16+

Без - кырык беренче ел балалары (повестьтән өзек)

Әркәшә Пермяков - рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: рус­ча бер авыз сүз белми - чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме...

Без - кырык беренче ел балалары (повестьтән өзек)

Әркәшә Пермяков - рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: рус­ча бер авыз сүз белми - чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме...

Әркәшә Пермяков - рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: рус­ча бер авыз сүз белми - чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме дә татарча: өстендә брезент тышлы бишмәт, аягын­да кызыл буяулары чыккан олтанлы манган итек. Бөтен булган аермасы - фамилиясендә һәм... су коенганда гына күренә.

Аның әтисе авылда ветеринар булып эшли. Халыкта ветеринар дигән сүз юк, «ат врачы» дигән сүз генә бар. Аксап йөргән кәҗәңне дәваласа да, бозаулый алмый яткан сыерны бозаулатса да, Пермяковның исеме гел «ат вра­чы» булып калды. Җиденчене бетергәч Әркәшә дә ат врач­лыгына укырга китә икән, дип сөйләгәннәр иде - ләкин укытучы булуны артыграк күргән, ахрысы, безнең белән училищега килде. Наданлыгы бер дә безнекеннән ким түгел, ләкин рус грамматикасы дәресендә кинәт кенә дәрәҗәсе күтәрелде.

Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты.

- Сез - колхозчы крестьян малайлары, - дип сүзен башлады Мәскәү татары, - һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тоты­гыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?

Безнең өчен бу сорау сорау да түгел.

- Кызыл туры, - дип кычкырабыз.

- Ә сары ат?

- Була!

- Кара ат?

- Кара туры!

- Менә хәзер шул арны русча әйтегез.

Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа боры­лып пышылдап кына болай диде:

- Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел.

Ләкин мин аңа җавап бирергә өлгермәдем. Укытучы безне яңа сораулар белән күмде:

- Ә атның бәкәле русча ничек булыр? Ә бәкәл өстендә­ге ялы ничек? Ә? Менә монысын руслардан да бик сирәк кеше белә.
Әркәшә әнә шул дәрестә танылды. Ул бер-ике сорауга дөрес җавап бирә алды. Мәскәү татары, аны мактап: «Май чүлмәгенең тышыннан билгеле», - диде. Без, борыннары­бызны тарта-тарта, тактадан күчереп яздык һәм гаҗәпкә калдык: баксаң, ике атның төсе бер үк төрле булып та, ялы, койрыгы икенче төрле булса, рус телендә икесенә дә аерым исем бар икән. Дәрестә татарча да шактый мәгъ­лүмат алдык. Ат төсе без уйлаганча ике-өч төрле генә булмый икән. Аның коласы да, җирәне дә, алмачуары да була икән! Каян белеп бетергән боларны Мәскәү кешесе? Әйтерсең ат врачы булып эшләгән. Әллә югыйсә чыннан да ат врачымы икән? Бу сугыш вакытында кемнәр генә кем булып йөрми. Әнә лесхоздагы почта начальнигы, алтмыш биш яшьлек Иван Георгиевич, безгә рәсем дәре­сеннән керә. Училищеның хуҗалык мөдире Исмәгыйль агай да безгә зоология укыта бит әле!

Мәскәү татары чыннан да ат врачы дигән фикергә килдек. Бу фикерне бигрәк тә Әлтафи куәтләде. Рус теле укытучысы ат врачы икән... Әһә, әйтәм җирле, беренче дәрестә үк ул «татарлар брач дип сөйләшә... Шуның белән йөрәгемне әрнетәләр» дип сөйләнгән иде. Үзенә кагыл­ганга икән... Аңлашылды. Ләкин ат врачлары бик алама була иде. Менә безнең авылның Пермяковны алып кара инде. Җилкәсендә көн-төн калын күн сумка. Үзеннән - әллә нинди дегетле дару, авызыннан сарымсак исе килеп тора. Күн фуражка гына киеп йөри. Ә бу? Алла белсен...

Рус теле дәресендә дәрәҗәсе күтәрелеп киткән Әркәшә бер көн эчендә ике фәннән харап булды.

Берсе - әлеге дә баягы рәсем дәресендә.

Иван Георгиевич бу җирләрдә беренче земский боль­ницалар, почта бүлекләре ачылганда ук дөньяга килгән кеше икән. Ул беренче дәрестә үк безгә мондагы алпавыт утарының тарихын, беренче больница, беренче почта бүле­генең ничек ачылуын сөйләде. Үзе революциягә кадәр гимназия белеме алган, аннан ниндидер институтта укып элемтәче булып киткән. Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнең колаклар торды. Әлтафи, моңа һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча:

- Череп таркалган сыйныф, - диде. Әркәшә дә моңа кушылып:

- Алайса, безде алпавыт калдыгы укыта икәд, - дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьлән­ми иде.

Ләкин алпавыт калдыгы безне ормады-сукмады, ә кем­нең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белү өчен өстәл өстенә тум­бочка утыртып куйды да шуны кәгазьгә төшерергә куш­ты. Йа Хода! Кемнәрдән нәрсәләр генә чыкмады! Ну, тап­ты эш бу картлач үзе дә! Ирекле рәсем дисен иде ул хет! Менә ичмасам авыл мәктәбендә укытучылар безгә шулай дип кенә әйтәләр иде. Кем әтәч, кем куян, кем яфрак ясый иде.
Т

умбочканы әмәл-чөмәл китергәч, Иван Георгиевич, нәкъ безнең теләкне белгәндәй, ирекле рәсем ясарга куш­ты. Әркәшә әнә нәкъ шул ирекле рәсем белән харап бул­ды.

...Дәрес бара. Һәркем кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшли, артка борыла, кемнәндер нәрсәдер сорап ала, мыш­кылдый. Берәүләр ясаган рәсемнәрен резинка белән вы­жылдатып боза, икенчеләре сугышка кадәр үк алынган буяу карандашының калдыгын тел очына тидерә-тидерә буйый. Иван Георгиевич парталар арасында йөреп тора. Аның аскыл сирәк чәчләре бер як кырыйдан юл ачып майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Ча­баталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә сөйләшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турын­да «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгиевич һәркемгә ниндидер бер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.

- Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кеч­кенә чыккан, - дип, телен шартлатып куя...

- Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?

- Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бер­вакытта да колагы яшел булганы юк.

Кинәт Иван Георгиевич «әэ» иткән тавыш чыгарды. Карасак - аның кулында Әркәшә дәфтәре. Рәсем укыту­чысының куллары дерелди, икегә бүленгән мыегының очлары берсе аска төшә, икенчесе өскә күтәрелә сыман тоелды...

- Сез... Сез... - Ул, кулъяулыгын чыгарып, ютәлләргә кереште. - Сез нәрсә эшлисез, ә? Йә, басып сөйләгез әле! Бу нинди натурализм? Сезгә ничек... - Ул ютәленә буыл­ды. - Сезгә ничек оят түгел? Сез нинди бәләкәй хулиган? Совет мәктәбе эчендә сез нәрсә эшлисез?
Карт кыштыр-кыштыр атлап өстәле янына китте. Калтыранган куллары белән журналда Әркәшәгә икеле куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән.

Иван Георгиевич исә дәрес беткәнче ютәлләде.

Бәхетең бер йомарланмасын... Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек - зоо­логия дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар.

Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утыр­ган иде:

- Мин үзем бернәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде.

Шулай диеп әйтеп кенә бетерде...

- Узган дәрестә, - диде юан корсаклы хуҗалык мөди­ре, урыныннан торып, - без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек.

Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бе­раз гына үкереп авызын япты.

- Пермяков, - диде ул, журналга карамыйча гына, - узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз.

Зоология укытучысы куенына кереп озак кына акта­рынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды. Әлтафи артка борылып елмаеп куйды. Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.

Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык ки­табын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә чыга алмады.

- Ата кара тараканның кан әйләнеше... Кан әйләне­ше... гаять... гаять...

- Йә, йә, - ди укытучы, сәгатен озак итеп куенына сала-сала, - йә, шуннан...

Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды.

- Ата кара таракаттык... Кара ата таракаттык... га­ять... гаять...

Ах, бу «гаять»не! Явызлар да соң инде китап авторла­ры - ач калгырлары!

- Кара тараканның кан әйләнеше гаять... гаять... «Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биоло­гия укытучысы авызын зур итеп ачып күңелсез генә та­гын бер иснәде дә Әркәшәгә икеле куйды.

- Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, икеле аласың. Менә мин синең ипи кар­точкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп... Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа... - дип сүгеп тә алды.

Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы... Ник аңа тия бу зав­хоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванс­ка алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы би­тенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыш­тыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыр­тып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән.
12 кг арш
8 кг арш
12 кг арш
14 кг арш
Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул йомык күңелле малай...
Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен класс­ның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кан­сыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!
Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озак­лап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан - котылгысыз. Тагын кем генә харап бу...
- Абый, Исмәгыйль абый, - дип урыныннан торды Әлтафи кисәк кенә. - Безнең бит кичә бәрәңге җирендә чиләкләр калды.
Класс өстеннән ниндидер җиңел һава дулкыны узды. Күзләр ниндидер өмет белән Әлтафига текәлде. Хәзер нәрсә дә булса булыр... Тик тараканнан гына котылырга иде.
- Йә, йә, Хәлимов, нәрсә әйтмәкче буласың моның белән?
- Соң, абый, нәрсә әйтергә дип, шул инде: дәрес уры­нына әллә басуга гына барабызмы? Кайтышлый складка берәр чиләк бәрәңге күтәреп кайтырбыз.
Мең яшә, Әлтафи! Исмәгыйль агай куен кесәсенә та­гын кереп китте. Әлтафи ыргыткан кармакка шул арада хәйләкәр, мут Баязитова җим киертте.
- Абый, имә, безнең класс малайлары тимер көрәкләрне кайрыйбыз дип әйтәләр. Көрәкләр бит үтмәсләнгән, кичә дә уч төпләре кабарып чыкты.
Зоология укытучысы шул секундта юк булды. Аның урынын хуҗалык мөдире алды. Класс җиңел сулап куйды.
- Бәрәңге алып кайтырга дисезме? Ашханәгә каграз бүген бәрәңге кирәк. Ә дәреснең ничә минуты калган соң? Ә кемнәр көрәк кайрый белә? Кулларыгызны күтәрегез әле! Яхшы. Бүген дәрестән соң складка килерсез. - Ис­мәгыйль агай, нәрсәдер уйлагандай, күзен йомып торды. Аннан кинәт кенә яктырып журналга тотынды. - Тукта, без бит әле исемлек тикшермәгән.
Ул акрын гына исемлек тикшерә башлады. Күренеп тора, аңа нәрсә беләндер вакытны уздырырга кирәк. Исем­лек тикшерү менә болайрак барды.
- Абдуллин!
- Мин!
- Әһә, Абдуллин бар. Аны бар дип куябыз. Ярый, Аб­дуллин булды, билгеләдек. Баязитова!
- Мин!
- Әһә, Баязитова да бар. Ярар, аны да бар дип бил­геләп куйдык. Инде килеп Зарифуллин! Ә? Әллә юкмы?
Беразга гына соңга калган Зарифуллин да сикереп торып басты.
- Ә, бармыни? Мин әллә юкмы дип торам. Шулай, бар дип билгелибез.
Безгә нәкъ менә шушы гына кирәк иде. Беребездә дә сәгать юк, шулай да чама белән чирек сәгать дәрес кал­гандыр. Болай булса, эш начар түгел. Исемлек әле зур, һәрхәлдә, ата кара тараканга кабат кайтылмас... Җай гына барган эш Әркәшәгә җиткәч тагын төртелде. Әркәшә ба­ягы удардан әле дә айнып җитмәгән иде һәм укытучы аның фамилиясен әйткәндә, ул, әлбәттә, җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ләкин йөз сум акчаң булганчы йөз дус­тың булсын! «Пермяков» дигән сүз чыгуга, Әлтафи утыр­ган җиреннән генә нәкъ Әркәшәнең үзе төсле әйтергә тырышып җавап бирде:
- Пид!
Барыбыз да шыпырт кына хихылдаштык. Әлтафи, әлбәттә, тотылды. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бас­тырып куелган иде.
- Кешенең физик кимчелегеннән көләргә һич тә яра­мый, Хәлимов, - диде биолог, куенына керә башлап. - Ярамый. Ул нинди шовинизм ул, пнимаешь? Шовинист булырга ярамый, шту син...
Ләкин никадәр генә каты әйтелмәсен, дәрес бетеп, класс­тан чыкканда, Әлтафиның йөзендә ниндидер шатлык балкый иде. Ни дигән сүз ул шовинист? Шайтан белсен! Ләкин менә шул хикмәтле сүзне Әлтафига ябыштырып куйдылар бит әле!
Шулай горур кыяфәттә «шовинист» Әлтафи коридор­га чыгып китте. Класста иң арткы партада «натуралист» Әркәшә генә ятып калды...

Фото school2ur.narod.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading