16+

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең беренче өлеше)

Алар, яшь егет һәм яшь кыз, алдагы көнне үк очрашу сәгатен тәгаенләп куйганнар иде.  Ике яшь йөрәкнең һәр очрашуны өзелеп-сагынып көтеп торган чаклары!

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең беренче өлеше)

Алар, яшь егет һәм яшь кыз, алдагы көнне үк очрашу сәгатен тәгаенләп куйганнар иде.  Ике яшь йөрәкнең һәр очрашуны өзелеп-сагынып көтеп торган чаклары!

Ләбибәгә унҗиде яшь, медицина институтына керергә хыяллана, көненең күп вакыты керү имтиханнарына әзерлек белән уза. Раян – икенче курсны тәмамлаган студент, төзүче инженерлык һөнәрен сайлаган. Биографияләренә килгәндә, икесенең дә балачак һәм үсмер еллары яшьтәшләренең язмышына охшаш дисәк, хата булмастыр. Икесенең дә хыяллары, якты уйлары, яшәргә ашкыну һәм тормышны ярату хисләре искиткеч тирән.

Сиздермичә генә кич якынаеп килгән сәгатьтә очрашты алар. Кояш әле һаман шәһәр күгендә дөрләвен дәвам итә, аның сүрелә башлаган нурлары биек-биек йортларның озынаеп барган күләгәсен асфальт өсләренә җәеп салган. Шәһәр чите. Тәмле ризыклар һәм сыра белән сыйлаучы кафега кереп утырдылар. Сырага исләре китми иде, официант кыздан шампан шәрабе китерүен сорадылар. Берара сөйләшеп утырганнан соң, Раян күңел төпкелендәге ихласый уйларын сөйгәненә әйтеп салды:

– Дөньяда синең барлыгың... минем өчен иң зур бәхет, – диде ул йомшак, матур тавышы белән.
– Бу сүзләрең өчен рәхмәт! Күңелне канатландырасың син, – диде Ләбибә, салат күпередәй елмаеп.
– Син миңа матур табышмак... Җавабыңны тапсам нишләрмен? – диде егет, кызыклы сорау белән.

– Минем сиңа озак вакытлар табышмак булып каласым килә.
– Без, синең белән бергәләп, һәрвакыт кояшлы көннәр ягына таба барырбыз, әйе бит...
– Мин дә шуны телим.
– Яшәү үзе бер бәхет, кадерен белсәк иде без аның.
– Әйе, бәхетебезгә күләгә төшмәсен.
– Без бер-беребезне беркайчанда югалтмаска тиеш.

Романтик хисләргә бирелеп, бер-беренең күзләренә ягымлы карап, байтак сөйләшеп утырдылар. Икесенә дә бик күңелле, рәхәт иде бу минутларда. Аларның аулак кафеда талгын гына сөйләшүләре кичке тынлыкта челтерәп аккан чишмә агышын хәтерләтә иде. Егет, тын калып, аның күзләренә тагын да ныграк төбәлгән иде, анда ул якты очкын ноктачыкларын күреп бу ачышына таң калды... Сүз иярә сүз чыгып, укылган китаплар, андагы якты образлар, газап утларында янган гашыйклар турында әңгәмә корырга да җай таптылар. Укылган кайсыдыр шигыръдәге: “Бәхетле буласың килсә – бул!” дигән юлларны да искә төшерделәр.

Бер мәлне, ничектер кабынып утырган урыныннан күтәрелеп: “Беләсеңме...” – дип нәрсәдер әйтергә теләде Раян, әйтеп бетермичә. Кызның кара керфекләре, нидер көтеп, өскә таба күтәрелде. Егетнең берара пауза ясавы ниндидер көтелмәгән яңалык буласына ишарәли иде шикелле.
– Беләсеңме, – дип кабатлады Раян. – Мин бит сиңа кибет чәчәкләре түгел, кыр чәчәкләре бүләк итәргә телим бүген!

Мондый да көтелмәгән һәм романтик тәкъдимнән Ләбибәнең иреннәре ирексездән елмайды.
– Ризамын... – дип кенә әйтә алды ул, ак тешләрен балкытып.
– Шәһәр читендә, моннан әллә ни ерак түгел, болынлык бар. Кыр чәчәкләре күп үсә анда. Бигрәк тә ап-ак ромашкалар җил искәндә матур итеп тибрәлеп утыра. Алар шундый сөйкемле, матурлар, күрсәң исең китәр. Әйдә, киттекме?..

Бу тәкъдимгә бик теләп ризалашты сөйгәне. Официант кызны ризалатып, саубуллашып, салмак, ышанычлы адымнар белән урамга чыктылар.
– Бир кулыңны, – диде Раян һәм Ләбибә аңа балаларныкыдай йомшак кулларын суза. Бу минутта икесенең гәүдәсе, бербөтен шатлык булып, бер-беренә тәмам якынаеп, тоташып киттеләр. Юлда очраучылар аларга соклану катыш үз итеп, яратып, эчке бер теләктәшлек белән карап калдылар.

Ямь-яшеллек һәм кыр чәчәкләреннән тукылган, биниһая келәм булып җәелгән болын аларны колач җәеп каршы алды. Биредәге табигать хәятында бернинди асфальт катысы, тамак төбенә кереп утыра торган әрсез-әче тузанның әсәртәсе дә юк иде. Сусыл үлән, нектар, чәчәкләрдән сирпелгән хушбуй исләрен озакка истә калырлык итеп рәхәтләнеп суладылар. Менә шуларның барысы да татлы җиңеллек булып тәнгә тарала, якты уйларга этәрә. Җәйге юаш-җылымса җил кызның муенына уралган зәңгәрсу косынканы сыйпап китәргә дә онытмый әнә. Ләбибә ак кофтадан, сары матур юбкадан. Аның нечкә билен хатын-кызларга гына килешле зәңгәрсу төстәге нечкә каеш каймалап алган. Раян исә кызгылт күлмәктән, үзенә бик тә килешле ятып торган кара жилеттан. Егетнең мәхәббәт тустаганы сөю шәрабы белән мөлдерәмә тулганы шиксез иде. Алда сөттәй ак юллар, офык артында яңа офыклар барына ышанып атлаучы горур пар болар, күз генә тимәсен!..

Бәрхет чирәмле канау чите буйлап кемнәрдер (!?) сукмак салып та өлгергән. Димәк, яшь-җилкенчәк табигатьнең хозур бу почмагын үз итәргә өлгергәннәр. Шул сукмак буйлап болын түренәрәк кергәннәр иде – бер урында, аклы-сарылы чәчәкләр җәймәсе булып, ромашкалар җәйрәп ята! Кайсыдыр рәссамның этюд картинасын хәтерләтә бу күренеш. Икесенең дә кулга-кул тотышкан сыгылмалы яшь гәүдәләре шушы хозурлык каршында тукталып калды, табигать гармониясенә кушылды.

– Беләсеңме... – дип сүз башлаган иде егет, кыз аны: “Беләм, беләм”, – дип бүлдерергә батырчылык итте.
– Мин сиңа хәзер, иң яхшысы, ромашка чәчәкләреннән такыя үреп бирәм. Ул синең түгәрәк алсу йөзеңә бик тә килешеп, балкып торачак...
Шулай диде дә, янә канатланып китеп, сөйгәненең парлы сөт, алма исе килеп торган ике битеннән, аннары иреннәреннән җиңелчә үпте. Мәхәббәтнең бу мизгеленә яшькелт болын, кичке кояш һәм күкләр шаһит иде.

Дәвамы бар.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading