Яңа туган сабыйга исем кушуның да үзенә күрә кызыклы гына тарихы булырга мөмкин. Ә менә Язгөлем дигән кыз балага ни өчен әнә шундый затлы исем кушканнар – моны аңлату кыен түгел.
Язның кояшлы-чәчәкле бер көнендә якты дөньяга килгән бит ул. Яз кебек көләч, гөлләр шикелле матур булсын, дип уйлагандыр әти-әнисе. Өч кешегә җитәрлек чибәрлекне, күркәм сыйфатларны кызганмаган аңа табигать. Кыз, чыннан да, унҗиде яше тулганда күпләрнең күз явын алырлык, алиһәгә тиң булырдай үсеп өлгерә. Күрше-тирәләр дә, якын туганнары да аны яраталар, күз генә тия күрмәсен, дип һәрвакыт сокланып-сөеп караганнар үзенә.
Инде менә берничә көннән аңа егерме яшь тулачак. Нинди матур, истә калырдай күңелле чаклар! Йөргән егете бар – Нияз исемле. Туры килсә килә бит, икесенең дә исемнәре “яз” сүзе белән үрелгән. Өстәвенә, икесенең дә язмышлары, килер көннәре дә – үрмә гөлләр шикелле – бер-беренә үрелергә, кушылып китәргә тора. Ничек шулай дисезме? Алайса, әйтик инде: шатланып-сөенеп яшь кияү һәм яшь кәләш булырга, яшь гаилә корырга җыеналар. Әйе, җыеналар гына шул. Көтмәгән-уйламаганда аларның менә шушы алсу хыяллары йөз дә сиксән градуска борылды да куйды!
Нияз – акыллы, шат күңелле, спортны яратучан егет. Архитектура фәнен тәмамлап, ямьле май аенда эшкә урнашып өлгерүе кая – менә сиңа мә! – Хәрби комиссариаттан язгы чакыру кәгазе килеп төште аңа. Әнисе бу хәлгә үпкәләп-үрсәләнеп зарланырга кереште:
– Котычкыч хәл!.. Анда бит “дедовщина” диләр. Ашау-ашатуларның да рәте юктыр әле. Өстәвенә, кайнар нокталарның берсенә җибәреп тә куйсалармы... Йә, Аллам!
Шулай итеп, әти-әниләреннән кызның кулын сорау мәшәкатьләре үзеннән-үзе артка чигерелде, хәерлегә булсын. Инде хәзер унтугыз яшьлек егетне армия хезмәтенә озату хәстәрен кайгыртырга кирәк иде. Ресторан-фәлән дип тормадылар, мәҗлесне өйдә генә үткәрделәр. Чөнки өч-дүрт ай элек кенә Ниязның Талия исемле сеңлесен кияүгә бирделәр дә, банктагы акчаларын тиененә чаклы диярлек туйга тотып бетергәннәр иде. Ә туйда, шагыйрь әйтмешли, стаканнар биетте дә, җырлатты!.. Матур тавыш белән җыр башлаучыны табындагылар шундук күтәреп тә алдылар:
Армиягә китәм дисең,
Китәр җирең еракмы, –
Әллә Мәскәү, әллә Казан,
Әллә Ленинградмы?..
Егетнең әти-әнисе күзләрендә кайбер минутта яшь тамчылары чагылып алса, яшьләр исә, гадәттәгечә, әнә шулай җырлап-биеп күңел ачтылар...
Нияз белән Язгөлем дә салмак вальс уңаена парлап биеделәр, аннары балконга чыгып... кочаклаштылар. Егетнең куллары сөйгәнен каты итеп кочагына кысты. (Сөйгәнен бик нык ярата иде ул, кыз да аңа бер күрүдә гашыйк булган иде). Шушындый татлы минутлар шактый озакка өзеләчәк, сузылачак микәнни?
– Минем армиядән кайтканымны көтәрсеңме, бәгърем? – дип сорау бирде егет кинәт кенә. – Мин бит синең кулыңны сорарга планнар корган идем...
– Шуннан да акыллырак сорау тапмадыңмы? – дип сорау бирде кыз, көлемсерәп. – Мин бит унҗиде яшьлек кыз түгел. Сине өч ел буе көтә белгәнне, инде тагын бер ел ничек тә көтәрмен әле...
Аның бу сүзләренә тирән мәгънә салынган иде.
– Нинди өч ел? – диде егет, сөйгәненең тел төбен аңлап бетермичәрәк.
– Институт бетергәнеңне көттем ич. Оныттың да мени...
Икесе дә сабый баладай шатланып көлештеләр. Янәдән кочаклаштылар да мәҗлес түренә кереп утырдылар. Берәр сәгать чамасы узды микән, тәнәфес... һәм яшьләр арасында бик тиз популярлык казанган Бразилиянең дәртле “Ламбада” вальсы агыла башлады. Ике яшь йөрәк түзмәде, өзелгән сөйләшүләрен дәвам итү өчен, яңадан балконның аулак почмагына кереп укмаштылар. Бу юлы Нияз ... кызның инде күпме вакытлар буе яшертен генә көткән сүзләрен әйтеп салмасынмы:
– Язгөлем, назгөлем, син миңа кияүгә чыгачаксың, ярыймы?..
Әйе, җанны бөтенләй үзенә магнит кебек тартып ала торган әлеге татлы сүзләрне кыз бик көткән иде, өзелеп көткән иде! Менә ул көн, ул сәгать, ул мизгел килде һәм кызның сусап торган күңелен каядыр йолдызларга кадәр күтәреп чөйде шикелле бу мизгелдә. Егет исә, кай арада өлгергән диген – уң кулын, кызның свитеры астына кереп, аның кайнар биленә “тоташтырган” иде. Рәхәт булса да, егетеннән бер яшькә өлкәнрәк Язгөлем үзен кулга алырга җай тапты:
– Ашыкма, егетем! Кунаклар таралганын көтик, аннары безгә кайтырбыз һәм бөтен кагыйдәләргә туры китереп саубуллашырбыз...
Тыңлады Нияз, кулын теләр-теләмәс кенә тартып алды һәм читкәрәк карап көрсенде:
– Ә мин армиядә сине сагынудан нишләрмен икән?..
– Армиядә тәртип каты диләр бит. “Бабай”лар анда синең тузаныңны бик тиз кагып төшерерләр, – дип җаваплады кыз, үзенең шундый сүзләр эзләп табуына гаҗәпләнеп.
Нияз йодрыгы белән беләк мускулларына сугып алды:
– Мин разве “бабай”лардан куркып торам?! Менә бер ел буе синнән башка ничек түзәрмен дип әйтүем...
– Мин сиңа хатларны ешрак язармын, – дип вәгъдә итте кыз. – СМСларны да җибәреп торырмын... Кечкенә генә мөмкинлек чыгу белән хезмәт иткән урыныңа да барып чыгарбыз. Сиңа бит кыска сроклы ял да биреләчәктер, мөгаен. Вакытны әнә шулай кыскартырбыз, әнә шулай җиңәрбез...
Көтелмәгән мондый да акыллы-өметле сүзләрне егетне баштан-аяк шатлык катыш ышаныч һәм өмет белән коендырды!
Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар