Шәһри Казан

Искәндәр

Шахмат уйнап утырган ике картка бу телеграмма башта Гөлфәрваздан ким тәэсир итмәсә дә, ләкин Шаһмар мирза, үзе гаскәри булганга, гаскәрилек шанын киметмәс, фамилия шөкүһенә15 кер кундырмас өчен салкын канлы булырга тырышып, мәсьәләнең сәяси ягына күчеп, Германиянең болай сугыш игълан кылуына һичбер мәгънә бирә алмыйча аптырашта калып, бөтен немец җенесенә аның ачуы кабарды.

Ахыры. Башы

Искәндәр өч көн эчендә полкында булырга тиеш, хәтта мәҗбүр булганга, Мәрьямбикәнең кушуы буенча ул нәрсәләрен дә җыештыра башлаган иде инде. Гөлфәрвазның яшертен елаулары аңар артык авыр тәэсир иткәнгә, аның бу яшьле күзләреннән тизрәк югаласы килде. Атасының әмере буенча анасының кабере өстенә барып, яшертен, хәтта үзеннән-үзе яшереп, чирәмләнеп беткән иске кабер өстенә берничә кайнар яшь тамчыларын тамызып, аның белән бәхилләште. Зираттан кайтып капкадан кергәндә, станциягә аны озатыр өчен атлар хәзерләнгәннәр иде инде. Елаганлыгын сизмәсеннәр өчен, яулыгы белән күзләрен тырышып сөртеп, йөзенә җылы шатлык галәмәтләре чыгарып, Мәрьямбикә каршында үзен каһарман сыманчарак итеп күрсәтергә тырышты, һәм вакыйганда да, Мәрьямбикәләрнең әллә нинди аңар көчле, мәгънәле булып күренгән сүзләре каршында Искәндәр, онытылып, бәгъзе үзен әллә нинди зур эшләр эшләрлек каһарман итеп күрә иде.


Менә аерылышу сәгате сукты.
Искәндәр куркуны, каушауны белми торган һәм үз өлешенә төшкән эшне үзе эшләрлек иттереп тәрбияләнгән гайрәтле солдат булса да, монда, бу сәгатьтә Гөлфәрваздан аерылу аңар җаныннан аерылу белән бер дәрәҗәдә авыр һәм ачы тоелып, ул, үзенең башын җуйган шикелле, вакыты-вакыты белән үзе дә аңламаган көч каршында хисенә каршы баргандай була иде. Искәндәрдән фамилия, тагын әллә нәрсәләр честе өчен әллә нинди зур эшләр көткәнлеген йөзенә чыгарып вә һәрбер үткен карашында шуны аңлатырга тырышып басып торган Мәрьямбикә аның күзенә әллә нинди рух шикелле күренеп, Искәндәр аның теләгенә каршы барудан гаҗиз булып, менә шул рухның көчен ул актык сәгатьләрдә үзендә тагын да күбрәк сизеп, тагын да күбрәк тоеп, дөньяда торуның бөтен мәгънәсе шул көч дулкын кылган эш өчен генә икәнлегенә тәмам ышанып, шуңар бирелеп, менә шул көч күрсәткән эш юлында тартышучы каһарман дип үзен фараз итсә дә, тик Гөлфәрваз мәсьәләсенең аның йөрәге төбендә авыр төен булып утыруы аның төсен шактый үзгәрткән иде.
Шаһмар мирза, Коръән саклана торган бүлмәдәге өчпочмакланып сәхтиянгә төрелгән бөтине Искәндәргә биреп:
– Углым, Дәүләтгильдиевләр бу көнгә кадәр нәселемез йөзенә кызыллык китермәделәр. Алар фамилиянең честен саклау юлында кулларыннан килгән нәрсәләрен аямадылар. Куркакларга дөньяда хурлык, ахирәттә тәмуг, углым!.. Аллага тапшырам, ярдәмчең Алла булсын!.. – дип, улының маңгаеннан өч мәртәбә үбеп, артык бер сүз дә әйтмичә, китәргә хәзерләнеп торган экипажга таба китте.

Таң чыгына чыланган яшь чәчәкләр шикелле яшьле, бөтен дөнья хәсрәтен үзләренә җыеп алган моңлы күзләре белән Гөлфәрваз, Искәндәргә берничә секунд карап хәрәкәтсез торгач, Искәндәрнең кочагына омтылып, калтыраган куллары белән аның чәчләрен сөя-сөя:
– Саклан, җаным, саклан, Искәндәрем!.. Артында сәламәтлегеңне Алладан ялварып торучы догачың барлыгын исеңнән чыгарма... – дигән сүзләреннән башка бер сүз дә дәшмичә, яшенә төелеп, Искәндәрнең кочагында хәрәкәтсез калды.
Искәндәр Гөлфәрвазның кайгылы, яшьләргә баткан хәсрәтле күзләреннән үбеп, аңар янган йөрәген ачып, эчендәге моңарчы әйтә алмаган серләрен әйтеп, Гөлфәрваз алдына тезләнеп, елап, актык елау белән елап бәхилләшмәкче булса да, Мәрьямбикәнең гаеп итүеннән куркып:
«Гөлфәрваз, миннән бәхил бул!»дан башка бер сүз дә әйтмичә, кинәт борылып, Мәрьямбикәгә кулын сузды.
Мәрьямбикә каршысында сугыштан капитан булып кайтучы, киләчәктә генерал дәрәҗәсенә кадәр җитүче, Дәүләтгильдиевләрнең һәм Ильясовларның ма биһилифтихарлары16 булган, матур формалы, кылычлы, шалтыравыклы итекле Искәндәр бүген артык матур һәм эшлекле булып күренде.
Шуңа күрә Мәрьямбикә, түбәндәге сүзләре белән Искәндәргә әллә нинди көч кертергә тырышып:
– Кайда гына вә нинди генә урында булсаң да, Дәүләтгильдиевләрнең фамилиясе моңарчы мәгалмәмнүниять17 таңы иде, моннан соң Дәүләтгильдиевләрнең фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз, – дип сүзен бетерде.
Бу сүзләрдән соң Искәндәр үзен әллә нинди бер көчнең ихтыярында калгандай хис кыла башлады. «Моннан соң Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз» дигән җөмләсенең һәрбер сүзе аерым-аерым Искәндәрнең колагында яңгырап-чыңлап калды. Искәндәр, атына атланган көе, һәммәсе белән саубуллашуга ишарә итеп, башын иде.

Экипаж кузгалуга, Гөлфәрвазның йөрәге урыныннан бөтенләй кузгалып, күкрәгеннән чыгып киткәндәй булып, ул, Искәндәрнең ияр өзәңгеләренә асылынып, калтыраган кулы белән кулындагы яшьләре дә кибеп җитмәгән кызыл яулыгын Искәндәрнең кылыч сабына бәйләп:
– Бәлки... бәлки... актык бүләгемдер... – сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча, һушсыз булып егылды. Гөлфәрваз һушына килгәндә, Искәндәрне станциягә озатучы атларның тояклары астыннан чыгып баганаланып һавага күтәрелгән тузан да беткән иде инде.
Искәндәрнең сугышка китүе искә төшкәндә, Гөлфәрвазның башы әйләнеп, төпсез базга, җәһәннәмгә төшкәндәй булып күренә иде. Аның сугышта үлүен уйлый башлагач та, Гөлфәрвазның миен әллә нинди куе, авыр томан каплап алып, ул, берничә секундка онытылгандай булып, үзен әллә нинди куркынычлы буталчыклык эчендә калгандай хис кылып, кайнар, гөнаһсыз яшьләре белән йөрәгендәге иң нечкә догаларын Искәндәрнең тереклегенә багышлап, пакь мәхәббәт шәрифенә Алладан Искәндәргә сәламәтлек сорап, талган күзләрен сөеклесе киткән юлга юнәлдереп, бер ноктага озак итеп карап, хәрәкәтсез калды.

Реклама

VI
Көзге караңгы төн иде.
Мәңге былчырагы кипмәгән черек баткаклык исе белән төтен исе, караңгы кара урманның караңгылыгы, дошман гаскәренең якынлыгы Искәндәргә нәрсәдер түземсезлек белән көттерәдер иде. Искәндәрләр дошманның зур көчен чолгап алып, аны җир йөзеннән юк итү уе белән ничә тәүлек инде менә шул кара урманның караңгы базларында яшеренеп торалар иде.
Менә якыннан ишетелгән көчле тупның мәһабәт тавышы, юеш, караңгы урманның тынычлыгын бозып, урман буйлап шаулап китте. Озак та үтмәде, икенче яктан бер-бер артлы җирне селкеткән туп тавышлары белән куркынычлы пулемет тавышлары, бөтен урман эчен тутырып, аны уты кайнап торган җәһәннәмнең бер базы хәленә китерде.
Искәндәр, кул астындагы фирка18 белән һөҗүмгә хәзерләнгән дошманның сафын узып, аның артына төшү уе белән урман читенә чыкты. Җәһәннәм караңгылыгында дәһшәтле пулялар колак төбеннән зәһәрле еланнар шикелле сызгырып үткәндә, йөрәкләрне ирексез әллә нинди бер көч чолгап алгандай була иде. Караңгыда адашып, үзләренә корбан эзләп йөргән пуляларның тавышлары, бер караганда, дөньяда иң йомшак мәрхәмәт тавышлары чыгаргандай булсалар да, икенче караганда, иң куәтле зәһәрне, усаллыкны аңлаткан иң куркынычлы тавыш белән сызгырып йөрәктән үтүләре күңелдә әллә нинди башсызлык, өметсезлек утын кабызып калалар иде.

Кара урманның караңгылыгында шрапнельләрнең төрле төстәге утлар чыгарып шартлаулары, тупчы фиркаләрнең уңайлы урыннарга вакытлы җитәр өчен, караңгылыкка карамыйча, атларын бөтен куәтләренә чаптырып урман итәкләрен әшгаль итәргә19 тырышулары, җәяүле гаскәрнең чылбыр ясап дошманны кысарга тырышулары, атлы гаскәрләрнең сөңге, кылыч тавышлары, мәҗрухләрнең20 ыңгырашулары дөньяда иң дәһшәтле, шулай ук иң мәһабәт, адәм йөрәген канәгатьләндереп баса алырлык һәм аны хәйран калдырырлык вакыйгаларның иң соңгы дәрәҗәдә көчлесен менә бу кичәдә табарга мөмкин иде.
Искәндәр курку дәрәҗәсеннән үтеп, бер урыннан икенче урынга чабып йөргәндә, астындагы аты кинәт ике аягы өстенә басып әллә кайда югары омтылып, алга чабып китмәкче булып тыпырчынып берничә секунд торды да, егылып, авыр итеп актык сулышын сулады. Моннан бер генә минут алда аны өстендә йөрткән көчле атның кинәт юк булуы Искәндәргә авыр тәэсир итеп, аның башына «үлем һәм Гөлфәрваз» дигән бер фикер килеп, аңар караңгы төн тагын да караңгырак булып күренде. Ләкин «үлем, Гөлфәрваз» фикере артыннан ук Мәрьямбикә, Әмировлар, Байбековлар һәм Мәрьямбикәнең: «Моннан соң Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Искәндәр әфәнде безне мактандырыр дип ышанып калабыз», – дигәне яшен шикелле Искәндәрнең яшь каны буйлап йөгереп китеп, Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән мактандырачак эшне менә шул кичтә эшләү мөмкин икәнлеген Искәндәр уйлый башлады.
Аягындагы кылыч җәрәхәтеннән аккан кан белән Искәндәрнең итек эче тулган булса да, ул аңар илтифат итмичә, Дәүләтгильдиевләр фамилиясе белән Мәрьямбикәләрне мактандырырлык эшне бу кичтә эшләвенә ышанып, менә шул кыйммәтле минутларда бар көче, гайрәте, белеме белән дошманга каршы торып, максатына җитүенә ышанып кына торганда, иттифакый21 төшкән дошманның шрапнеле бер секунд эчендә аны юк итте.
Тик Искәндәрнең басып торган җирендә аннан ядкяр булып бер баз гына калды.

VII
Менә ничә көн инде Гөлфәрваз Искәндәрдән түземсезлек белән хат көтә иде.
Күңелсез көзге көннең авыр һавасы бөтен җиһанны авырайтып, күңелсезләндереп торуы өстенә эчпошыргыч вакыйганә яңгырның көнозын туктамыйча явып торуы, Искәндәрдән бу көнге почта белән дә хат-хәбәрнең килмәве Гөлфәрвазның җәрәхәтле йөрәген тагын да җәрәхәтләндереп, нечкәреп калган кулларына таянып, ул шушы җәһәннәм күңелсезлеге белән чолганган һавадан ниндидер ярдәм көтә иде.
Аның хәсрәтле күзләре үлеп беткән бакчадан күңелен юатырлык нәрсәдер эзләгәндә, тәрәзә алдындагы юеш һавага чолганган тирәкнең түбәсендә ялгыз калган бердәнбер яфракның көзге, дәһшәтле җил белән тартышып торганына очрап, ул шул ярдәмсез калган яфракка карап, куркынычлы хыял мохите эчендә онытылып калды. Аның фикерен куркынычлы хыял томаны капласа да, йөрәге түземсезлек белән Искәндәрдән хат яки хәбәр көтә иде...

1915

Кәрим ТИНЧУРИН

15 Шөкүһ – дан, дәрәҗә.
16 Ма биһилифтихар – мактаныч.
17 Мәгалмәмнүниять – шатлык.
18 Фирка – төркем, группа.
19 Әшгаль итү – алып калу.
20 Мәҗрух – яралы, яраланган.
21 Иттифакый – очраклы, көтмәгәндә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: