16+

Йолдызнамә (30 июнь -7 июль)

Бу атнада сез иң катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган бурычларны хәл итә алачаксыз. Юкка артык көч сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез, социаль челтәрләрдә утырмагыз.

Йолдызнамә (30 июнь -7 июль)

Бу атнада сез иң катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган бурычларны хәл итә алачаксыз. Юкка артык көч сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез, социаль челтәрләрдә утырмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезгә ялкаулыгыгызны җиңәргә кирәк. Ул чакта сезнең эшләрегез җайга салыначак, керемнәрегез артачак, шәхси тормышыгыз яхшырачак һәм, ниһаять, тормыш тонусыгыз да артачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада сезгә күп аралашырга туры киләчәк: яңа танышлыклар да күп булачак, иске элемтәләр дә калкырга мөмкин. Буш вакытыгызны ялгызлыкта уздырырга тырышыгыз: укыгыз, музыка тыңлагыз. Шимбә көнне шәхси тормышыгызда җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр вакыты җитә, һәм алар барысы да яхшыга. Сезнең алда төрле мөмкинлекләр ачылачак. Нәрсә эшләргә икәнен беләсез, үз максатыгызга таба барыгыз һәм сезне уңыш көтә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атна фәнни һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен уңыш китерә. Теләсә нинди имтиханны да уңышлы тапшырырсыз һәм күп кенә катлаулы мәсьәләләрне чишәрсез. Шимбә көн матур ял вәгъдә итә.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Килеп чыккан күңелсезлекләрнең сәбәбе арыганлыктан икәнен сез үзегез дә бик яхшы чамалыйсыз. Сезгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, бәлки, танышлар даирәсендер, ә бәлки, имиджыгызныдыр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атна бөтен яктан да уңыш вәгъдә итә, әлбәттә, әгәр дә сез эшсез йөрмәсәгез. Хәер, сезгә эшсез йөрергә бирмәсләр дә. Бөтен игътибарыгызны туплап, кичектергесез эшләрегезне төгәлләргә тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тактика турында әллә ни баш ватырга кирәкми, күп кенә карарларны эш барышында кабул итәчәксез. Бөтен нәрсәне артык җитди кабул итмәгез, эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә бераз уен итебрәк карагыз, бу сезнең иҗади мөмкинлекләрегезне ачачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үткәнгә тотынып тормагыз, үзгәрешләр вакыты килеп җиткәнен үзегез дә тоясыз бит. Яраткан кешегез сезгә дөрес юл күрсәтер. Әгәр эшегезне тыныч һәм төгәл эшләсәгез, барлык теләкләрегез дә тормышка ашачак.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бөтен нәрсәгә керпе кебек энәләрегезне тырпайтмагыз. Хәзер сезгә “сугышырга” түгел, ә яраклашырга кирәк. Пәнҗешәмбе көнне сәфәрләр уңышлы булачак һәм бик күп кызыклы кешеләр белән таныштырачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез теләсә нинди мәсьәлә буенча киңәш бирергә әзер. Артыгын кыланмагыз, йолдызлык чире эләктерү куркынычы бар. Гаиләдәге бөтен кешегә фикерегезне тагарга тырышмагыз, һәркем үзенә ошаганны эшләсен.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада үз-үзегез һәм хис-кичерешләрегез белән идарә итәргә өйрәнергә туры киләчәк, әмма бу сезгә алай җиңел генә бирелмәячәк. Якыннарыгыз сездән мөһим карар кабул итүне көтә булса кирәк, аларның өметен өзмәгез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада сез иң катлаулы, хәл итеп булмастай кебек тоелган бурычларны хәл итә алачаксыз. Юкка артык көч сарыф итмәгез, артыгын сөйләшмәгез, социаль челтәрләрдә утырмагыз. Сезгә эшлекле өлкәдә кызыклы тәкъдимнәр киләчәк.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading