һәрвакыттагыча алдамас. Очраклы очрашуның язмышыгызда мөһим роль уйнавы бар. Бәхет, бер елмайса, гел елмая – авызыгызны ачып йөрмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Әгәр берәр эшегез план буенча бармаса, борчылмагыз. Сез барысына да уңышлы башкарып чыгарсыз. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска тырышыгыз, машина йөртү таныклыгыннан колак кага күрмәгез.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Бөтен кешегә ярарга тырышмагыз. Беренче чиратта үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртсагыз начар булмас иде. Ниһаять, бурычлы кеше сезгә әҗәтен кайтарып бирер. Шуңа саллы гына премия дә өстәлер төсле.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Хәзер сезнең көч һәм энергиягез ташып тора, шуңа күрә иң катлаулы эшләргә дә кыю алына аласыз. Көтмәгән, уйламаган җирдән зур суммада акча кереп сөендерер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading