Шәһри Казан

Дан

Рәдиф - тарихи шәхес. 1953 елның 6 мартында аңа төп-төгәл алты яшь иде. Малайның әнисе Фәнүзә укытучы булып эшли. Өйдә бала караучы кеше булмагач, ул аны эшенә ияртеп килә. Шулай итеп, Рәдифнең көннәре мәктәптә, укытучылар өчен ясалган бүлмәдә уза. Укытучылар сөйләшкән һәр сүз Рәдиф колагына кереп бара, башкаларга тиз тарала....

Реклама

Шук малай сирәгәя башлаган чәчле, саллы гәүдәле мәктәп директоры Хәкимҗан абыйсы белән дуслашып китте. Малайга аның кып-кызыл бәрхет ябылган өстәле бик ошый иде.
Ул көнне Рәдиф укытучылар бүлмәсендә беркем дә булмаудан файдаланып, теге матур өстәл артындагы урындыкка утырды. Үзен дөнья хакиме итеп хис иткән малай Хәкимжан абыйсының җыелышларда кулларын болгап-болгап сөйләгән хәрәкәтләрен кабатлады һәм өстәл уртасында торган язу карасына кагылганын сизми дә калды. Шешәдәге язу карасы кып-кызыл өстәл буйлап агып китте...
Рәдиф бу эшенең юньлегә итмәсен чамалады. Мыштым гына урындыктан шуып төште. Ишекне ачып, бүлмәдән шылдым дигәндә генә, аны кинәт килеп кергән әнисе тотып алды. Әнисенең күзләре никтер яшьле иде. Ул Рәдифнең «гөнаһ»ын күрде дә тирги-тирги «арт сабагын» укытты.
- Шундый көнне... дуңгыз малай... шундый кайгылы көнне...
Әнисе, елый-елый, «тәрбия эшләрен» тәмамлауга, ашыга-ашыга бүлмәдән чыгып китте. Рәнҗетелгән Рәдиф үзе генә калгач, үкереп елап җибәрде...
...Ә бу вакытта ишегалдында бөтен мәктәп җыелган. Укытучылар күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, артык «хисле»ләре кычкырып ук елый-елый, мәктәп укучыларын сыйныфларга аерып, сафка тезә. Ишегалдындагы сафта балалардан «П» хәрефе хасил булган иде.
Бүген бик кайгылы көн икән... Милләтләр атасы Сталин вафат булган... Кызлар мышык-мышык елаша, ә шук малайлар исә күз яшьләрен чыгаралмый интегә иде. Менә шул вакытта сыйныф укытучылары арасында яшерен ярыш башланды: кайсы сыйныф ныграк елый, кайгыра?!
Укытучылар рәт арасыннан балаларның елауларын тикшереп йөри. Көлеп басып торган малай-шалай булса, шундук янына йөгереп килеп җитәләр.
- Син ник еламыйсың?! Кайгырмыйсыңмыни, оятсыз?!
- Кайгырам...
- Әйт әле, сиңа ипине кем ашата?
- Әни-и...
- Ах, жүнсез! Нинди анаң булсын, иптәш Сталин ашатты сиңа ипине, белдеңме?
- Ие...
- Кем сиңа фашистны җиңеп, тыныч тормыш бүләк итте?
- Әти-и...
- Надан! Безгә җиңүне олы атабыз Сталин алып бирде. Ул бүген үлгән. Син шуңа кайгырмыйсыңмыни?
- Кайгыра-ам...
...Мәктәпнең шушы кайгылы митингка әзерләнеп мәш килеп яткан мәле иде. Кинәт мәктәпнең зур ишеге шыгырдап ачылып китте. Аннан иләмсез тавышлар белән үкереп елап, әнисе тарафыннан кыйналган Рәдиф килеп чыкты... Рәдифнең бите буйлап яшь чишмәсе ага да үпкәсе күренерлек итеп ачылган авызына чума, күп елаудан күзләре кызарган. Малайның гәүдәсе калтырана, ул «ыы-ггы, ыы-ггы» тавышлары чыгарып өйләренә таба юнәлде.
Митингны башлап җибәрергә әзерләнгән директор Хәкимҗанның, малайны күрүгә, чын күз яшьләре бәреп чыкты... Моңарчы кулъяулыгын төкереге белән чылатып азапланган иде... Ул малайның артыннан йөгереп барып, кочагына алып күтәрде. Аннары, саф алдына басып, дулкынланудан сүзләрен йота-йота, сөйли башлады: - Менә, иптәшләр, укучылар...Үзенә алты гына яшь булуга карамастан... Рәдиф, иптәш Сталинны югалтуның нинди кайгы... фаҗига икәнен аңлаган... Ул сезнең барыгызга да үрнәк булырлык итеп елый...
...Үзенә яклаучы тапкан, язу карасы өчен Хәкимҗан абыйсыннан эләкмәсен аңлаган Рәдиф инде акырып елаудан туктады. Ул, тыныч кына сулкылдап, директор абыйсының киң эшләпәсе читеннән сафка баскан балаларны күзәтте. Митинг «П» хәрефе сыман тезелгән... «С» хәрефенә дә ошаган үзе... Көн саен мәктәпкә ияреп килә торгач, Әлифбаны яттан белә иде инде ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: