16+

Йолдызнамә (27 июль-3 август)

Үзләре дөреслекне ишетергә әзер булмаса, туганнарыгызны тәнкыйтьләмәгез. Әгәр дә бәхәстә сез гаепле икән, татулашырга тырышыгыз. Бергә яраткан эш белән шөгыльләнегез, бу араларны якынайта.

Йолдызнамә (27 июль-3 август)

Үзләре дөреслекне ишетергә әзер булмаса, туганнарыгызны тәнкыйтьләмәгез. Әгәр дә бәхәстә сез гаепле икән, татулашырга тырышыгыз. Бергә яраткан эш белән шөгыльләнегез, бу араларны якынайта.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Барысын да күңелегезгә артык якын кабул итмәгез. Авырлыклар – нормаль күренеш. Үзегезне ашамагыз, аларны җиңел җиңеп чыгачаксыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) 
Шәхси тормышта барысы да шома барачак. Иң мөһиме – сөйгәнегезне дә шик-шөбһәләр белән борчымагыз, үзегез дә көнләшүдән туктагыз. Теләккә  ирешү өчен түземлек һәм тәвәккәллек күрсәтегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Үзләре дөреслекне ишетергә әзер булмаса, туганнарыгызны тәнкыйтьләмәгез. Әгәр дә бәхәстә сез гаепле икән, татулашырга тырышыгыз. Бергә яраткан эш белән шөгыльләнегез, бу араларны якынайта.

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Дусларыгыз сездән вакытлыча читләшкән булса, күңелсезләнмәгез. Шатлык китергән нәрсәләр белән шөгыльләнегез, шуннан кәефегез дә күтәрелер. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Арыганлыктан арынырга якын кешеләрегез даирәсендә ял итү ярдәм итәчәк. Мөнәсәбәтләрдә ихласлык күрсәтегез. Яхшырак булып күренергә тырышмагыз, сезне ничек бар шулай кабул итәләр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Үзегез турында күңелсез хакыйкатьне ишетәсегез килмәсә, мөнәсәбәтләрне ачыклаганда, күңелгә тия торган сүз әйтмәгез. Үткәндә калган кеше күңелгә тынычлык бирми. Бәлки кирелекне читкә куеп торып, күрешергәдер, ә?

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) 
Физик активлык файдага булачак. Халык медицинасы ярдәмендә сәламәтләнүгә игътибар бирегез. Дарулар белән артык мавыкмагыз. Киләчәктә дус яки сөяркәгез булачак кеше белән танышырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Кешеләргә үпкәләмәгез. Үзегезгә үзгәрергә кирәкми микән. Иске дусларыгызга шалтыратыгыз, аларны кунакка чакырыгыз. Хисләргә бирелмәскә, булган хәлләрне тыныч бәяләргә тырышыгыз. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) 
Чыгымнар белән саграк булыгыз: кирәкмәгәнгә акча түгү куркынычы бар. Әгәр берәр файдалы эш белән шөгыльләнсәгез, күңелегезгә тынычлык иңәр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) 
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, үз көчегезгә ышаныгыз. Шул очракта теләгегезгә бик тиз һәм җиңел ирешерсез. Эштәге кайбер күңелсезлекләр аркасында үзегезне кирәксез кеше итеп тоярсыз. Моны булдырмас өчен күбрәк аралашыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күп эшкә өлгерерсез. Нәрсә генә эшләсәгез дә, хыялыгыз турында онытмагыз. Үтенеч белән килүчеләрнең барысын да сабыр гына тыңлагыз. Барысына да ярдәм итәргә кирәкми, әмма яхшылык эшләргә кирәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эре чаралар оештыруны курыкмыйча үз өстегезгә алыгыз. Гардеробыгызны туздырып ату һәм кирәксез әйберләрдән арындыру өчен яхшы вакыт.

Фото: https://pxhere.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading