16+

Дәдә Куркыт

Моннан 1500 еллар элек Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз - угызлар яшәгән. Алар чыгарган «Дәдә Куркыт» дастаны бүгенге көнгә чаклы килеп җиткән. Аның нөсхәләре Төрекмәнстан һәм Төркиядә, шулай ук Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана. Язучы Рабит Батулла да, бу дастанга мөрәҗәгать итеп, үзенчәлекле әсәр язган. Редакциядән

Дәдә Куркыт

Моннан 1500 еллар элек Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз - угызлар яшәгән. Алар чыгарган «Дәдә Куркыт» дастаны бүгенге көнгә чаклы килеп җиткән. Аның нөсхәләре Төрекмәнстан һәм Төркиядә, шулай ук Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана. Язучы Рабит Батулла да, бу дастанга мөрәҗәгать итеп, үзенчәлекле әсәр язган. Редакциядән

Сабый чакта аны Ба­дәмкүз дип йөртәләр, чөнки аның күзләре бадәм төшенә охшаган иде. Бадәмгә охшаган ике күз дә дөньяга моңлы карый. Бадәмкүз менә-менә җылап җибәрер кебек. Ләкин Бадәмкүз җылак булып тү­гел, ә уйчан булып үсте. Ул бөҗәкләрне күзәтә. Кая бара алар, кайдан кайта? Ни өчен Күк йөзендәге йолдызлар һаман хәрәкәтсез, ни өчен Ай бер урында тормый, ни өчен кичен калка торган Чулпан таңда Зөһрә йолдыз булып күренә? Ни өчен кешеләр үлә? Картаеп та үләләр, бик яшьли дә китеп баралар. Ни өчен?
Кичә генә аның җандусты Очарбай суга батып үлде. Очарбай яхшы йөзүче иде юкса. Су астында ялгыш тын алдымы ул, әллә аны Су Анасы батырдымы?
Очарбайны гүргә иңдергәч, Бадәмкүз тилерә язды. Ул анасын да, атасын да, кардәшләрен дә күрми, ишетми, ул бары тик тугры эте Сарпый белән генә сөйләшә.
- Ничөн үлә кеше, Сарпый? Ничөн гүргә күчә сабыйлар?
Болыннарда, урманнарда озак йөрде ул эте Сарпый белән. Туганнары, сабыйны жен алыштыргандыр, дип курка калдылар. Олан сөй­ләшми, ашамый-эчми, шәүлә кебек тавышсыз атлап йөри, чабаннар янына барып чыкса, аннан чабаннар, ат дагалаучылар янына килеп чыкса, дагалаучылар курка. Шуннан соң аңа Куркыт кушаматы тагылып калды. Ата-анасы аны Әҗәк шаманга алып барырга уйлаган иде дә, Бадәмкүз-Куркыт качты. Ул Әҗәк шаманнан курка иде. Аның киеменнән, күзен акайтып җирдә аунаганыннан курка. Үлемнән курыккан кебек курка. Куркыт, елгыр тае Укҗитмәскә атланып, ерак-ерак дала аръягындагы түрк кардәшләре авылына китте. Бадәмкүзнең кабиләсе, Карлык нәселле түркләрдән аермалы буларак, кунакка барасы кардәшләре (буйраклар) ярымутрак тормышта яши иде. Буйракларның саманнан салынган йортлары, киртә белән әйләндерелгән утарлары, икмәк салынган келәтләре, каклаган ит сакларга тирән базлары, иген чәчә торган тарлаулары, йорт янында бакчалары бар. Бакчада көнбагыр, киндер, кабак белән шалкан үсә. Буйраклар шаманчы түгел, тәңречеләр иде. Куркытка тәңречеләр бик тә ошый. Алар бер Тәңрегә инана. Ташка, агачка табынмыйлар.
Укҗитмәс айгыр белән эте Сарпый аны буйраклар кабиләсе ыстанына китереп җиткерде. Дала түреннән килүче ялгыз җайдакны хуҗалар әллә каян күреп алганнар иде. Каршы чыктылар. Туганнары аны ияреннән күтәреп алдылар да йортка алып керделәр. Саман өйнең эче салкын рәхәтлек бирә иде. Айтүкә тутасы белән Моран җизнәсе аңа бик тәмле кымыз эчерделәр. Аннан соң табынга каклаган ит чыкты. Аты алдындагы улакка башак салдылар, этенең савытына сөяк куйдылар.
Йокысы туйгач, Куркыт, уянып, далага чыкты. Ары барды, бире йөрде дә, арып-талып кайтты да, ашамый-эчми генә йокларга ятты.
- Бу баланың башында нидер бар! - диде җизнәсе Моран.
- Моңлы бала, бабасына охшаган! - диде тутасы Айтүкә.
Бераздан Куркыт саташа башлады, ул курыныч төш күрә иде, ахрысы. Ул коңгырт тавыш белән сөйләнә иде.
Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем,
Нидән кичә бу бәндәләр, киң бәдәннәр?
Ничөн ала Җир-анабыз балаларны,
аналарны, таналарны?
Ничөн йота тупракымыз
толымнарны, колыннарны?
Бармы чара котылуга бу әҗәлдән?
Җавап бирче миңа тиз-тәҗәлдән!
Ир белән хатын, аптырап, куркып утырдылар Куркыт янында. Бу сабыйны савыктырыр өчен ярдәм сорап, Тәңрегә догалар кылдылар Сабый, тынычлап, тирән йокыга талгач кына, йорттан чыктылар.
Икенче көнне иртән ул йортбакчага чыкты, җирдә кабаклар тәгәрәшеп ята иде. Бер кабак арба тәгәрмәче кадәр зур үскән. Җизнәсе билхәнҗәрен суырып чыгарды да кабакның сабагын кисте:
-Артык өлгергән! - диде үзе.
Хуҗабай пычагы белән кабакны турый башлады.
-Тукта, җизнәм! - диде Бадәмкүз. - Кабакның яртысын миңа бир.
Бадәмкүз казан кадәр олы кабакның ярты өлешен чистарта башлады.
- Нишкә ул кабак кабыгы? - диде тутасы Ай­түкә.
- Төшемдә мин бу кабакның чыңлаганын ишеттем, - диде Куркыт. Кабакның эчен алып бетергәч, кабыгын, йорттан алып чыгып, утар күләгәсенә куйды. Кабак кипте, катыланды, казан рәвешен алды. Куркыт аңа көрәк сабын, кипкән куй эчәкләреннән бөтереп ясалган ике кыл беркетте дә кылларга чиртте. Кыллар, кабакны думбырдатып, коңгырт тавыш чыгарды.
Тутасы белән җизнәсе аптырап карап торды. Кабак көй чыгара башлады. Бераз уйнаганнан соң, Куркыт, үзе уйнаганга кушылып, ялварыш җыры башлады.
Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем,
Нидән кичә бу бәндәләр, киң бәдәннәр?
Ничөн ала Җир-анабыз балаларны,
аналарны, таналарны?
Ничөн йота тупракымыз
толымнарны, колыннарны?
Бармы чара котылуга бу әҗәлдән?
Җавап бирче, Тәңрем, миңа бик тәҗәлдән!
Озак ялварганнан соң, Куркыт, думбырасын читкә, йөзен ике учына куеп уйга талды. Аннан торып әйтте:
- Ягымлы Айтүкә тутам, ятышлы Моран җизнәм, үлемнән качып йөрмеш көнем. Чиксез рәхмәт тәгам-әүкатеңез өчен. Мин китәем ерак юлга, Көнбатышка таба. Мин үлемсезлекне эзләп табам.
Китте Бадәмкүз-Куркыт Укҗитмәс атына атланып ерак җиргә. Думбырасын уйнап, ялварышлар җырлап, ул халыкларның күңелен күрде. Шулай итеп, ул Идел дәрьясының ярындагы зур калага җитте. Бакса, ни күрде. Дүрт ир чокыр казыйлар ару-талу белми. Сәлам бирде Куркыт, сәлам алды.
- Бу ни? - ди­еп сорады ул көрәклеләрдән.
- Бу - кабер! - диделәр.
- Кем кабере ул? - диде Куркыт.
- Синең каберең бу! - диделәр.
Куркыт, думбырасын алып, тагын Тәңрегә ялвара башлады. Дүрт каберче сокланып тыңладылар ялварышны. Куркыт, хәлдән таеп, уйнавыннан туктады.
- Бу нинди корал? - диде ирләрнең берсе.
- Бу - думбыра! - диде Куркыт.
- Яхшы әйтә думбыраң! - диделәр. - Рәхмәт сиңа ялварышың белән думбыраң өчен. Шулай да барыбер без сине бу кабергә салырга тиешбез!
- Ни өчен? - диде Куркыт.
- Тәңре шулай кушты! - диделәр.
Куркыт атының торыгына камчы сызды, Укҗитмәс алга очты. Ләкин ирләр аның эте Сарпыен тотып алдылар:
- Бер казылган каберне кире күмү олуг җазык! - диделәр ирләр һәм, Сарпыйны суеп, кабергә салдылар.
Үлемнән качып котылды Куркыт, китте Куркыт думбырасын чиртә-чиртә: озак еллар йөрде, аңа инде Ба­дәмкүз диеп түгел, Дәдә Куркыт диеп исем куштылар. Кая гына барса да, ул үлгән кешеләрне, кырылган малларны күрде. Шулай йөри торгач, Тунай елгасына килеп чыкты. Тунай елгасының яксында дүрт ир кабер казый иде.
- Кем өчен ул кабер? - дип сорады Дәдә Куркыт.
- Синең өчен! - дигән җавап алды.
Шуннан ул, думбырасын алып, тагын моңлы ялварышын башлады. Каберчеләр аны онытылып тыңладылар. Ялварыш туктаганнан соң, әйттеләр:
- Без барыбер сине шушы кабергә салырга тиеш! Тәңре кушты!
Куркыт инде каберчеләргә ялварырга тотынды.
- Минем үләсем килми! Минем мәңге яшисем килә! - дип кычкырды ул.
Һәм, думбырасын алып, бар көченә чабып китте. Каберчеләр, аның аты Укҗитмәсне тотып суеп, гүргә иңдерде. Атын биреп котылды Дәдә Куркыт әҗәлдән. Шулай җәяү китте Дәдә Куркыт, кире борылды, айлар, еллар шулай йөрде, думбыра уйнап, Тәңресенә ялварды. Шулай каңгырып йөри торгач, ул аты Укҗитмәснең каберенә килеп иреште. Кабер өстендә балкыган нурны, гүзәл чәчәкләрне күреп, Дәдә Куркыт хәйран калды. Кабер ташындагы язуны укып ул шаккатты. «Ошбу гүрдә тугры ат Укҗитмәс ятыр», - диеп язылган иде ташка.
Дәдә Куркытның күкрә­геннән кайнар уфтану чыкты:
- Эһе-һеһ, онытмый халык атымның исемен!
Китте Дәдә Куркыт юл тузанын куптарып, янә килеп чыкты эте Сарпый мәзарына. Ташка: «Ошбу гүрдә тугры эт Сарпый ятыр», - диеп язылган иде. Дәдә Куркыт авызыннан тагын кайнар уфтану чыкты:
- Эһе-һеһ, онытмый халык этемнең исемен!
Юл буйлатып карт дәрвиш Дәдә Куркыт бара. Аркасында думбыра, күңелендә суыклык.
Шулай йөри торгач, ул туган туфрагына кайтып җитә. Аның ата-анасы, кар­дәшләре үлеп беткән. Халык бәйрәм итә. Халык думбыра уйный.
- Нинди уен коралы ул кулыгызда? - дип сорый Дә­дә Куркыт.
- Борынгы бабамыз Дә­дә Куркыт ясаган думбыра! - диләр бердән. Мәй­даннан читтәрәк казылган кабер, авызын ачып, ризыгын кө­тә.
Кабер кырыенда көрәк­ләренә таянган дүрт ир басып тора.
- Кем өчен бу кабер? - дип сорый Дәдә Куркыт.
- Синең өчен, карт баба! - диләр.
Карт баба шунда җан бирә, аны, бик олылап, җир куенына тапшыралар. Кабер ташына «Гомере буе үлем­нән качып йөргән думбыра остасы Дәдә Куркытның гүре» дип язып куйдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading