16+

Кара көзге (мистик хикәя, беренче өлеш)

Бакчачылык ширкәтендәге җимеш агачларының шау чәчәккә төренгән мәле. Күл буенарак урнашкан зәңгәр буяулы өйнең хуҗалары шомырт агачларын яраталар булыр, күпчелек мәйданда алар хакимлек итә.

Кара көзге (мистик хикәя, беренче өлеш)

Бакчачылык ширкәтендәге җимеш агачларының шау чәчәккә төренгән мәле. Күл буенарак урнашкан зәңгәр буяулы өйнең хуҗалары шомырт агачларын яраталар булыр, күпчелек мәйданда алар хакимлек итә.

Каравылчы Сөләйман шул тарафка озак кына карап торды да, үзалдына сөйләнә куйды:
– Ибраһи-и-м агайның өе-е... М-м, да.. хуҗасын гына күптән очраткан юк. Соңгы күргәнемдә дә бик бетерешкән иде. Бакчасына да килми башлады... Шомырттан чәчәк бәйләме ясап, өйгә узган кыз, мөгаен дә, алар баласыдыр?

Ялгышмады каравылчы карт, хозурында Ибраһим кызы Ләйсән иде. Әлеге бакча өенең эче Ибраһим агайның шәһәрдәге фатирларының элеккеге рәвешен хәтерләтә. Замана зәвыгыннан төшеп калган шкаф, өстәл, кәнәфиләр – барысы да бирегә күчте. Шушы җиһазлар арасыннан Ләйсәннең иң яратканнары – кысалары агачтан нәкышлап эшләнгән, ялтырап торган кара буяулы зур көзге һәм күн тышчалы диван. Бу юлы да кыз, магнитофонга талгын көй язмасы куйды да, баш астына кечкенә мендәр ипләп, диванга сузылды. Ярым ачык тәрәзәдән искән язгы йомшак җил аның маңгай чәчләрен тибрәтте. Җилнең шулай шаяруы Ләйсәнгә ошап китте. Ул шәрә күкрәгеннән, җил уңаена, шомырт чәчәген тәгәрәтеп уйнарга кереште. Хискә бирелеп күзләрен йомды, нәни яфраклар аның нәфис тәнен кытыклады, иркәләде.

Беркадәр хыялый ләззәттә ятканнан соң, Ләйсән диваннан кубып, тәрәзә пәрдәсен этәреп, бакчага күз салды. Ай нурларының шомырт чәчәкләрендә чагылып, төн караңгылыгын чигендерүенә гаҗәпләнеп торды. Борынын алга сузып, башын чайкый-чайкый, чәчәкләр хушын иснәде... һәм, гүя шәраб йоткандай, исерде. Кыз тәрәзә пәрдәсен кире капларга да онытып, көзге каршына килде, акрын гына эчке күлмәген салып, магнитофоннан әле һаман агылган талгын көйгә кушылып, күл камышыдай сыгыла-бөгелә бии башлады...

 – Көзге-көзгекәем, матур бит мин, – дип пышылдады кызның иреннәре. – Берәр егет сылу гәүдәмне күрсә, һичшиксез гашыйк булыр, хуштан язар иде.
Күрделәр Ләйсәнне, ни кызганычка, явыз бәндәләр күрде. Нәкъ шул мизгелләрдә, тау битенәрәк урнашкан өйдә кәеф-сафа корып утырган, егетләрнең Чегән кушаматлысы биноколь белән ачык тәрәзә аша йолдызларны, күл өслеген күзәткән вакытында карашына эләктерде аны.
 – Килегез әле монда, килегез! Аракыдан күзләрегез акайганчы бер стриптиз күрсәтәм, – дип Чегән әшнәләрен дәште. – Әнә, теге тәрәзәгә карагыз.
 – О-о! Шәп нәрсәкәй бу, – дип мөгрәде Барби дигәннәре. Озын чәч йөрткәнгәдер, шундый кушамат ябышты аңа. 
 – Кая, кая, мин дә карыйм әле, – дип Моряк дигәне Барби кулыннан бинокольне тартып алды. Ләкин, җитешмәде, кыз утны сүндерде.
 – Әй, булмады... – дип көрсенде Моряк.
 – Гел булмый ул братан. Булдырганнарың да санап бетергесез, – дип көлде Чегән. 

Аңа ат кешнәгәндәй Барби кушылды. Өйдә бермәл тынлык урнашты. Чегән ишекле-түрле йөренеп алды да, өстәлдәге эчелми калган аракысын йотып куеп, ниятен калганнарга җиткерде.
– Братаннар, әйдәгез шул чибәркәйгә тыныч йокы теләп кайтабыз.
– Мин дә нәкъ шуны уйлый идем, – дип җилкенде Барби.
 – Бәлки, безнең бакчачылык ширкәтендәгеләргә тимәбез, – дип икеләнде Моряк.
 Кунак егетләр гомергә беренче күргәндәй, Морякка текәлде.
 – Син әйтәсеңме соң моны? Гаҗәп, кайчан хатын-кызны кешегә саный башладың әле? Барыбер мулла була алмассың... Әйдә! 0150 дип үз сүзен тәкрарлады Чегән.

Ахыр чиктә егетләр явыз максатка берләшеп, күл буендагы камышларга яшеренә-поса, Ибраһим агайның өенә килеп җитте. Сабыйларча гамьсезлек белән йокыга талган Ләйсән, явыз бәндәләрнең өйгә узуларын сизмәде дә. Әмма, идән шыгырдавына сискәнеп уянып, каршында чит ир-атларның өрәк кебек басып торуларын күреп, өнсез калды.

Хикәянең дәвамы

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading