16+

Йолдызнамә (22-29 апрель)

Эшкә кул ятмау, өйдәге ыгы-зыгы – болар барысы да вакытлы, узгынчы мәшәкатьләр генә. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Сезне аңлый торган кеше белән серләшегез.

Йолдызнамә (22-29 апрель)

Эшкә кул ятмау, өйдәге ыгы-зыгы – болар барысы да вакытлы, узгынчы мәшәкатьләр генә. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Сезне аңлый торган кеше белән серләшегез.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Рәхәт атна. Һөнәри өлкәдә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә сөенечле, көтелмәгән вакыйгалар шактый булачак. Тимерне кызуында сугарга яраткан Кучкарларга бу атнада йолдызлар сабыр булырга, җиде кат үлчәгәч кенә кисәргә киңәш итә. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар, бу сезнең атна! Атна дәвамында юлыгызда бары тик яшел ут кына яначак, дип ышандыра йолдызлар, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Эш белән бәйле сәфәрегез сезнең файдага булачак. Сөйгәнегез белән аңлашылмаучанлыклар да вакытлыча, сабыр булыгыз.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләр үзләрендә көч, энергия артуын сизәр. Нинди эшкә алынсагыз, шул эшне менә дигән итеп башкарып чыгарсыз, йолдызлар сезгә хәерхаклы! Ә менә акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмасагыз яхшырак булыр. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларга йолдызлар сабыррак булырга киңәш итә. Эшкә кул ятмау, өйдәге ыгы-зыгы – болар барысы да вакытлы, узгынчы мәшәкатьләр генә. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Сезне аңлый торган кеше белән серләшегез.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Ниһаять күптәннән хыялланган планнарыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте! Үз һөнәре буенча эш таба алмаган Арыслангарга шәп тәкъдим килеп ирешер. Кыска вакытлы мөнәсәбәтләргә вакытыгызны сарыф итмәгез, сезгә дигән сөйгән яр үзен озак көттермәс. 

Кыз (24 август - 23 сентябрь) 
Кызларга көтелмәгән җирдән акча керә. Бәлки ул биреп оныткан әҗәттер?! Ни генә булмасын, кешенекенә түгел, сезнең кесәгезгә керә бит. Йолдызлар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үлчәүләрне барлык өлкәдә дә күңелле яңалыклар көтә. Гаиләдә күңеленә тынычлык тапмаучылар, ниһаять, үзен кирәкле һәм бәхетле итеп сизә. Фатир, машина алу кебек зур чыгымнар сорый торган мәшәкатьләрне бүтән вакытка кичектереп торырга киңәш ителә. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Ниндидер җитди эш башлар алданнан кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Шул чакта сезне күптән борчыган сорауларга үзегез үк җавап табарсыз. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый - аерылышу турында уйламагыз да! Иң яхшысы – бер-береңә юл кую.
 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Төшенкелеккә бирелмәгез! Гаиләдәме ул, эштәме, барлык уңышсызлыклар да әкренләп эреп юкка чыгар, артыгын борчылмагыз. Дусларыгыздан ярдәм сорарга читенсенмәгез, алар булышыр. Атна ахырында көтелмәгән сөенеч килеп ирешер. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең көче ташып тора, гаиләдәгеләрнең ышанычы да аңа дәрт өсти! Максатларга ирешер өчен менә дигән мөмкинлек кулга керергә тора, батыррак булыгыз. Бик авыр кебек тоелган эшкә алынырга да курыкмагыз. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Бу атнада хыялга ашмас төсле тоелган планнарыгызны да тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачылачак. Эштә җитәкчегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез, ләкин бу борын күтәрергә сәбәп түгел, сезне алда сынау көтә.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Яшерен гашыйк булып йөргән кеше Балыкларга мәхәббәтен аңлатыр. Кайберәүләрнең мәхәббәт маҗаралары хәтта туй белән тәмамланырга мөмкин. Сәламәтлегезгә игътибарлырак булыгыз, организмны чистарту, дөрес туклануга күчү – иң яхшысы.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading