16+

Йолдызнамә (27 апрель – 4 май) 

Атна кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. Әллә ни күп уйлап тормыйча гына, ниятләрегезне тормышка ашырырсыз һәм бу хакта аз гына да үкенмәссез.

Йолдызнамә (27 апрель – 4 май) 

Атна кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. Әллә ни күп уйлап тормыйча гына, ниятләрегезне тормышка ашырырсыз һәм бу хакта аз гына да үкенмәссез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Нинди дә булса мөһим һәм җаваплы эшкә керешерсез. Мөгаен, сезгә яңа эш тәкъдим итәрләр. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән гаилә проблемалары хәл ителер, ә аңлашылмаучанлыклар үткәндә калыр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Элек сезне бәяләп бетермәгән кешеләр ялгышуларын аңлар. Әле күптән түгел генә сезгә борын җыерып караган кешеләр сезнең белән дуслашырга теләр. Атна азагында уңышлы сәфәр көтә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кайберәүләргә көчле һәм каршылыклы хисләр дөрес карарлар кабул итәргә комачаулый. Әмма тиздән кәефегез яхшырачак, шатлык өчен сәбәпләр барлыкка киләчәк. Көтелмәгән чыганаклардан акча керүе ихтимал.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Атна эшлекле аралашу нисбәтендә уңайлы булачак. Җитәкчелек белән уртак тел табу да җиңел булачак. Әгәр нинди дә булса идеяләрегезне кычкырып әйтсәгез, аны һичшиксез, күтәреп алачаклар. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бу атнада сезгә коткыга бирелмәү, үзегезне кулда тоту аеруча мөһим. Мөгаен, сезгә моңарчы уртак тел таба алмаган кешеләр белән аралашырга туры килер. Бәхәскә керү һәм фикерегезне кистереп әйтү сезнең файдага түгел.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна эшләрдә саклык таләп итә. Үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз, өстегезгә авыр йөкләмәләр алмагыз. Хезмәттәшлек турында кызыклы тәкъдимнәр дә юк түгел. Әмма карар кабул иткәнче әйбәтләп уйлагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Һөнәри өлкәдә яхшы тәэсир калдырырсыз. Белемегез һәм осталыгыгыз кирәк булачак, бу исә, яхшы гына акча эшләп алу мөмкинлеге бирәчәк. Бизнеска кагылышлы идеяләрегез барлыкка килергә мөмкин. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада шәхси тормыш беренче планга күчәчәк. Вак-төяк аңлашылмаучанлыклар артта калачак. Якыннарыгыз белән уртак тел табу җиңелрәк булачак. Атна азагы якынлашкан саен, күңелле танышу, кызыклы очрашулар ихтималы да артачак. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Кирәкмәгән сораулар бирмәвегез, кагылырга ярамый торган темаларны кузгатмавыгыз күпләргә ошый. Сезнең белән дуслашырга теләүчеләр табылыр. Атнаны бушка уздырмагыз, инде кичә эшләргә тиеш булган эшләрегезне ахырына җиткерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Ихтыяр көчен туплау җиңел булмаячак. Вак-төяк сүзгә дә кабынып китәсез, бөтен нәрсәне йөрәгегезгә авыр аласыз. Кирәкмәгәнгә борчылмагыз, көч җыярга, мәшәкатьләрдән арынырга, сезне кызыксындырган нәрсәләр белән шөгыльләнергә тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Вәгъдәләргә юмарт кешеләргә ышанырга ашыкмагыз, уйламыйча бер карар да кабул итмәгез. Җомга көнне күптәнге танышларыгыз ярдәм кулы сузар, әйбәт киңәш бирер, дусларыгыз яхшы яңалыклар һәм күңелле сюрпризлар белән сөендерер. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Атна кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. Әллә ни күп уйлап тормыйча гына, ниятләрегезне тормышка ашырырсыз һәм бу хакта аз гына да үкенмәссез. Һөнәри өлкәдә яхшы якка үзгәрешләр булырга мөмкин. 

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading