16+

Йолдызнамә (24 февраль - 4 март)

Максатка ирешү өчен күзәтүчән булыгыз һәм юл куя белегез. Теләсә нинди мөһим нәрсәләрне пәнҗешәмбегә күчерү яхшырак, бу көнне башлаган эшләрегез тиз арада табыш китерәчәк.

Йолдызнамә (24 февраль - 4 март)

Максатка ирешү өчен күзәтүчән булыгыз һәм юл куя белегез. Теләсә нинди мөһим нәрсәләрне пәнҗешәмбегә күчерү яхшырак, бу көнне башлаган эшләрегез тиз арада табыш китерәчәк.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Сезгә әйләнә-тирәдәгеләргә нәрсәгә сәләтле булуыгызны исбатларга туры киләчәк. Югыйсә үз мәнфәгатьләрегезне яклый алмаячаксыз. Ашыкмаска, берьюлы берничә эш белән шөгыльләнмәскә тырышыгыз. Энергиягезне зур планнарыгызны тормышка ашыру өчен атна азагына саклагыз. Пәнҗешәмбе көнне телегезне йозакка бикләгез, чит кешенең серен әйтеп җибәрүегез бар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Сезнең теләсә нинди инициативагыз биш куллап кабул ителәчәк, ә идеяләрегез табыш китерәчәк, өстәвенә сезнең үзегезгә генә  дә түгел. Иҗади планнарны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Шәхси тормышыгызда шактый текә, ләкин күңелле борылышлар булырга мөмкин.  Бу атнада аралашулар, күрешүләр, романтик бәйләнешләр һәм кызыклы вакыйгалар күп булачак.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Сезгә нибары аз гына активлык кына күрсәтергә кирәк: бу сезнең планнарыгызны һәм идеяләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Тик глобаль фикерләр йөртү белән әллә ни мавыкмагыз, беренче чиратта агымдагы проблемаларны хәл итегез. Киңәш сорап коллегаларыгызга мөрәҗәгать итегез, бу коллективта киеренкелекне юкка чыгарачак һәм сезнең авторитетыгызны ныгытачак. Җомга ерак сәфәрләр көтелә.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Максатка ирешү өчен күзәтүчән булыгыз һәм юл куя белегез. Теләсә нинди мөһим нәрсәләрне пәнҗешәмбегә күчерү яхшырак, бу көнне башлаган эшләрегез тиз арада табыш китерәчәк. Ул көнне тирә-юньдәгеләрнең киңәшләренә колак салу да сезнең файдага булырга охшап тора. Җомга көнне сез үзегезне күрсәтә аласыз, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Бу атнада кайбер кыенлыклар булырга мөмкин. Сезгә мөһим мәсьәләләрне дә, вак-төякләрен хәл иткәндә дә һөнәри осталыгыгызны күрсәтергә һәм исбатларга кирәк булачак. Әгәр сез моны эшли алсагыз, абруегыз сизелерлек артачак. Үз-үзеңә  ышанырга һәм карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә кирәк.  

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Бу атнада күп нәрсәне яңа баштан, чиста биттән башларга туры киләчәк. Бәлки, бу начар да түгелдер. Әмма үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә генә исәп тотсагыз яхшырак булыр. Үз башыгыз белән уйлап эшләгән эш уңышлы булачак һәм сизелерлек җимешләр китерәчәк. Якшәмбе көнне ялга багышлагыз, актив ял бөтенләй мәҗбүри түгел.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Бу атнада Үлчәүләргә бераз маңгай тирләрен сөртергә туры килер. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәгез дә, ул сездән гаять зур киеренкелек һәм фидакарьлек таләп итәчәк. Аның каравы, табышы да күзне кыздырырлык булачак. Пәнҗешәмбе шәхси тормышыгызга зыян китермәскә тырышыгыз. Ялларда кунакка барудан баш тартырга кирәкми, чакырган җиргә барыгыз, сез вакытны күңелле генә түгел, файдалы да үткәрерсез.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Бу атнада сез кешеләргә йогынты ясый, яңа клиентлар, иганәчеләр һәм эшлекле партнерларны җәлеп итә аласыз. Пәнҗешәмбе көнне күрсәтелгән инициатива саллы табыш китерергә вәгъдә итә. Сезнең абруегыз үсә. Эш күп булачак, әмма шәхси тормышыгыз турында онытмагыз.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Берәр эшкә тотынганчы, нәтиҗәсенең нинди булачагы турында уйлагыз. Исегездә тотыгыз, теләсә нинди эш эзлеклелек һәм сабырлык таләп итә, йорт та нык булсын өчен ышанычлы фундамент кирәк бит. Сезгә күп акча китерә торган яхшы эш тәкъдим итәчәкләр. Теләсә нинди мәгълүматны, эшлекле һәм шәхси планны тәнкыйть күзеннән бәяләргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Артык күп кеше белән аралашмавыгыз яхшырак. Катлаулы проблемалар турында фикер алышканда, бары тик кыскача гына сөйләргә тырышыгыз. Атна уртасында, күңел төшенкелегенә бирелеп алуыгыз ихтимал, фәкать яхшы нәрсәләр турында гына уйлагыз һәм шунда ук кәефегезнең яхшыруын сизәрсез. Шимбә җитди гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен уңайлы.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Атна сезнең өчен бик уңайлы булачак, хәтта аз гына тырышлык та сизелерлек нәтиҗәләргә китерәчәк. Әмма сезгә гадәти булмаган гамәлләр һәм адымнар ясарга туры киләчәк, аларның бар кеше дә  кабул итмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләр белән үзара аңлашу шактый авыр булырга мөмкин.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Бу атнада сезне дипломатлык һәм сабырлык кебек сыйфатлар бизәячәк. Кайберәүләрне бик тиз генә үзегезгә буйсындырасы килүегез аңлашыла, шулай да, бераз сабыр итәргә туры киләчәк. Тирә-ягыгыздагы кешеләрнең сезне кадерләве һәм ихтирам итүе дә бик җиткән. Шимбә көнне йорт һәм гаилә өчен кыйммәтле әйбер сатып алырсыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X