Урамга чыгып баручы Зөлхәбирә карчык китапханә верандасында: “Бәхетегезне озакка сузмагыз, балакайларым. Үкенерлек булмасын!..” – дия-дия һаман үзалдына сөйләнә иде әле.
Госман китапханә ишеген эчтән бикләп, кече бүлмәгә узды, көзге каршында бизәнүче Камиләнең күкрәкләреннән кочып алды.
– Җибәр! Авырттырдың бит... катыдыр кулың, – дип шелтәләгән булды Камилә.
Гафу-гафу! Күргән нәрсәмени соң.
Госман кәнәфигә барып утырды да, сөйгәненең бизәнүен күзәтә башлады.
– Шулкадәр томырылып карап торма инде, каушатасың ич.
– Каушама-каушама, син минем хатыным буласы кеше, ләбаса.
– Булмаган бит әле.
–Булмаса – булыр! Әнә, Зөлхәбирәттәй өйләнешегез, дип фатихасын бирде дә инде.
– Әй, ул Зөлхәбирәттәй генә шул, – дип нигәдер моңсу гына әйтеп куйды Камилә.
– Ә, мин нәрсә?.. Яратам бит мин сине, Камилә!
— Мин дә яратам сине, Госман!
Әлеге сүзләрдән соң Госман кәнәфидән җитез генә купты да, кызның билләреннән кочып, кайнарланып иреннәреннән үпте.
– Иннеккә буялып беттең инде, – дип Камилә нәфис бармаклары белән егетнең ирен читләрен сөртте.
Алар ай яктысында серләшә-серләшә барып, Кушкаен кырына җитте. Шунда күктәге йолдызларны күрсәтә-күрсәтә атлаган Госман кар түмгәгенә абынып, гөрселдәп юлга егылды. Камилә бөтен кырны яңгыратып көлде бу хәлгә.
– Картайгансың икән син, тигез юлда егыла башлагансың...
– Әһә, минме картайган?.. Мыскылларга керештеңме? – дип, үзе дә көлә-көлә аягына басты Госман. – Хәзер күрсәтәм мин сиңа кем бабай икәнлеген.
– Күрсәтмә-күрсәтмә, – дип авылга таба йөгерде Камилә. Ләкин, ерак китә алмады, Госман кызны куып тотып, биленнән кочты да юл читенә тәгәрәде.
Дөньяларын онытып, шаяра-көлә карда аунаган егет белән кыз, ат пошкырган тавышка сискәнеп, юлга текәлделәр. Кулларына сәнәк тоткан ир дә, ат чанасыннан үрелеп, алар тарафына карап тора иде. Госман, Камиләсенә дә торып басарга булышып, җигүле ат ягына кычкырды:
– Әй, кайсысы ул анда? Әйдә, куала бахбаеңны!
Чанадагы шәүләнең атка: “Әйдә, малкай!” – дигән авазы ишетелде. Шул ук шәүлә егет белән кыз каршына җиткәч: “Тр-р, малкай!” – дип әмер бирде.
– Һей, Равил абзый икән бит, ләбаса. Кеше куркытып йөрисең. Ни хәлләрең бар! – дип сәламләште Госман.
– Кеше куркытып йөрим, имеш. Үземнең котым ботыма төште әле монда. Гәүдәләрегез зур булгач, бүреләр, дип торам, – дип шелтәләде почта ташучы. – Камилә наный, синме әллә ул анда?
– Әйе, Равил абый, мин бу. Исәнмесез!
– Ә-ә, – дип сузды абзый кеше. – Бик хуп, бик хуп! Ярар, кузгалдым мин, наныйлар.
Госман белән Камиләгә авыл читенә кадәр “Син бүре”, “Син ата бүре”, “Син ана бүре”, дип шаяра-көлә кайтырга тагын бер сәбәп булды бу.
– Кайтканда игътибарлырак бул инде, җаным! Чыннан да бүреләр килеп чыкмасын, – диде Камилә саубуллашып.
– Безнең урманнарда бүреләр юк бит. Булса да чәйнәп өзәм мин аларны. Менә болай итеп, – диде Госман һәм Камиләнең битеннән йомшак кына тешләп алды.
– Бар инде, бар! Соңга каласың, – диде кыз назлы тавыш белән.
– Сау бул Камиләм! Киттем инде алайса.
Дәвамы бар.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар